|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2022 Матбугат
Россия журналистларының халыкара форумында Равил Фәйзуллинның "Гомер калейдоскобы" китабын тәкъдим итттеләр (ФОТО)Сентябрь ахырында Сочи шәһәрендә Россия журналистларының чираттагы халыкара форумы булып узды. Анда чит илләрдән вәкилләрне дә кертеп, 1000 гә якын күренекле журналистлар катнашты. Татарстан делегациясен "Татмедиа" һәм Журналистлар берлеге башлыклары җитәкләде. Форумда, төп рәсми программа кысаларында, халык шагыйре Равил Фәйзуллинның Татарстан китап нәшрияты татар һәм рус телләрендә бастырып чыгарган "Гомер калейдоскобы" китабын тәкъдим итү - презентацияләү чарасы булды. Мәртәбәле җыенда Бөтенроссия каләм осталарының игътибарын юнәлткән шагыйрьне язучы-журналист дип тәкъдим иттеләр. Әдипне яңа уңышы белән ихлас котлыйбыз! Радик Сабиров фотосы
--- |
Иң күп укылган
|