поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
03.10.2022 Фаҗига

Канлы фаҗига: "Ул әле дә аның турында хыяллана, тикшерү изоляторыннан яза. Ул аны һаман ярата"

2021 елның гыйнварында Яңа ел бәйрәмнәрен шатлык-куанычлар, яңа өметләр баглап үткәргән көннәрдә, Казанның Чуйков урамында яшәүче тулы бер гаилә-Төхвәтуллиннар күген кайгы пәрдәсе каплап ала.

Камилә әти-әнисенең көттергән баласы иде
 
7 гыйнвар көнне 59 яшьлек хатын, аның 62 яшьлек тормыш иптәше һәм аларның 18 яшьлек кызларының вәхшиләрчә үтерелүе турында Казанда гына түгел, республикада да ишетмәүчеләр булмагандыр. Бигрәк тә Фәридә апаның олы улы Артурга бик авыр булды: санаулы минутлар эчендә өч якын кешесен югалтты бит ул.
 
—     Фәридә озак еллар "Мәдәни Җомга" газетасында хезмәт куйды. Мөлаем, итагатьле булды. Һәрчак бергә-бергә чәй эчә идек, - дип искә ала "Шәһри Казан" газетасының верстка бүлеге хезмәткәре Зөлфия Мадьярова, - Безне ире Рафаэль абый әзерләгән тәм-томнар алып килеп сыйлый иде бахыр. Аларның үз-үзләренә булган җылы мөнәсәбәтен күреп, ай-һай иреңнән уңгансың, кайдан таптың аны дип мактый идек. Сокландыргыч гаилә иде, ни кызганыч. 
 
Мондый вәхшилек кылган кеше ни уйлап мондый адымга барган икән соң?
—    Беренче иреннән аерылгач, икенче никахы иде бу Фәридәнең,- ди "Мәдәни җомга" хезмәткәре Рәмзия Габдуллина, - Рафаэль Артурны аякка бастырырга ярдәм итте, югары белем бирделәр, өйләндерделәр. Әнә үзе хәзер ике малай үстерә. Ә Камиләне Фәридә 40 яшендә тапты. Шундый көттергән бала иде ул. Әнисе сыман мөлаем, оялчан, бик тәрбияле. Казан инновация институтының педагогика һәм психология бүлегендә белем алган, башлангыч сыйныф укытучысы булырга хыялланган кыз. Һинд биюләре белән мавыкты.
 
«Көнчелектән шашынган егеттән, аның кылган гамәлләреннән бик курка идек»
 
Казан кызы Валерия Столярова Камилә белән урта мәктәпнең бишенче сыйныфында укыганда ук дуслашып киткән. Ничә еллар дәвамында аларның дуслыгы ныгыганнан-ныгый барган. Бер-берсе белән серләре, юанычлары белән бүлешкәннәр.
 
Камилә минем сердәшчем, киңәшчем, җан дустым иде, - дип сөйләде ул суд утырышларының берсендә.- Аның дуслары арасында иң якыны, һәм җинаятьчене дә мин генә белә идем. Алар җәен, интернет аша танышты. Күрештеләр. Беренче очрашудан ук Камилә канатланып кайтты, мондый егетне очратканым юк иде әле, бик игътибарлы, тузанлы урынга утыртмый да, дип сөенде. Әмма шатлыгы озакка бармаган икән, тора-бара Рөстәм 180 градуска үзгәрде дә куйды. Милекчегә әйләнде дисәм, кулай булыр. Камиләнең һәр адымын күзәтеп торды. Ул кая барган, кем белән, ни өчен. Дустым аннан чын рәвештә курка, өрки башлады. Миңа да күпме тапкыр аның башка сыймаслык гамәлләре турында сөйләде, бер тапкыр Камилә сәүдә үзәкләренең берсендә сыйныфташын очраткан да, сөйләшеп киткән, теге егет аны озата килгән. Ишегалдында көтеп торучы Рөстәм моны күреп кара тавыш чыгарган. Аның шашкан күзләреннән, акырган тавышыннан курыккан кыз бу хәлне әти-әнисенә кереп сөйләгән. Менә шуннан соң Фәридә апа белән Рафаэль абый моның ахыры хәерле бетмәячәк дип, Камиләгә Рөстәм белән аралашуны тыйганнар.
 
Рөстәм Казан егете, берничә тапкыр күрешкәнебез булды. Армиядән кайтып, укырга кергән, институтның өченче курсында белем алган. Вертолет заводында инженер булып эшләгән. Игезәк туганы да бар иде. Менә хәзер аңа карыйм да, аның йөзендә кылган гамәле өчен бернинди үкенү хисен күрмим. Гадәттәгечә, елмаеп утыра. 
 
"Юлымда берәрсе киртә булса, ул җир куенына керәчәк"
2021 елның 29 декабрендә без соңгы тапкыр Камилә белән аралаштык. Ул Рөстәмнең куркытуы, аңа янавы турында сөйләде, ә ул башка аралашмаячаклары, әти-әнисенең каршы булуы турында әйтеп смс язган. Ә тегесе "Юлымда берәрсе киртә булса, ул җир куенына керәчәк" дип җавап язган.
 
Фаҗига 7 гыйнвар көнне кичке унда килеп чыккан. Төхвәтулланнар гаиләсенең ишек төймәсенә бик каты басканнар. Берни абайламаган 62 яшьлек гаилә башлыгы Рафаэль абый ишекне барып ачкан. 22 яшьлек Рөстәм Мөхәммәдуллин булган бу. Хокук сакчылары сүзләренә караганда, Рафаэль абый егетне өйгә уздырмый.
 
Алар арасында бәхәс барлыкка килә. Тавышка Фәридә апа дә чыга, ниндидер мизгелдә Рөстәм үзе белән алып килгән пычакны чыгарып, баштан Рафаэль абыйга, аннан соң Фәридә апага ташлана. Өйгә үтеп, үз бүлмәсендә ишеткән тавышлардан елап, калтыранып утырган сөйгән кызы Камиләгә ташлана. Аның да җанын кыйгач, шикләнелүче егет үз-үзен үтерү максатында дүртенче каттан аска сикерә. Кар өстендә яткан егетне килеп җиткән Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлый һәм авыр хәлдә медиклар кулына тапшыра. Коточкыч вәхшилектә шикләнелүче Рөстәм озак вакыт тикшерү изоляторындагы хастаханәдә дәвалана.
 
Тикшерү ике елга сузылды
Тикшерүчеләр сүзләренә караганда, Фәридә апа үлеме алдыннан ярдәм сорап кычкырган, кемдер куркып чыкмаса, икенчеләре полиция чакырткан. Әмма алынган яралар тирән булганга, Фәридә апа, Рафаэль абый, алар янына чыккан ярдәм сорап чыккан Камилә дә үз фатирларының ишек төбендә, подъездда соңгы сулышларын алган.
 
Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаять кодексының 105 маддәсе 2 нче пункты (ике яки аннан күбрәк кешене үтерү) буенча җинаять эше кузгатылган иде.
 
Сөйгәнен, аның әти-әнисен үтерүдә гаепләнүченең эшен тикшерү бер елдан артык вакытка сузылды.
 
Суд тарафыннан әлеге җинаять эшен карау 2022 елның 13 маенда башланып китте. Гаепләнүче Рөстәм Мөхәммәдуллинның яклаучылары Николай Иванов һәм Фәрхәт Камафиев журналистлар белән булган әңгәмәдә: «Яклаучыбызның күрсәтмәләре буенча, ул фатирга керү мизгелен хәтерли, ләкин анда нәрсә булганын хәтерләми. Аңарда ретроград амнезия. Бу шок хәлендә була торган хәл. Ниндидер вакыйганы онытырга теләп, баш мие аны этәрә, искә төшерәсе килми". Алар сүзләренчә, Мөхәммәдуллин үзе дә фаҗига көнендә 6 пычак ярасы алган. Янәсе, Рөстәмне кемдер пычак белән яралаган. Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә гаепләнелүче яраларны үзенә-үзе ясаган. Тик яклаучылар сүзләренчә, экспертизалар моның дөреслеген расламаган.
 
«Рөстәм һаман Камиләне ярата»
Суд шулай ук 6 гыйнварга кадәр әби-бабасы янында кунакта булган Камиләнең энесеннән дә сорау алган. 5 гыйнвар төнендә кыз малайга уеннар уйнау өчен телефонын биреп торган, ә үзе йокыга киткән. Бу вакытта кызның телефонына Мөхәммәдуллиннан смс хәбәр килгән:
 
«Нәкъ төнге 12дә үз-үземә кул салачакмын, һәм бу синең вөҗданыңда булыр, әти - әнием сине судка бирәчәкләр», дип язылган егет җибәргән смс-хәбәрдә. 
 
Рөстәм Мөхәммәдуллинның әтисе Алмаз да чыгыш ясады суд утырышында:
— Алар августта таныштылар һәм шул вакыт дәвамында очрашып йөрделәр. Рөстәм Камиләне уку йортыннан барып ала, аны өенә кадәр озатып куя иде. Рөстәм баштарак хәтта кызның үлгәнен дә белмәде. Ничә операция ясадылар, табиблар аның гомерен саклап калды. 5 хирург берьюлы операция ясады аңа. Терелгәч кенә аңа гаепләүне укыдылар. Тикшерүчегә, адвокатка кычкыра башлады, ник моны яшердегез, диде. Аның өчен бу олы кайгы. Ул әле дә аның турында хыяллана, тикшерү изоляторыннан язылган хатларда да сүз бары Камилә турында. Ул аны һаман ярата.
 
28 сентябрь көнне әлеге фаҗигагә нокта куелды. Гаепләнүче Рөстәм Мөхәммәдуллин гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителеп, махсус режимлы колониягә озатылачак. Хөкем ителүченең адвокатлары Николай Иванов белән Павел Мазуренко хөкем карарына шикаять бирергә ниятли.
 
Фотолар: "ШК" архивыннан
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 03.10.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»