поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
08.02.2011 Мәдәният

Чәчәкләр китерегез сез аңа яки Фатих Әмирханның сөйгәне кем булган?

«Көнбатышка йөз тоткан татар зыялыларының идеаль моделе. ХХ йөз башы татар яңарышын оештырган, аңа юллар сызган, юнәлеш күрсәткән җәмәгать эшлеклеләренең берсе. Татар зыялыларын туплап торган һәм милләткә хезмәт итүне девиз итеп күтәргән язучы, драматург». Бу сүзләр барысы да 6 февраль көнне «Татарстан – Яңа гасыр» (ТНВ) каналында, «Мәдәният дөньясы» тапшыруында яңгырадылар. Сүз Фатих Әмирхан турында...

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

      

 

                   Сара Әхмәрова                                          Фатих Әмирхан

 

Телевизион тапшыру, бигрәк тә туры эфирда чыга торган тапшыру форматының бик күп уңай һәм шул ук вакытта җитешсез яклары да бар. Фатих Әмирхан турында күптән мондый зур сөйләшү булмаганын истә тотып, кайберәүләрнең тапшыруны карый алмыйча калганын аңлап, Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында өч елдан артык зур уңыш белән бара торган «Хәят» спектакле турында кызыклы фикерләр дә яңгырагач, без «Мәдәният дөньясында» булган әңгәмәнең иң кызыклы өлешләрен укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык...

 

Искәндәр Сираҗи, алып баручы:

 

– Без еш кына язучының формалашуына аның биографиясе һәм аралашу даирәсе зур йогынты ясый дибез. Фатих Әмирхан мулла гаиләсендә туган, дини тәрбия алып үскән, аңа туры юл мөнбәргә имамлыкка булырга тиеш кебек. Әмма ул җәдидчелек юлын сайлаган, баштарак дингә каршырак булган. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?

 

 

 

Рабит Батулла, Татарстанның халык язучысы:

 

– Җәдидчеләрне дингә каршы дип шәрехләү бар иде заманында. Миңа калса, бу фикер тамырыннан дөрес түгел, чөнки җәдидчеләр динне бөтенләй себереп түкмиләр, динне, Аллаһны инкарь итмиләр, бары тик бурсыган динчеләргә, консерваторларга, кирегә сукалый торган дин әһелләренә каршы чыгалар. Тукайны да заманында муллаларны сүккән, Тинчуринны да ишаннарны мыскыл иткән, дип аларны Алласызлар, дәһриләр исемлегенә кертеп бетергәннәр иде инде. Ләкин бит алар диннән көлми, динне артка сөйрәүче надан муллалардан көләләр. Динне яклыйлар алар!

 

Зөфәр Рәмиев, филология фәннәре докторы:

 

– Фатих Әмирханның 1910 елда язган бер мәкаләсе бар, ул анда «мин җәдидче түгел» дигән. Ләкин аның эшчәнлегендә җәдидчелек чагыла. Ул үзен ифратчы итеп күрсәтә. Минем күзалдыма ул җәдидчелектән дә югарырак күтәрелеп радикальлеккә таба барган шәхес буларак килеп баса.

 

Искәндәр Сираҗи:

 

– Фатих Әмирханның беренче хикәсе 1907 елда басылып чыга, бу вакытта аңа 21 яшь була. Әллә без белмәгән, иртәрәк чыккан башка әсәрләре дә бармы?

 

Дания Заһидуллина, филология фәннәре докторы:

 

– Фатих Әмирханга кагылышлы яңа фактлар табыла тора. Дөрес, аның иҗат мирасын, аның тормышы турындагы бик күп мәгълүматларны зыялы, затлы Әмирханнар гаиләсе саклап калган булса да, беренче өйрәнчек әсәрләре һәм утызынчы елларда язган күп кенә әсәрләре юкка чыкканнар. Бу гаиләдә язып калдырылган истәлекләрдән аңлашылганча, әлеге әсәрләр хәтта махсус яндырылган.

 

Гаиләдә сакланган истәлекләр буенча Фатих Әмирханның беренче әсәрләре 1901 елда басыла башлаган. Әмирхан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә чыгарыла торган «Әл-мәгариф» дигән журналның редакторы була һәм шушы кулъязма журналдагы бик күп материалларны ул үзе язган, хәтта беренче өйрәнчек әсәрләрен дә шушы журнал өчен язган дигән мәгълүматлар бар.

 

Шуны да онытмыйк әле, Фатих Әмирханның әтисе, бабасы логикадан, дин белеменнән, философиядән хезмәтләр язган кешеләр. Хәтта аның әнисе Рәбига абыстай Яңа бистәдә кызлар мәктәбе тоткан, башлангыч мәктәп өчен дәреслекләр авторы булган. Күрәсең, бу гаиләдә әти ягыннан гына түгел, әни ягыннан да каләм тибрәтүгә сәләт, һәвәс булган. Шулар гаиләдәге өч бала арасыннан нәкъ менә Фатихта инде әдәби куәт булып, безнең милли әдәбиятыбызны танытырлык куәт булып калкып чыккан.

 

 

 

Гүзәл Сәгыйтова, алып баручы:

 

– Фатих Әмирхан шактый бай иҗат калдырган язучы. Ә шулай да аның иҗатының югары ноктасы дип кайсы әсәрен атарга мөмкин?

 

Таһир Гыйләҗев, филология фәннәре кандидаты:

 

– Фатих Әмирхан – бөек язучы, татар әдәбиятының яңарышында төп роль уйнаган язучыларның берсе. Аның иҗаты бик бай, аның бер генә күләмле әсәре дә бер-берсен кабатламый. Иҗатның да таҗы була, шуңа күрә бүгенге көн күзлегеннән караганда мин аның өч әсәрен атар идем: «Хәят», «Фәтхулла хәзрәт» һәм иң матур әсәрләренең берсе, аны укыган саен яңадан танышкан кебек укыйсың – «Кадерле минутлар». Әмирхан әсәрләре матурлыгының сере нәрсәдә? Менә шул сорау галимнәрне элек тә кызыксындырган, хәзер дә шул серләр бу кызыксынуны сүндерми.

 

Гүзәл Сәгыйтова:

 

– Резеда Ганиева үз хезмәтләрендә әле тагын «Тигезсезләр» драмасын да атый. Менә сез «Хәят»не искә алдыгыз...

 

Искәндәр Сираҗи:

 

– Бу повесть аерым тукталуны таләп итә.

 

Гүзәл Сәгыйтова:

 

– Чаллыда яшәп иҗат итүче драматург Равил Сабыр «Хәят»нең икенче өлешен дәвам итеп язган...

 

Искәндәр Сираҗи:

 

– Ул пьеса буенча куелган спектакль бүген Чаллы сәхнәсендә бара. Егерменче гасыр башындагы тема, вакыйгалар, бүген егерме беренче гасыр кешесендә?.. Нәрсәсе белән үзенә җәлеп итте бу әсәр, Равил?

 

 

 

Равил Сабыр, драматург:

 

– Бу спектакльне кую идеясе – режиссер Булат Бәдриевнеке. Ул Әмирханның иҗатын бик яхшы белә, ярата, аның «Тигезсезләр»не дә куйганы бар. Булатның инде күптәннән «Хәят»не дә куясы килә иде. Ул үзенең шушы теләге турында сөйләгәч, мин бу әсәрдән пьеса ясап карадым. Хикмәт шунда ки, Әмирхан «Хәят»не башта чыннан да пьеса итеп яза башлый, аның беренче исеме «Матур хатын» була...

 

Гүзәл Сәгыйтова:

 

– Әйе, әйе! Менә мин Фатих Әмирханның сүзләрен дә язып алган идем: «Бу хикәя әүвәл «Матур хатын» исеме белән пьеса булып языла башлаган иде. Яза торгач, мәүзугъ пьесалыктан тарсынды да, хикәя тарзына әйләндерелергә тиеш булды. Бу тарыз да инде озын бер хикәя булып чыккач, икегә бүлеп нәшер итәргә уйланылды» дип яза ул.

 

Равил Сабыр:

 

– Соңрак әле ул аны дәвам итеп роман да язмакчы була, ул дәвамны язуы да билгеле, аның аерым битләре хәтта сакланган да...

 

Гүзәл Сәгыйтова:

 

– Икенче өлешнең планы бар бит һәм ул сезнең пьесада күпмедер дәрәҗәдә чагылыш таба.

 

Равил Сабыр:

 

– Әйе, без Чаллы театрында шул план буенча әсәрнең дәвамын да язып бетереп спектакль чыгарырга кирәк дигән фикергә килдек, ә шул дәвамны язу өчен Гаяз Исхакиның «Татар гакылы» хикәясен кулланырга булдык. Ни өчен 100 ел үткәч бу әсәргә мөрәҗәгать итәргә булдыгыз, дигәнгә... Беләсезме, спектакльдә бит Хәят Галиме яки Салихмы дип кенә сайламый. Без татарлар, Татарстаныбыз Европа белән Азия арасында урнашкан, алар арасындагы күпер дип атарга яратабыз. Ләкин миңа калса, без әле һаман үзебезнең төп юлыбызны – без кем белән: Европа беләнме, Азия беләнме? – сайлап алмадык әле. Казан урамында бүген татар кызлары бик кыска мини-итәк киеп тә йөри, гарәп яулыклары бәйләп тә йөриләр. Шуңа күрә миңа калса, Фатих Әмирхан «Хәят» әсәрендә кагылып үткән проблемалар әле берсе дә искермәгән, һәм Чаллы театрында спектакльдән соң тамашачыларның килеп әйткән фикерләре моны раслап тора.

 

Гүзәл Сәгыйтова:

 

– Чаллы театрының «Хәят» спектакле куйган максатларына ирешкәнме икәнен галимнәребездән сорыйк, алар да бу спектакльне карадылар. Резеда ханым, «Хәят»нең Равил Сабыр язган дәвамын сез ничек кабул иттегез? Фатих Әмирхан шулай язар идеме?

 

 

 

Резеда Ганиева, филология фәннәре докторы:

 

– Ул икенче төрлерәк язар иде, билгеле. Равил Сабырның тексты һәм сәхнә әсәре белән атнышкач, мин, гомумән алганда, эш уңышлы башкарып чыгарылган дигән нәтиҗәгә килдем. Режиссерга да, пьеса авторына да үземнең рәхмәтемне белдереп, Хәят ролен башкарган Гүзәл Исмәгыйлевага: «Маладис!» – диеп, алар алдында баш иеп рәхмәт әйтәсем килә. Билгеле Фатих Әмирханның «Хәят»е героиняның җанын ачкан романтик әсәр. Ә Равил Сабыр икенче өлешен ничек үстереп җибәргән соң?

 

Ул аның романтизмын да саклаган, реализмга таба да хәрәкәт иткән, татар тормышындагы мәдәни күренешләр белән дә, иҗтимагый хәят белән дә тыгыз бәйли алган – җәдидчелек тә килеп кергән, киләчәктә патша бәреп төшереләчәге дә искә алынган. Бик үзенчәлекле финалын да тапкан. Ул аны Фатих Әмирханның иҗатына хас булганча биргән. Әмирханның байтак кына әсәрләре шулай билгесезлек белән тәмамлана бит. Шундый ук билгесезлек монда да сакланган. Гомумән алганда, мин бу куелыш белән канәгать калдым.

 

Гаяз Исхакыйдан да матур гына күренешләр, эпизодлар килеп кергән. Хәятнең күңеле бер яктырып китә, икенче карасаң, аның Мәскәүгә китәсе килә, аның җаны бәргәләнә, Әмирханча җанны ачып бирү монда да бар. Равил Сабыр язган өлештә дә Хәятнең психологиясе матур ачылган, тик реализмга таба хәрәкәт бар, бу реалистик психологизм. Бу начар дигән сүз түгел. Равил Сабырга киләчәктә дә шулай уңышлы эшләвен теләп каласы килә.

 

 

 

«Хәят»не хәзер өйдә дә карап була

 

Гүзәл Сәгыйтова:

 

– Бәлки киләчәктә Равил Сабырның ачык финалын файдаланып башка драматург тагын дәвамын язар әле?! Анна соң бит тагын легендалар йөри, имеш тә Фатих Әмирханнан (икенче өлешен) сатып алганнар?

 

Таһир Гыйләҗев:

 

– Мөхәммәт Мәһдиевнең «Реализмга таба» дигән хезмәте бар. Ул анда прототиплар мәсьәләсенә килеп керә дә, «Хәят» повестына барып чыга. Икенче өлешендә Оренбургтагы Хөсәеневләрнең Үлмәс ханым язмышы дип, шактый ышандырырлык итеп, фактларга таянып, икенче өлешнең язылуын һәм прототибы булган бай, договор төзетеп 15 меңгә – ул вакытта бик зур акча булган ул! – сатып алган, дип яза. Юкка чыгарганмы ул аны, яшереп куйганмы, бу нөсхәнең язмышы билгесез, кызганыч, әлбәттә.

 

Рабит Батулла:

 

– Хәят дигәннән, Хәяткә ошаган бер рәсем күрсәтим әле. Менә бу чибәр гүзәл ханым ике университет бетергән Германиядә, белмәгән теле булмаган. Бу – Сара Әхмәрова. Заманында Фатих Әмирхан бу кызга гашыйк булган, бу турыда миңа Заһира Тинчурина сөйләде. Гаяз Исхаки да ухаживайт иткән аның артыннан. Нәкъ менә Хәятнең язмышы кебек... Безнең Сарабыз урыс кешесенә кияүгә чыккан һәм католик динен кабул иткән. Бу котчыккыч фаҗига була, бик зур шау-шу куба. Әгәр татар язучылары аңа ныклап игътибар иткән булса...

 

Телефоннан Рәмзия Абзалина, Милли музей хезмәткәре:

 

– Безнең музейда Фатих Әмирханның «Хәят» әсәренең 22 дәфтәрдәге төп нөсхәсе саклана. Без аларны үзебез үткәргән чараларда күрсәтеп киләбез. Ә әсәрнең башымы бу, әллә ахырымы икәнен әле бер белгечнең дә махсус өйрәнгәне юк. Икенче бүлеге булырга да бик мөмкин, чөнки әйткәнемчә ул 22 дәфтәрдән тора.

 

Искәндәр Сираҗи:

 

– Зөфәр абый, бу кулъязмалар сезгә мәгълүмме?

 

 

 

Зөфәр Рәмиев:

 

– Дөресен әйткәндә, кистереп әйтә алмыйм, чөнки мин Фатих Амирхан әсәрләре җыентыгының өченче томын әзерләдем, публицистикасын. Өйрәнергә кирәк, без бәйләнешкә керербез.

 

 

 

Дания Заһидуллина:

 

– Фатих Әмирхан ХХ йөз башы татар яңарышын оештырган, аңа юллар сызган, юнәлеш күрсәткән кешеләрнең берсе. Әдәби эшчәнлеге белән генә түгел. Ул гомумән татар зыялыларын туплап торган һәм милләткә хезмәт итүне девиз итеп күтәргән язучы, драматург. Бакый Урманче Фатих Әмирханны Көнбатышка йөз тоткан татар зыялыларының идеаль моделе иде, ди. Уйлап карагыз, ул бит 20 яше тулганчы аяксыз кала, 40 яше тулыр алдыннан ул инде юк. Ә без бүген аны ничек итеп искә алабыз, тик бүгенге тапшыруда аның хакында әйтелергә тиешле сүзләрнең меңнән берен дә әйтеп өлгермәдек. Ул бит гражданлык батырлыгы күрсәткән кеше! Шуңа күрә Фатих Әмирхан турындагы сүз Габдулла Тукайга багышлап уздырылган конференцияләрдә, җәдидчелек хәрәкәте, гомумән, әдәбиятның үсеше хакындагы теләсә нинди чараларда үзәктә тора.

 

Камил Кәрим, язучы:

 

– Без хәзер бик ныклап Тукай юбилеена әзерләнәбез. Тукай белән Әмирхан бер елны туган булгач, аларның юбилейлары да бергә туры килеп тора...

 

Гүзәл Сәгыйтова:

 

– Ибраһим Нуруллин юкка гына әйтмәгән инде: «Туа да белмәде, үлә дә белмәде!» – дип.

 

Искәндәр Сираҗи:

 

– Хәсән Туфан үзенең «Могикан» поэмасында аны «аяклары бәйле Прометей» дип атый. Ә Ибраһим Нуруллин аңа багышланган хезмәтендә болай дип яза: «Һәр елны без 26 апрельдә Шигырь бәйрәме үткәреп Тукай каберен чәчәккә күмәбез. Ник шунда берочтан Фатих Әмирхан каберен дә бизәп китмәскә? Бу ике бөек шәхес аерылгысыз бит» ди. Бәлки, безнең бүгенге сөйләшүебездән соң аларны чыннан да аерып карамый башларлар.

 

Гүзәл Сәгыйтова:

 

– «Чәчәкләр китерегез аңа! Шәхесенә һәм иҗатына булган мәхәббәтнең билгесе булсын ул чәчәкләр» дигән мәгълүм сүзләр белән тапшыруыбызны тәмамлыйбыз. Сау булыгыз!

 

P.S. Фатих Әмирханга багышланган «Мәдәният дөньсында» тапшыруы ТНВ каналында 11 февральдә сәгать 10да кабатлап күрсәтеләчәк.

 

Яр Чаллы татар дәүләт драма театрында «Хәят» спектакле чираттагы мәртәбә 26 февральдә уйнала, 18 сәгатьтә башлана.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»