поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
08.02.2011 Милләт

Фатих Әмирханның үз шәхесендә дин һәм мәдәният галәмнәрен бергә җыюы безгә сабак була аламы?

Фатих Әмирхан — дини мохиттән үсеп чыккан классик язучыбыз. Ул мулла малае, мәдрәсәдә укыган, Коръән-хафиз, мәдрәсәдә укыткан, шул ук вакытта иҗтимагый тормышның үзәгендә кайнаган, яңа татар әдәбиятына нигез салучылардан булган. Ф.Әмирханның үз шәхесендә дин һәм мәдәният галәмнәрен бергә җыюы бүген диниләшеп килүче халкыбызга сабак-үрнәк була аламы? Шул сорауга җавап бирер алдыннан, Ф.Әмирханның дингә мөнәсәбәтен карап узыйк.

Ф.Әмирхан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлаган кеше, димәк ул дини яктан караганда югары белемле шәригать белгече. Аның белән бергә укыган Ибраһим Биккулов истәлегенә караганда ул кәлямнән һәм гарәбияттан иң яхшы укучы шәкертләрдән санала иде. Башкалар да аның уку җәһәтендә сәләтлелеген телгә алалар.

Шунысы да мөһим, Ф.Әмирхан берара урыс телен өйрәнү өчен урысларда фатирда торганда тәмам урысча тормыш итүгә күчкән була, хәтта истәлекләрдә әйтелгәнчә «…русларга үзеңнең татар икәнеңне белдерергә хурлану, русча булмаган бөтен нәрсәләр уптым илаһи «азиятчелек» дип карау…». Ул кыска вакыт эчендә Ф.Әмирхан динсезләнә, гаеткә бармый, ураза тотмый. Ләкин андый халәт аның тормышында бер эпизод булып кала. Ул бик тиз андый көфран яшәүнең мәгънәсезлеген аңлый. Ризван Ибраһимов (Алушев) хәтирәләрендә Ф.Әмирхан хатыннан өзек китерә: «Москвадагы татар вә хәтта рус аристократларыннан, хәтта бюрократларыннан әллә никадәр гаиләләр белән таныштым. Һәр кич дип әйтерлек вечерларда, балларда йөрергә тугры килә… Как это все отвратительно…»

Бик хикмәтле сүзләр! Шунысы мөһим: Ул европача тормыш итү алымының дөрес түгеллегенә әле сәламәт булган вакытында төшенә. Инде аяксыз калгач, ул тагын да үз халкы культурасына кайта, милләтчегә әверелә. Безнең өчен бигрәк тә аның дингә кире кайтуы әһәмиятле. Әлбәттә, ул Ислам динен заманави күзлектән кабуллаган, искелеккә ябышкан динчеләр кебек түгел. «Фәтхулла хәзрәт» әсәреннән дә күреп була — Ф.Әмирхан өчен дин фәнни нигездә һәм Европача булырга тиеш. Ф.Әмирхан үзенең әсәрләрендә менә шушы тәрәкъкый дин өчен көрәшә, ул һичшиксез мөселман һәм урта гасырчылыкка тартым ислами хәрәкәтләрне тәнкыйть утына тота. Ф.Әмирхан 1913 елда Казанда Коръәннәр хаталы итеп басылуга каршы чыга, «Кояш» газетасында бу турыда мәкаләләр чыгара. Коръәннең басмаларын дөресләүгә керткән өлеше дә аның мөселман культурасындагы кеше булганлыгын ачык күрсәтә. Аның зыялы муллалар нәселеннән булуы шәхесе формалашуына хәлиткеч йогынты ясаган: Разыя Әмирханова дәү әнисенең истәлеген теркәп калдыра: «Балалар үскән вакытта, алар өйрәнсен өчен гарәпчә сөйләшү гадәте булган».

Инде параличлануына килгәндә: Разыя Әмирханова истәлегендә шундый версия теркәлеп калган: «Бәйрәм көннәрендә һәм кунаклар чакырганда, безгә кереп, дәү әнигә булышып йөри торган бик динле, Фатих абыйча әйткәндә, «фанатик» Рокыя апа безгә абыебызның аяксыз булып калуының сәбәбен аның Аллага ышанмавыннан булды дип сөйли иде. «Бервакыт Фатих, «әгәр Алла булса, мине шул минуттан аяксыз итсен» дип әйткән иде, шул көнне аяклары йөрмәс булды» дип сөйләгәне бар». Бу версиянең хакыйкатька якын булуы түбәндәгеләр исбатлый: шул истәлектә үк Ф.Әмирхан әнисенең сүзе теркәлгән: «Шундый зирәк бала, Коръән Хафиз булган җегет динсез булып харап булды бит».

Мөселманлыгының ныклыгына тагын бер көчле дәлил китерик, аны Зәйнәп Әмирханова истәлегеннән күчерәбез: «Эчү мәсьәләсендә Фатих абый кыя ташы кебек нык кеше булды. Үзе дә эчмәде, сәрхүшләрнең дә тетмәсен тетә иде. Берәр исерекне күрсә ул, аракы эчкән кеше тавышы чыгарып:

С вином мы родились,

С вином мы умрем,

Нас похоронят с пьяным попом! —

дип җырлап җибәрә».

Димәк, ул мөселманнарга хас тормыш алып барган.

Исмәгыйль Һилалов истәлегендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе җитәкчесе дамелла Галимҗан хәзрәт Баруди белән бәйле бер Ф.Әмирхан хатирәсе телгә алына: «Бервакыт, аякларым исән чакта, Г. Барудига бардым. Ул, ишеккә арты белән утырып, китап укый. Ишек тавышын ишеткәч, ул, артына әйләнмичә генә: «Кем бар анда?» — дип сорады. «Мин», — дип җавап бирдем, «Һай, ахмак, син икәнеңне беләм, исемеңне әйт», — ди бу миңа. Шул көннән башлап, миннән «Син кем?» дип сорасалар, кычкырып, «Фатих» дип әйтә торган булдым», — ди». Гомер буе ул мөселман голәмәсе белән элемтә тотып яшәде. Мәсәлән, Ф.Әмирхан 1923 елда Уфага дәваланырга барганда махсус мөфти Ризаэтдин Фәхретдин янына бара, озак вә күңелле итеп әңгәмәләшәләр алар. 1925 елның июньдә Әстерханда булганда Ф.Әмирхан андагы мөхтәсиб Габдрахман Гомәридә кунакта була, озын көн буе сөйләшеп утыралар. Ф.Әмирханның Г. Тукайга мөнәсәбәтен шундый истәлектән күреп була. Разия Әмирханова әйтүенчә: «Иң якын дустым Тукайны күмгәндә, мин моннан да зур кайгы юктыр дип уйлаган идем, ләкин әнине югалту аннан ким булмады», — дип сөйләгәне хәтеремдә калган».

Ф.Әмирхан ихласи иманлылыгын ул язган хатлардан да күреп була, мәсәлән, бер туган тиешле Хәдичә әбигә җибәргән хатта, энесе Ибраһимны сугышка озатканын язганда шундый сүзләр бар: «Инде эше Алладан хәерле булсын, һәрни булса да, догада булсагыз да, мөэзин абзыйга да сәлам диярсез, догада була күрсен».

Госман Әмирханов истәлегендә 1920 нче елларда алар Ф.Әмирхан белән Әхмәтгәрәй Хәсәнидә гает мәҗлесендә булганы искә алына. Күрәбез ки, совет власте килүе белән дә Ф.Әмирхан динилеген һич югалтмый.

Туганнарының истәлекләренә карата ул үлер алдыннан үзен мөселманча күмәргә васыять иткән. Гәрчә советлар рәсмиләре каршы протест белдерүләренә дә карамастан аны җеназа укып кешечә гүргә иңдерделәр.

Соңгы сүзләре дә гыйбрәтле: «Мине музыка, чәчәкләр белән күммәгез». Ул вакытта инде яңа совет гадәтләре көнкүрешкә керә, шуларны Ф.Әмирхан кабул итә алмый, шәригать ысулына күңеле тарта.

Ф.Әмирханны күмгән көнне булган митинг вакытында Габдулла мулла Әмирхан мәрхүмне бик динле кеше икәнен һәм «дини-суфи» булуын исбат итә, бу турыда «Кызыл Татарстан» газетасында искә алына. Югарыда китерелгән фактлар Ф.Әмирханның Ислам диненә багълы булуын, әлбәттә, ачык күрсәтәләр.

Әйтергә кирәк, Ф.Әмирхан чиста шәһәр кешесе, безнең культура өчен бик сирәк күренеш, чөнки безнең күпчелек язучылар, сәнгатькәрләр авыл кешеләре. Шуның өчен дә бәлки Ф.Әмирхан купшылыгын, зурлыгын безнең әдәбият-мәдәният җитәкчеләре күрә белми яки күрәселәре килми. Б. Урманче дә аның турында: «Ф.Әмирхан чын казан зыялысы», дип язып калдырган.

Ф.Әмирхан позитив милләтче позициясендә торган, татар халкының миссиясе, аерым урыны барлыгын белгән. Зәйнәп Әмирханова аның шундый сүзләрен китерә: «Идел буе татарлары, гарәпләрнең кораеш кабиләсе кебек, төрки халыклар арасында иң алга киткәннәре. Әнә шул кара йөз мәтәгассыйб адәмнәр аркасында бездә хәзер сәфаләт вә җәһаләт (түбәнлек тә наданлык)». Карагыз: ничек бүгенге көнгә туры килә сүзләре! Хәзер бездә дә фанатик агым хасил булып халкыбызның бөтендөньяга мәшһүр моделен хур итәргә торалар. Тулаем өммәт бездән көткән үрнәкне челперәмә китерергә тырышалар. Менә ни өчен Ф.Әмирхан әсәрләре йөз ел үтеп янәдән актуальләшә башладылар: гаҗәпкә каршы, XXI гасыр башында исламлашу процессында татарлар арасында янәдән дин җәһәтендә аерымлану чалымнары күренә. Кабат мөселманнар арасында архаик карашлы фанатиклар килеп чыкты — диннең хәрефенә ябышып, аның рухи тирәнлеген инкярлый торган агымнар пәйда булды…

Инде ачыктан-ачык динилекне сакал күләменә баглаучы һәм ыштан кыскалыгына калдыручылар ишәя башлады… Шундый артта калган примитив горуһ янында шул ук вакытта, Аллага шөкер, Исламның рухилыгын күргән, аны халыкка ачып бирергә тырышканнар да бар.

Бу шартларда Ф.Әмирхан иҗади алымы, искелекне, архаикны тәнкыйть итүе бүген дә бик тансык күренә, чөнки Җамал Вәлиди әйкәнчә: «Фатих бу әсәрләре белән феодализм богауларына, яшь буынга җәелеп үсәргә ирек бирми торган Урта гасыр калдыкларына каршы көрәшә».

Ә андый көрәш исә бүген дә мөһим шул.

Бүгенге мөселманнарны Ф.Әмирханның дингә багышланган әсәрләре аптырашта калдырырга мөмкин, чөнки анда безнең өчен күп кенә кыйммәтле нәрсәләр көлкегә чыгарыла. Әмма әгәр без бүгенге халәтне анализлап бүген кем соң кадимче дигән сорауга дөрес җавап бирсәк, бөтенесе үз урнында булыр. Бүген дә бит диндарларда ике як ачык күренә — берселәре акылга таянып изге текстлар белән эш итә, икенчеләре — мәгәр аять-хәдиснең тышкысына ябышып төп асыл мәгънәсен инкярлый.

Формализм дингә үтеп кереп бөтен яктан бидгатьне эзләүгә этәрә, халкыбызның күркәм гадәтләрне бетерүгә, изге истәлек урыннарына тел тидерүгә китерә. Яшьләрне ясалма, ялган координатлар системасына кертергә азаплану бу, чөнки андый юл белән китсәк — никаб яхшы, ә Коръән мәҗлесе начар булып чыга, мәүлед үткәрү — харам,  ә кызчыкларны «сөннәтләү» — мактаулы сөннәт гамәл итеп күренә. Арабызда инде шушы формалистларның динне мәгънәсез аңлавын кабул итергә риза булучылар да бар, алар уйлыйлар: Коръән мәҗлесләрен бетереп акчаны экономияләрбез, начар нәрсә юк монда диләр. Ләкин бит мәҗлес-мәүледне бетерү белән генә эш бетмәячәк, яшьләребез шушы ялган матрицага эләкте исә, аларның фикерләве шундый үтә формаль, примитив ысул белән дингә  карауга катылана икән, тора-бара яңа этаплар булачак: никаб мәҗбүрилеге, кәнизәкләрне булдыру, колбиләүчелекнең яңартылуы, ягъни кешеләр белән сату итү, тотакларны алу, зәкят җыюны рэкет алымнары белән алып бару һ.б. Чөнки шул горуһ тәкъдим иткән ысул белән аять-хәдисне укысаң боларга бөтенесенә «дәлил» табуы бик җиңел! Кызганыч ки, башка регионнарда ул яңа этаплар инде гамәлдә...

Менә шундый тупиктан сакларга-якларга кирәк яшьләрне һәм монда Ф.Әмирхан кебек зыялыларыбызның эш тәҗрибәсе, дөньяга карашы безгә бик тансык бүген. Бер генә нәрсә кирәк — ул язганнарны дөрес аңларга — әгәр XX гасыр башында кадимче исемендә бер дини юнәлеш булса, XXI гасырда исә кадимчеләр юлын үзгә дини карашлы горуһ күтәрә. Ф.Әмирхан мирасы барыбер актуаль, ләкин ул тәнкыйть иткәннәрнең адресаты гына алмашты. Шуны аңлаган, дөрес интерпретация бирүче әдәби тәнкыйтьчеләр боларны аңлатып язып чыксалар икән. 


Вәлиулла ЯКУПОВ
Musulman.su
№ --- | 08.02.2011
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»