поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.09.2022 Мәгариф

«Дүртенче SMS килгәч, түзә алмадым, эштән киттем, диләр»

Тиздән халыкара Укытучы көне. Республикадагы укытучыларга бәйле вазгыять, кадрлар әзерләү мәсьәләсе, аларга булган хөрмәт турында педагогика фәннәре докторы, КФУның психология һәм мәгариф институты директорының укыту эшләре буенча урынбасары, белем һәм тәрбия бирү методологиясе кафедрасы мөдире Алмаз Галимов белән сөйләштек.

– Алмаз Мирзанурович, республика вузлары укытучылар әзерләсә дә, яшьләрнең күбесе мәктәпкә барып җитми, барган очракта да   төпләнеп калмый. Бу проблеманы ничек хәл итеп була?
 
– Дөресен генә әйткәндә, алар мәктәпкә барып җитә. Проблема барып җитүдә түгел, ә анда төпләнеп калуда. Беренчедән, бездә 3–4 нче курста укыганда ук студентларның 80–90 проценты үз  һөнәре буенча эшли башлый.  Тик хезмәт хакы түбән булу, мәктәптәге  бюрократия,  әти-әниләр белән  мөнәсәбәтләр башка эшкә күчәргә мәҗбүр итә. Бөтен гаепне хәзер укытучыдан эзлиләр бит. Бу  да  аларның гайрәтен чигерә. Шулай ук яшьләр: «Бөтен көчемне түгәм, әмма юньле  хезмәт хакы түләнмәгәч, нигә мәктәптә эшләп йөрергә?» – диләр. Укытучы эше – үзенчәлекле, аны яратырга кирәк. Яратмаганнар  бу белгечлеккә укымый да,  мәктәптә дә эшләми.
 
Бер мисал китерәм. Без студентлар вузны тәмамлагач та, аларның ничек эшләве турында кызыксынып торабыз. Бер кызыбыз башлангыч сыйныф укытучысы белгечлеге алып, мәктәпкә  урнашты. Ул кыз  башта кураторына, барысы да ошый, дип  рәхмәт әйткән. Бер-ике айдан исә, безнең мәктәптә  берничә башлангыч  сыйныф укытучысы җитми, миңа тагын бер  сыйныфны бирәләр, барасым килми, дип язган. Өченчесендә, эшнең икеләтә авыр булуын әйткән. Дүртенче SMS –  «түзә алмадым, мин эштән киттем». Күрәсезме, яшьләрне килү белән мәктәптә шундый шартларда калдыралар. Әлбәттә, алар түзә алмыйлар. Аларның мәктәптә төпләнеп калмавында,  педагоглар җитмәүдә югары уку йортларының гаебен күрмим. Монда педагогик мохит, система  эшләп бетерми.
 
– Биш ел укытучылыкка укып, пицца сатып йөрү эш түгел бит инде…
 
– Укытучылар проблемасы мөһим, шуңа күрә аны  бар кеше  күтәреп чыгара. Хәзер карыйк икътисадчыларны. Аларның ничә проценты үз эшендә, күпмесе полициядә, сак хезмәтендә, башка өлкәләрдә хезмәт куя яки шул ук пицца сата? Юрист, инженерларны алыйк. Шул ук инженер белгечлегенә укып бетерәләр дә, дистәләгәне башка юнәлештә эшли башлый. Ул өлкәләрдә проблема тагын да күбрәк. Үз һөнәре буенча эшләмәгән педагоглар саны  башка белгечлекләргә караганда күпкә  кимрәк. Нишләп мәктәптә калмыйлар? Әйткәнемчә, барасы килмәгәнгә яки вуз укытучы эшенә тиешенчә әзерләмәүдән түгел,  алар шартлардан канәгать түгел. Үзем дә яшь укытучы булган кеше. Укытучыларның күбесе шәһәрдә туып үсмәгән. Шулай булгач, фатирга түләргә, гаиләне туендырырга кирәк. Яшь бала белән булгач, хатының эшләми дигән сүз. 18–20 мең сум хезмәт хакы алып, ни күзең белән өеңә кайтырга кирәк? Казан мәктәбенә эшкә урнаштым, балабыз туды.  Шәһәрнең иң читендәге иң арзанлы фатирны арендаладык. Кыз белән кичен саф һава суларга чыгабыз,  чупа-чупс сорамасын дип, киоскларны урап үтә торган идек. Болай булырга тиеш түгел. Ярый, мин түзеп, шушы системада калдым. Яшьләрнең күбесенең сабырлыгы җитми. Мин таксида  йөртеп, 3–4 мәртәбә күбрәк акча алачакмын, ди ул.  Шул ук  вакытта  вазгыятьнең кире кайта башлавы да күзәтелә. Бергә укыган дустым алты ел физика укытканнан соң  риэлтор, кадастр инженеры булып эшли башлады. Бер ел элек мәктәпкә кире кайтты. Аның әйтүенчә, директор өстәлендә тагын берничә физика укытучысының гаризасы ята икән. Илдәге хәлләр  үз йогынтысын ясамыйча калмады: акча җиңел табучы өлкәләрдә вазгыять үзгәрде. Башка өлкәдә эш урыннары кими башлагач, мәктәпкә кайта башладылар.
 
– Бер  мәктәптә  директор булып эшләүче физика укытучысы алай дими шул. Атнага 20шәр сәгать физика укытам, дип зарлана. Укытырга  укытучы  таба алмыйча интегәм, ди.
 
– Кытлык  бар. Ул физикага гына түгел, барлык фәннәргә дә кагыла. Иң күбе башлангыч сыйныф укытучылары җитми, диләр. Мәсәлән, быелгы уку елында республика буенча 541 укытучы кирәк булган.  Республика  Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, уку елы башына  2659 укытучыга ихтыяҗ бар иде. Әйтик, математикадан – 367,  рус теленнән – 288, физикадан – 166,  химиядән – 106, физкультурадан – 71,  татар теленнән  90 укытучы кирәк дигән сүз бу. Без кирәгенчә әзерлибез. Алар мәктәпкә йә барып җитми, йә калмыйлар. КФУда бүген укытучылыкка 10969 студент белем ала. Ел саен  2 мең укытучы чыгарыла дигән сүз бу. КФУ – Россиядә укытучылар әзерләүче  иң зур вузларның берсе. Моннан тыш әле Чаллы, Алабугадагы педагогик уку йортлары бар.  Җиде елга исәпләнгән фаразлар буенча 2023–2024 уку елына – 1388,  2024–2025 елда – 1154, 2028–2029 елга 863 укытучы кирәк.  Чынлыкта фаразлар чынбарлыкка  туры килеп бетми, ихтыяҗ зуррак.
 
 
–  Авыллардагы укытучылар кытлыгын киметү өчен «Авыл укытучысы», «Мобиль укытучы» проектлары  тормышка ашырыла башлады. Ничек уйлыйсыз, акча яки  бер авылдан икенчесенә йөреп укыту өчен машина биреп кызыктыру дөресме?
 
– Мондый  проектлар – замана таләбе. Дөресрәге,  укытучылар кытлыгын бетерү өчен шулай эшләргә мәҗбүр булдылар. Башта  авылларда мәктәпләрне кыскарттылар. 250шәр хуҗалыклы авылларга да кагылды бу. Килешәм, балалар саны аз.  Тик 40–50 укучысы булганнары да бар иде бит. Аларны хәзер  күрше авыл мәктәпләренә автобус белән йөртәләр. Мәктәп булмагач, укытучылар башка эшкә күчте, авылдан китә  башлады. Хәзер менә укытучылар җитми. Дөнья үзгәрә, балалар туа тора. Ил белән башка халәткә күчәбез.  Халык  кире авылга кайта башласа, бу мәктәпләрне кире ачарга да туры килмәгәе. 2–3 бала булса да, башлангыч мәктәпне сакларга кирәк. Мәктәп ул – авылның йөрәге. Бөтен чаралар шунда уза, халык шунда кайный бит. Мәктәп бетсә,  авылның йөрәге туктый.  Өй төзеп бирәләрме, хезмәт хакын күтәрәләрме, процентсыз кредит бирәләрме – барысын да хупларга кирәк, чөнки укытучыларның аңа хакы бар.
 
– Бүген күпләребез укытучы образын болайрак күрә. Ул төне буе дәфтәр тикшерә, план яза, мәктәптә туктаусыз  хисап тутыра… Элек, укытучы бәрәңге ашыймы икән, дип кызыксына идек. Укытучы образы бүген үзгәрдеме? Сез ничек күзаллыйсыз?
 
– Баладагы, халыктагы, җәмгыятьтәге укытучы образы – барысы да үзгәрде. Без укыгандагы  укытучы образы ул – идеал, белем нигезе, киләчәккә ишек. Хәзер башкача. Минеке башка кешенеке белән туры да килмәскә мөмкин. Укытучы үз эшенә  бирелгән. Дәфтәр тикшерү ул – укыту эше, баланың белемен бәяләү. Ул  дөрес этап, шулай  булырга тиеш. Хәзерге педагогның йончуы аның дәфтәр тикшерүенә бәйле түгел. Төрле өстәмә эшләр йөкләүдән бу. Ул сайлауда да, семинар, курсларда да, башка чараларда да  катнашырга тиеш. Аны бертуктаусыз тегендә-монда тарткалыйлар. Синең укучыларыңа олимпиадаларда катнашмыйча да калырга ярамый. Укытучының белемен шул хисапның күләменә карап бәялиләр. Кәгазең бар  икән – афәрин, берничә булса, тагын да яхшырак. Биш икән – син әйдәп баручы укытучы! Моны шартлы рәвештә әйтәм. Син дәресеңне  ничек алып барасың, укучыларың синең фәнеңә нинди мөнәсәбәттә, алар тормышта үз юлларын ничек таба – монысы  берәүне дә кызыксындырмый.
 
–  Хәерлегә булсын, соңгы вакытта тәрбия турында да сүз кузгата башладылар…
 
– Тәрбия мәсьәләсен үзгәртү буенча эш  алып баралар.  БДИга гына әзерләү, синең балаңның күпмесе дәрәҗәле вузга керү күрсәткече мәктәп системасында төп нәрсә түгеллеген, ниһаять, аңлый башладылар. Гимн башкару, флаг күтәрү, «Мөһим сөйләшү» дәресләрен кертү юкка гына түгел.  Бу уйлап чыгарган нәрсә түгел, элек тә бар иде. Хәзер каршылыклы мөнәсәбәттә булсалар да, киләчәктә аны барысы да хуплар дип уйлыйм.
 
БДИ мәсьәләсе дә борчый мине.  Ике тискәре ягын күрәм. Берсе – югары баллар җыйган укучыларның чит вузларга китеп, кире әйләнеп кайтмавы.  Бездә калырга тиешле талантлы балаларны Мәскәү үзенә суырды. Икенчесе – БДИның  тәрбия системасын алыштыруы. Мәктәптә фәннәрне  бары имтиханга әзерләнү  юлы кебек  кенә карыйлар, аның тәрбияви әһәмиятен оныттылар. Ул фәннең укучының дөньяга карашын, күзаллавын киңәйтүен  бөтенләй төшереп калдырдылар. Шуннан чыгып та мәктәпкә һәм укытучыга мөнәсәбәт тискәреләнде.  Аның бит әле татарга да зыяны бар. Үземнең туган авылыма кунакка кайткач, урамга чыксам, 7–8 яшьлек балалар русча сөйләшеп үтә.  Йөрәк әрни моңа. Әти-әниләрдә дә гаеп бар. Чеп-чи татар авылларында, балам имтихан бирә алмый дип, русча укытуны сайлый. Татарча укыса, БДИ бирә алмый, кеше була алмый, янәсе. Татар мәктәбен бетерүчеләрнең берсе дә югалып калмады. Арада менә дигән галимнәр, инженерлар, югары урыннарда  эшләүче белгечләр бар.
 
 
– Бүген мәктәпләрдә чәчләр үрә торган хәлләр  майтарыла.  Бу атнада Ижауда  канлы фаҗига булды. Укучылар үзе укыган уку йортына мылтык күтәреп килә башлады. Бу баланың укытучыга нәфрәте дигән сүзме?
 
– Бик катлаулы сорау. Фәнни яктан да өйрәнелмәгән әле ул. Без ниндидер сынау вакытында калдык. Дөньяда танылган Советлар Союзы мәгариф системасы бар иде. Безнең илдә, бу дөрес түгел дип, либераль системага күчтеләр. Без Муса Жәлил шигырьләрен укып тәрбияләндек, үзеңне халык өчен корбан итү карашы белән үстек. 1990 нчы елларда шәхес иреге, бөтенесе минем өчен булырга тиеш, дигән фикер өстенлек итә башлады. Күчә башлагач, күчеп бетерергә кирәк иде инде аны. Чит илдә бала мәктәпкә керә икән, аның укуы, уңышы  бары үзеннән генә тора. Ирек белән җаваплылык бергә барырга тиеш. Бездә ирек бирделәр, әмма җаваплылык кимеде. Бардык, бардык та сындык. Хәзер без ирекне калдырган килеш, җаваплылыкны да үстерергә кирәк дип уйлый башладык. Әти-әниләр: «Улым, мәктәптән кайттыңмы, әйдә, өй эшеңне эшлә», – ди.  Барып чыкмаса, үзе булыша.  Ул бит аны әти-әнисе кушканга эшли. Бу әле бер генә мисал. Укытучы дөрес әйтмәгән дип баланы яклыйбыз. Бер яктан иреген арттырабыз, җаваплылыгын киметәбез. Йә без җәмәгатьчелек фикере мөһим дигән нәрсәгә, йә 20–30 ел  элек барган юлны  дәвам итеп, аны  яңартып, җаваплылыкны арттырырга тиеш. Безне кире кайтарырлар  дип куркам.
 
– Совет белемен сагыну искелек калдыгы, диләр…
 
– Совет мәгариф системасы элекке җәмгыять, икътисад өчен яхшы иде. Әмма хәзерге өчен үткәндәгесе туры килми. Икътисадны калдырсак, мәгариф системасын шуңа яраклаштырырга кирәк. Планлы икътисадка кайту ул – утопия.  Җаваплылыкны әти-әниләр белән арттырырга кирәк.
 
– Цифрлаштыру заманы бүген. Электрон такталар, дәреслекләр, онлайн дәресләр…  Замана технологияләре укытучының урынын кысып чыгармасмы соң?
 
– Бер ел элек булса, башкача  җавап бирер идем. Пандемия  онлайн да укып булуын, укытучының тиз юкка чыга ала торган белгечлекләр белән бергә югала  алуын күрсәтте. Киләчәктә мәгариф системасын икегә бүленгән итеп күрәм. Беренчесе, элиталы белем булачак. Аны автомат бирә  алмый. Укытучы, һичшиксез, кирәк.  Икенчесе – урта массаны укыту. Аларда, өйдә дә укып була бит, дигән фикер булырга мөмкин. Тик тәрбияне укытучылардан башка биреп булмый. Укучылар күз уңында булсын дигән нәрсә бар. Илдә тынычлык булсын, бала бозылмасын өчен кирәк ул.  Хәзерге җәмгыятьтә бүгенге вазгыятьтә бу  нәрсә тагын да артачак. Димәк, укытучы барыбер кирәк.
 
– Укытучы көне якынлаша. Сез кемнәрне беренче булып котлыйсыз?
 
– Беренчедән, әтием Мирзанурны. Аңа 91 яшь.  Заманасында  40 елга якын Мөслим районының Метрәй мәктәбен җитәкләде, балаларга математикадан белем бирде. Безнең авылдан гына да 40лап математика укытучысы чыгарды.  Нәселебезнең  укытучылык буенча хезмәт стажы – 145 ел. Беренче укытучым Нурсөя Шәмсиева, сыйныф җитәкчесе Мөхәйминә  Галиева,  башка  укытучыларны да онытмыйм. Гадәттә, укытучылар бәйрәменә авылга  кайтырга тырышам. Барлык укытучыларны да якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм.  Аларга сабырлык, сәламәтлек, үз эшләренең остасы булуын, иҗат дәрте сүнмәвен  телим.
 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.09.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»