|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2011 Спорт
Менә шундый РифатСер түгел, алып-сату, бизнес белән шөгыльләнүче кешеләрне, бигрәк тә эше уңышлы барса, без иң элек фәкать акча, байлык турында гына уйлаучы итеп күз алдына китерәбез. Күп очракта бу шулай да. Шуңа да Балтач эшмәкәре Рифат Зариповның мәчеткә йөрүчеләрдән аерым хоккей командасы туплап, үз призына ярышлар үткәрүен ишеткәч, кызыксынып куйдым. Тик аны өйдә тоту ансат кына булмады. Беренче шалтыратканда җәмәгате Роза: “Яңа кибет ачарга йөри иде әле, бу арада эше тыгызрак, соңрак кайта”, – дисә, икенче көнне: “Карадуганга хоккей уйнарга киткәннәр иде, ярышлары җидедә генә башлана, соң кайтыр инде”, – дип, кәрәзле телефон номерын бирде. Бер көннән соң, инде аны кичен өйдә туры китерә алмасыма ышанып, иртән шалтыраткач, Рифат көлә: “Ярый әле кичә шалтыратмагансыз, өйдә түгел идем, чаңгыга чыктык, егетләр белән шулай бишәр километр йөреп кайтабыз...”
Әле Рифатның шөгыльләре болар гына түгел булып чыкты. “Икенчедә укучы улыбыз Якуб белән каратэга да йөриләр әле”, – дигән иде Роза. Менә шуңа күрә дә, кайсы шөгыленнән, кайсы хоббиеннан башларга белми, әңгәмәдәшемнән, гомумиләштереп: “Болар белән ничек кызыксынып киттең соң?” – диеп сорадым.
– Яшь чакта спорт белән әлләни дус түгел идем. Ул чакта кирәксенмисең бит, – дип сөйли Рифат. – Армиядән кайткач дус егетләр, ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй, каратэ түгәрәгенә алып китте. Шуннан башланды инде. Оештыручы Альберт Бәзагетдинов бик инициативалы егет, чын фанат инде менә. Акча дими, мөмкинлекләр дими... Улым Якубны да үзем белән алып бара башладым. Секцияләрне калдырмаска, даими шөгыльләнергә тырышабыз. Ярышларга да бергә барабыз. Болай уңайлы да, балаң өчен җаның да тыныч. Өстәвенә, үзең шунда кайнагач, ул атмосфераны яхшы беләсең, нәрсә кирәк, нәрсә җитми, бөтенесе күз алдыңда. Тугыз ел инде җәен районда каратэның кекусинкайкан төре буенча Россия лигасы лагере оештырабыз. Россиянең төрле төбәкләреннән, Новосибирск, Мурманскилардан кадәр спортчылар килә. Бер атна палаткаларда кунып, ярышлар-укулар оештырыла. Быел унынчысын тагын да масштаблырак итеп үткәрергә ниятлибез...
Рифат сүзне каратэдан башлаган икән, димәк, беренче шөгыле шул булган. Ә мине аның дингә ничек килүе кызыксындыра. “Дингә бит күбебез сынаулар аша килә. Мин дә, дөресен әйткәндә, бүтән барып бәрелер урын калмагач килдем. Күңелдәге бушлыкны нәрсәдер белән тутырырга кирәк иде бит...” – ди ул.
Ә бит беләбез: бу бушлыкны хәмер белән, төрле күңелле компанияләр белән тутыручылар, шул сәбәпле үз-үзләрен юкка чыгаручылар тормышта бихисап. Бәхетенә, Рифатка шул чакта бик кирәкле киңәшләр бирүче табыла.
– Товарга йөргәндә, юлда Норма егете Нияз Булатов гел вәгазьләр сөйләп, ислам дине, аның өстенлекләре турында сөйләп йөрде. Шулай кызыксынып киттем инде. Биш вакыт намаз укый башлавыма, мәчеткә йөрүемә әле күп түгел, биш-алты еллап кына...
Мәчеткә йөрүче яшьләрдән аерым хоккей командасы төзү идеясе Рифатныкы түгел икән. Тагын бер Норма егете Руслан Гатауллин үткән ел шушы вакытларда килә дә, әйдә, үзебезнең команданы булдырыйк әле, ди. Дуслары әйткән икән, мөмкинлеге барында ничек каршы килсен инде ул? Менә шулай итеп, бик матур – уң читендә Балтач эмблемасы, сулында ае белән мәчет манарасы төшерелгән махсус формалар тектертә, барлык кирәк-ярагын ала Рифат. Һәм март аенда инде өч бишлеккә җитәрлек – унбиш кешелек командалары белән бозга да чыгалар. Тик берсе дә диярлек хоккей уйнаган егетләр түгел, шуңа да яздан кышка кадәр шөгыльләнергә туры килә. Җәй айларында исә Кукмарадагы боз сараена йөриләр.
Ярышларга барган бер җирдә үзгә бу спортчылар игътибар үзәгендә. Намаз вакыты туры килсә, җайларына карап, “көтүләре” белән авыл мәчетенә юл алган, әле уен арасында, әле бозга чыкмаган буш вакытларында, тыныч урын табып, намазга баскан егетләргә сокланып һәм гаҗәпләнеп калалар.
– Әле менә шушы арада гына Карадуганга ярышка баргач, ястүгә авыл мәчетенә кердек. Бабайлар шулкадәр сөенде, безнең мәчеттә моның кадәр кеше булганы юк иде, диләр. Ә Кукмарадагы боз сараенда, уйнап чыккан беребез, шул залда ук намаз укыганны күреп, бик аптыраганнар иде... Безнең, беләсеңме, менә шуны аңлатасы килә: мәчеткә йөрүче яшьләр алар тәсбих тартып, намаз укып, битараф кына яшәүче кешеләр түгел, алар бу тормышта кайнап, вакытның кадерен белеп, шул ук вакытта ислам кануннарын хөрмәт итеп, тулы канлы тормыш белән яшәүчеләр... – дип сөйли Рифат.
Үзләренең командаларын булдырып, бераз чыныгу алгач, “Нур”лылар, төгәлрәге, Рифат, нәкъ менә үзләре кебек яңарак хоккей уйнаучылар арасында үз призына аерым ярыш оештырырга була. Быелның гыйнварында шундый биш команда үзара көч сынаша. Дөрес, оештыручылар үзләре җиңүчеләр арасында түгел. Әмма алар туктарга җыенмый, кайда нинди ярыш оештырганнарын белсәләр дә, җыенып, шунда китәләр. Җиңеләселәрен белсәләр баралар. “Безгә иң мөһиме – катнашу, уйнау”, – ди егетләр.
Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|