|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2022 Җәмгыять
“Ханский дом” җитәкчелеге Россиянең әйдәп баручы төзүчеләре белән очрашты (ФОТО)Уфада «Транспорт һәм төзелеш»кә багышланган Халыкара конгресс узды. Әлеге чарада 5 меңнән артык кеше кунак һәм 700 кеше катнашучы булып теркәлгән. Алар арасында төзелеш һәм юл-транспорт тармагының әйдәп баручы компанияләре, федераль һәм региональ башкарма хакимият органнары, финанс секторы һәм Россия, Казахстан, Төркия, Иран һәм Беларусь иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә бар иде. Башкортостан Республикасы Төзүчеләр Ассоциациясенең рәсми чакыруы буенча «Ханский дом» төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов та Россия Федерациясенең әйдәп баручы төзүчеләр саммитында катнашты. Ул үзенең чыгышында концептуаль коттедж бистәләренең төп трендларын, аларның фатирларга алмаш булуы турында бәян итте.
--- |
Иң күп укылган
|