|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2022 Җәмгыять
«Объясняем.рф» повестка тапшыру тәртибен аңлаттыХәрби комиссариат мобилизацияләнүчене мессенджерда яки sms аша хәбәр итеп чакыра алмый, хәбәрнең бердәнбер формасы – повестканы шәхсән имзалауга тапшыру. Бүген бу турыда «Объясняем.рф»порталында хәбәр ителде. Порталны хөкүмәт эшләтеп җибәргән иде. «Хәрби комиссариат мобилизациягә алынучыны мессенджерда яки sms аша хәбәр итеп чакыра аламы?» дигән сорауга: «Хәбәр итүнең бер генә формасы бар – повестканы шәхсән имзалауга тапшыру» дип җавап бирделәр «Объясняем.рф» порталында.
Россиядә Президент указы белән 21 сентябрьдән өлешчә мобилизация игълан ителде, дип яза Татар-информ. Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, ул Украинада 1 мең километр һәм азат ителгән территорияне контрольдә тоту өчен кирәк. Мобилизация барышында резерта торган барлыгы 300 мең кеше чакырылачак, бу Россиянең гомуми мобилизацион ресурсының 1 проценттан артыграгы дигән сүз.
--- |
Иң күп укылган
|