поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.09.2022 Шоу-бизнес

Зөлфәт Хәким Германиядә дәвалана: "Дүрт атна гомерең калган, дигәч, бик курыктым"

Зөлфәт Хәкимнең язгы концерты ничек аншлаг белән узса, бу юлы да алма төшәрлек тә урын булмады. Зөлфәт Хәкимне сәхнәдә кабат күрү, аның җырларын тыңлау өчен дистә еллар узу кирәк булган. Без аны чын-чынлап сагынганбыз. Шуңа да кабатланмас концерты бер сулыштан узды да китте.

“Газиз халкым”ны җырламаска куштылар
 
Аның җырларын белмәүчеләр юктыр. 1980-1990 елларда  иҗат ителгән җырлар әле дә яңгырый, әле дә яратып тыңлана. Ул һәрбер җырының туу тарихы турында да озын-озаклап сөйли ала. 
 
Зөлфәт Хәким үзенчәлекле кеше. Бөтен татар эстрадасын алсак та, андый кеше башка таба алмабыз. Үзенең уй-фикерләре, үзенчәлекле кабатланмас җырлары белән истә кала ул. Бу кичтә Татарстанның халык язучысы, автор-башкаручы үзенең бик күп җырларын тамашачысына бүләк итте. Һәрбер җырны залда алкышларга күмеп каршы алдылар.
 
– Без бу дөньяга киләбез. Әмма үз теләгебез белән килмибез. Һәм үз теләгебез белән китмибез. Әнә шул ике елга арасында агып барабыз инде, – диде ул “Төнге сәяхәт” җырын тәкъдим итеп.
 
Зөлфәт Хәким үзенең еллар дәвамында җырларга ярамаган, тыелган җырларын да көлемсерәп искә алды. Мәсәлән, “Газиз халкым”, “Татар иле”  җырларын башкарганда каршылыкларга очрый ул.
 
– 1990 еллар уртасында эфирга чыгарудан тыйдылар. Үзләре шалтыратып әйттеләр. Концертта да җырламаска куштылар. Мин аңламадым. Ике-өч ел үтүгә тагы эфирга үзләре бирә башлады. 1990 елларда нәрсәдән шикләнделәр икән? Ул җырда берни дә юк иде, – дип сөйли ул  җырларының язмышы белән таныштырып.
 
– Бик яратабыз, хөрмәт итәбез. Бөтен җырчылар да аның җырларын башкарырга хыяллана, ләкин ул бирми. Бу җырны 11 ел элек ишеткән идем. Ошаттым. Ә җырны җырларга теләгем шәхси торышымдагы югалтулардан соң тагы да көчәйде. Бик җитди һәм фәлсәфи җыр, – ди Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева “Елга” җырын башкарыр  алдыннан. Шулай ук Зөлфәт Хәкимнең җырларын Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, яшь талантыбыз Сәйдә Мөхәммәтҗанова, кечкенәдән үк Зөлфәт Хәкимнең җырларын яратып җырлаучы Мәсгүт Юлдашев та башкарды. 
 
“Ана җыры” романы фильм төшерерлек
 
Әдәбият-сәнгатьнең кайсы гына өлкәсен алма, анда Зөлфәт Хәкимнең лаеклы урыны бар дип әйтә алабыз. Ул үзенең берсеннән-берсе үзенчәлекле  спектакльләре белән дә гел сөендереп торды. Мәсәлән, “Чапты атым Казанга” спектаклен караганда да аның юморист та, оста сатирик икәнен дә сизәсең.
 
Чапты атым Казанга” спектакленең композиторы да үзем булдым. Мин анда 3 җыр яздым. “Сине югалтсам”ны артистыбыз Равил Шәрәфиев та бик яхшы җырлый, – ди ул.
 
Концерт барышында кайбер спектакльләрдән өзекләр дә карап үттек. Г.Камал театрында куелган спектакльләренең берсе – “Телсез күке” буенча озакламый фильм да булачак. Киләчәктә аның кино вариантын да күрә алачакбыз. Зөлфәт Хәким, гомумән, 50дән артык пьеса авторы, шуларның 30га якыны сәхнәләштерелгән. Татар театрларында – татар телендә, Мари Илендә – марича, Кырым якларында – кырым татарлары телендә, Башкортстанда  башкорт телендә куела алар. Пьесалардан тыш Зөлфәт Хәким 6 роман, 8 повесть һәм бик күп  шигырьләр һәм мәкаләләр һәм 700ләп афоризмнар авторы да.
 
Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева аның “Ана җыры” романыннан өзек укыганда да, Зөлфәт Хәкимнең язу киңлеген тоясың. Киләчәктә, һичшиксез, бу әсәр буенча да фильм төшерелер.
 
 “Сатылмый торган төшенчәләр бар”
 
Зөлфәт Хәким бу концертында бик тә фәлсәфи мәгънәгә ия фикерләре белән дә уртаклашты. Аның ихлас сүзләре күңелебезне кузгатты.
 
– Бу дөньяда сатылмый торган төшенчәләр бар. Гомумән, без ниндидер әйбергә ярлык тагып, этикетка асып, аның бәясен билгели алабыз икән – бу пүчтәк нәрсә ул, кыйммәтле нәрсә түгел. Без исән-сау чакта, игътибар гына бирмибез. Дөньяда бәһасез төшенчәләр бар. Кеше хәтере күпме тора? Аны бернинди акча, бернинди валюта белән билгеләү мөмкин түгел. Матур кешенең күз карашы күпме, ничә сум тора? Яки якын кешеңнең гомере, синең сәламәтлегең, ниһаять. Шуңа күрә кыйммәткә ия, фәкать бәяләп булмый торган нәрсәләр, – диде ул үзенең җырларына күчеп. 
 
Зөлфәт Хәким үзенә җырларының бик тә якын булуын, аларны беркемгә дә бирәсе килмәвен дә әйтеп үтте. Бигрәк тә сүз 40 еллап сәхнә тоткан “Нәрсә булды сиңа бүген” җыры хакында баруын, аны зур акчага сатып алырга теләүчеләр барлыгын да белдерде. 
 
Зөлфәт Хәким “Хәерле көн” концертын бик тә мәгънәле итеп алып барган Гөлназ Сәфәровага да рәхмәтен җиткерде. “Бу кызны ничек яратканымны  әйтәсем килә. Дөньяда иң гүзәл, иң сөйкемле, иң ипле алып баручы ул! Сценарийны язучы да, аңа җан өрүче дә Гөлназ”, – дип чын күңелдән рәхмәтен җиткерде.
 
Тамашачыдан яшереп калып булмый. Бигрәк тә социаль челтәр заманында сүз тиз тарала. Зөлфәт абый үзе үк өч еллап чирләвен, Германиядә дәвалануын әйтте. “Миндә өч ел элек яман чир таптылар, дүрт атна гомерең калган, дигәч, бик курыктым. Үлемнән түгел, сезне – тамашачыларны күрә алмаудан курыктым. Исән-имин чакта бер-береңнең кадерен бик белеп бетермисең инде ул. Нишләтәсең, кешенең табигате шундый. Авыр көннәремдә тамашачымның үземә бик кирәклеген аңладым. Рәхмәт сезгә! – диде ул.
 
Сәхнәдә ул безгә “Хәерле көн” теләп саубуллашты. “Мин сезгә җырым аша хәерле көннәр телим. Сез миңа хәерле юл теләгез”, – диде ул һәм концерттан соң тагы дәваланырга китүен белдерде.
 
 

Рәсимә ГАЛИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 28.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»