|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2022 Шоу-бизнес
"Аңлавыгызны үтенәм": ИлГәрәй концертлар куюын туктату турында белдердеИлГәрәй тамашачыларына зур белдерү белән мөрәҗәгать итте. Илдәге вазгыять белән бәйле рәвештә, җырчы концертлар куюын туктатып тора. «Төркемебез белән киңәшеп, концертларыбызны туктатып торырга булдык. Иң мөһиме – дөньялар тыныч булсын, бу глобаль проблемалар бетсен. Аңлавыгызны үтенәм. Күңел ача торган вакытлар әле булыр, һәм без, һичшиксез, концертларның элекке форматына әйләнеп кайтырбыз.
Ләкин иҗат итүдән туктарга уйлганым юк. Яңа җырлар, клиплар чыгарачакбыз. Бик тиздән «Яратсаң, китмисең» дигән өр-яңа җырымны ишетерсез», – дип уртаклаша ул.
--- |
Иң күп укылган
|