|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2011 Мәдәният
"Пәри"ләре килешкәнӘнисә һәм Рафик Таһировлар белән әңгәмәбез үзеннән-үзе театр турында башланып китте. Шулай булмыйча, Әлмәт татар дәүләт драма театрының "Баязит" спектакленнән соң очраштык ич. Бу спектакльдә Татарстанның атказанган артисты Рафик Таһиров Пәри ролен башкарды. Рольне "пәрие"нә ярамаганча уйнарга кушсалар, керпе кебек чәнечкеләрен тырпайта торган Рафик бу героен яратып иҗат иткән. Әсәр авторына (Данил Салихов) һәм режиссерга (Фаил Ибраһимов) хөрмәте дә, актерлар составы да моңа сәбәп булгандыр. Тагын шунысы да бар: пьеса бик җитди һәм уйнау өчен шактый катлаулы. "Театр тамашачыны тетрәндерергә тиеш", – ди Рафик Таһиров. Спектакль бу җәһәттә үз максатына иреште, минемчә.
Сәнгать турында сөйләшкәндә, Рафик белән Әнисәнең һәрберсенең үз фикере, үзенчәлекле карашы булуга игътибар иттем дә: "Гаиләдә бәхәсләр еш чыгамы?" – дип сорадым. "Бәхәсләр була инде, ничек булмасын, – ди Рафик. – Бәлки бардыр ул чөкердәшеп кенә яшәүчеләр. Ләкин андый тормыш ясалма кебек тоела миңа. Икебез дә сәнгать кешеләре булгач, сөйләшәбез дә, бәхәскә дә кереп китәбез". "Сәнгатькә кеше үзенең күңелендәгесен ишеттерер өчен килә. Минем күңелдәге фикернең башка кешенекенә охшамавы – гадәти хәл, – дип дәвам иттерә Әнисә. – Үз сүземне әйтеп, бәхәскә кереп, кешенең эчке дөньясын ачарга телим. Бәлки анда мин белмәгән яңалыклар бардыр?"
Яңалыкка омтылуы, башка төрле дөнья белән дә танышасы килүе аркасында, Әнисә КДУның татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга кергән. Һәм әдәбият дөньясын күпкә кызыклырак, күпкә баерак дип тапкан. Баласы тугач, театрдан китеп, мәктәптә эшләгән. Әдәби бүлекне җитәкләргә тәкъдим булгач, театрга кире кайткан. Уникенче ел инде шушы вазыйфада.
Кызыксынучан булуы өстенә, бик таләпчән дә икән Рафикның хатыны. "Үземә дә, иремә дә, башкаларга да, – ди ул. – Шуңа күрә спектакльдә Рафикны башка артистларга караганда ныграк күзәтәм, бөтен вак-төяккә игътибар итәм. Мин аңа зур лупа аша карыйм". "Хәзерге заманда җайлап-шомартып алып баралар дөньяны. Таләпчән булам дип, турыдан бәрмәскә кирәк тә бит. Шул хакта бәхәсләшеп, кайчак кызып та киткәлим, – ди Рафик. – Аннары тынычланам: фикере дөрес булгач, нишлисең".
Кешегә зур таләп куя торган кызыйны ничек үзенә карата алды икән соң егет? "Рафикның күңеле ачыклыгы, ихласлыгы үзенә җәлеп итте, шул ягы белән башкалардан аерылып тора иде ул", – ди Әнисә, бу хакта сорагач. Яшь чакларын Рафик болай искә ала: "Әлмәт театрына икебез бер вакытта, конкурстан узып эшкә урнаштык. Төрле бригадаларда эшләдек, гастрольдән кайткан арада гына күрешә идек. Зур спектакльләрдә бергә уйнаулар, бер-бер артлы КДУга керүебез, сессияләрнең бергә булуы, юлда бергә йөрүләр якынайтты безне. Ике-өч ел бер-беребезне күзәтеп йөргәч өйләнештек".
Аларның яшәү принцибы – "үз-үзеңә хыянәт итмәскә". "Ни өчен әле, кешегә ярыйм дип, үз-үземә каршы барыйм? Мин менә шушындый. Кабул итәсез икән – итегез, теләмәсәгез – анысы сезнең эш, – ди Әнисә. – Үзем дә Рафикны ничек бар шулай кабул итәм. Аның, мәсәлән, алган әйберне үз урынына куймавын, оекбашының берсе ишек төбендә, берсе түр башында булуын кимчелеккә санамыйм. Аны Ходай шундый итеп яраткан. Минемчә, күңеле ничек тели – кеше шулай яшәсен. Ләкин ул минем яшәвемә комачауламасын, ә мин аныкына комачауламыйм".
"Пәрие" бәйлелекне сөймәгән Рафик моңа, әлбәттә, риза: "Ирекле булу минем өчен бик кулай. Шуңа күрә без 20 ел килешеп яшибез дә. "Пәри"ләребез килешкәнгә күрә. Гаиләдә барыбер чын-чынлап ирекле булып булмый, дисәләр дә, минем өчен гаилә – терәк ул. Һәм ул кирәк тә. Үземне хуҗа итеп тояр өчен, үз сүземне әйтер, әрли яки мактый алыр өчен. Гаиләмне үлеп яратам мин. Эштә чакта, сәбәп табып, Әнисә бүлмәсенә көнгә берничә кат кереп чыгам". Бер үк коллективта эшләү бер дә начар түгел, дип саный Әнисә дә: "Иҗат кешесе бик күп капризлардан тора бит ул. Мәсәлән, яңа спектакль чыгарырга әзерләнгәндә, премьерага кадәр ул эзләнүдә, шул процесска чумган. Андый чакта аңа бәйләнү файдасыз. Бүген кичке 6да спектакле икән, көндезге 12дән соң аңа тияргә ярамый. Гаиләләрдә күп низаглар менә шуны аңлый алмаганнан килеп чыгадыр да".
Бу гаиләдә балалар да шактый үзенчәлекле булып үсә. "Тәрбияләп кенә әллә ни эшләтеп булмый, кешене Ходай тарафыннан бирелгән тәкъдир йөртәдер, – диләр Рафик белән Әнисә. – Юкса Ләйләнең 4 яшендә калфак таптыруын ничек аңлатасың? Мин – татар кызы, дип, әбисе тегеп биргән калфакны киеп, кукраеп йөрде. 7 яшеннән шәһәрнең икенче ягындагы мәчеткә йөри башлады. Якшәмбе көнне йокысыннан үзе торып, автобус белән китә иде. Мәктәптә дә, музыка мәктәбендә дә бик әйбәт укыды. Хәзер тулысынча мөселман кануннары белән яши, КДУда юридик факультетта белем ала. Дин юлында булгач, аның өчен җаныбыз тыныч. Энҗене 5 яшьтә үк скрипка классына биргән идек, хәзер уңышлары белән сөендерә. Күршебездәге математика мәктәбендә 7 сыйныфта укый. Ләйлә тулысынча татар мохитендә үскән иде, Энҗегә гел рус арасында булырга туры килде: бакчада да, мәктәптә дә. Ләкин өйдә без аңа татарлыгын онытырга ирек бирмибез. Илһам Шакиров, Наил Әюпов җырларын әйләндерәбез, татарча радио кабызып куябыз". Ул гынамы әле, русча эндәшсә, "Татарча китап ал да бер сәгать кычкырып укы", – дия икән Әнисә.
"Һәркем башка милләтләрне хөрмәт итәргә, ә үз милләте белән горурланырга тиеш. Әгәр үз милләтеңне яратмыйсың икән, аны башкалар ничек яратсын?!" – ди Таһировлар.
Евгений Михайлов фотосы.
Фәния ФӘИЗОВА |
Иң күп укылган
|