|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2022 Җәмгыять
![]() Илнур Фәйзрахманов Ижау фаҗигасе турында: "Казан фаҗигасеннән соң икенче ел китте. Беркем дә селкенми"Журналист Илнур Фәйзрахманов Ижауда булган фаҗигагә карата үз фикерен белдергән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язып чыкты: "Казан, Пермь, Ижау… Бер үк сценарий... Тагын балалар гомере... Моңа кадәр дә язгаладым. Тагын язам: бүген теләсә кайсы мәктәпкә корал белән кереп була. Мәктәпләргә ялланган сак хезмәте вәкилләре ЧОПларга Авитодагы белдерү буенча җыела. 11 мең сумга Росгвардиядә 6нчы разрядлы таныклык эшләп бирәләр. Менә син – документлы каравылчы. Ә тикшерүчеләр синең таныклыгыңны гына карый. Физик халәтең аларга кызык түгел.
Мәктәп, балалар бакчаларындагы сак хезмәте вәкилләренең бар булган коралы – теле һәм металл эзләү җайланмасы. Казан фаҗигасеннән соң икенче ел китте. Беркем дә селкенми.
Мин мәктәп, балалар бакчаларын ышанычлырак саклауның ике юлын күрәм:
Әти-әниләр үзләре, чират буенча, өчәр-өчәр кеше каравылга чыга.
Һәр мәктәп, балалар бакчасына Росгвардиянең кораллы хезмәткәрләре куела. Израиль мәктәпләрендә шулай бит.
Спорт, җыр, бию мәктәп-студияләре бар. Аларда да көчәйтелгән сак булырга тиеш.
Президент яки башка түрәләр берәр кая бара башласа, берничә көн алдан, алар узасы маршрут һәр кирпеч-плиткасына кадәр тикшерелә. Озатып йөрүче үзләренең сак хезмәте, ФСБ, Росгвардия, полиция хәрби һәм штатский киемнәрдән метр саен басып каршы ала. Ә балаларны – пенсиядәге, иртәдән махмырдан интегүче ир-бабай саклый.
Түрәләрдән көтмик, балаларыбызны яклап үзебез сүз әйтик.
Ижауда корбан булганнарның урыннары оҗмахта булсын, якыннарына Ходай яшәрлек көч, сабырлык, яраланганнарга сихәт бирсен", – ди ул.
Моңа кадәр Илнур Фәйзрахмановның өлешчә мобилизация уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итүен яздык.
--- |
Иң күп укылган
|