|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2022 Шоу-бизнес
Гөлназ Асаева: "Ирем Туган илебезне якларга барачак!"Җырчы Гөлназ Асаева илдәге вәзгыятькә үз фикерен белдерә. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язып чыккан: «Бәлки, мин бу мәсьәләдә бөтен нәрсәне дә аңлап бетермимдер. Әмма мин, кеше буларак, «үзегез сугышыгыз» дип, үз иленнән качкан ирләрне аңламыйм. Кеше биредә туып-үскән, яшәгән, акча эшләгән һәм менә авыр көн килү белән ул әти-әнисен, якыннарын, туганнарын калдырып качып китә. Мин шок хәлендә.
Без Вилдан белән бу турыда сөйләштек. Мин 99 процент ышанып әйтә алам – минем ирем дә барачак. Ул әзер, ул тели. Чөнки моннан качып булмый. Әгәр дә ул башка фикердә булса, без, мөгаен, бергә дә булмас идек.
Ә инде концертлар куюга килгәндә, бер нәрсә әйтәм. Сез барыгыз да эшлисез бит, беркем дә сезне моның өчен тәнкыйтьләми. Сездән дә юк-бар сөйләмәвегезне үтенәм. Без дә кешеләр, без дә кредитлар түлибез», – дип язган Гөлназ Асаева.
Автор:Резида Валитова
--- |
Иң күп укылган
|