|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2022 Фаҗига
Ижау мәктәбендәге фаҗигадә үлүчеләр саны 17гә җиткәнИжау мәктәбенә һөҗүм иткән вакытта зыян күргән өч бала бик авыр хәлдә. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости. Ижауда һөҗүм аркасында һәлак булучылар саны 17гә кадәр арткан. Бу хакта Удмуртия хакимияте Тикшерү комитеты мәгълүматларына сылтама белән сөйләде, дип яза Татар-информ.
«17 кеше үлде, шул исәптән 11 бала һәм алты олы кеше», — диелә белдерүдә. Тикшерү комитетының элеккеге мәгълүматлары буенча үлүчеләр саны 15 иде: 11 бала һәм дүрт олы кеше. Яраланучылар саны 24 кеше — 22 бала һәм ике олы кеше.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|