|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2022 Мәдәният
Санкт-Петербургның татар үзәгендә ислам мәдәнияте белгече Ефим Резван лекция үткәрдеСанкт-Петербургның татар мәдәни үзәгендә Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург шәһәрендә Татар мәдәнияте көннәре кысаларында Петербург Ислам мәдәнияте музее директоры, Халыкара ислам тикшеренүләре үзәге җитәкчесе Ефим Резван лекциясе булды. Әлеге очрашуда танылган гарәп белгече, ислам галиме, тарих фәннәре докторы, профессор Ефим Резван Изге Коръәнне өйрәнү, аңлату һәм аны дөрес аңлау проблемасы турында сөйләде. Әйтергә кирәк, Ефим Резвинның 300 дән артык фәнни эше рус, инглиз, гарәп, француз, немец, япон, итальян, үзбәк, фин, фарсы һәм украин телләрендә басылган. Ул «Коръән этнографиясе» фәнни юнәлешен булдырган кеше.
--- |
Иң күп укылган
|