|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2022 Мәдәният
Кариев театры 35 юбилей театраль сезонын 30 сентябрьдә ачачакҖомга көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 35 юбилей театраль сезонын ача. Бу уңайдан театр «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы һәм узган сезонның премьерасы булган «Йосыф» спектакле тәкъдим итәчәк. Көн дәвамында исә театр бинасы янында аудиогазета яңгырап торачак. Артистлар театр тарихына бәйле иң кызыклы истәлекләре белән бүлешәчәк. Театр фойесында кунаклар өчен фотограф, режиссер, сценарист, драматург Рәмис Нәҗмиевның фотокүргәзмәсе эшләячәк. Күргәзмәдә Габдулла Кариев театры сәхнәсендә төрле елларда уйналган спектакльләрнең фотоларын күрергә мөмкин булачак. 17:30 сәгатьтә театр каршындагы мәйданда «Яралу» музыкаль-хореографик перформансы узачак. 18:30 сәгатьтә Идел буе Болгарында Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган «Йосыф» спектаклен тәкъдим итәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|