поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
26.09.2022 Шоу-бизнес

Илсур Мортаза: «Тямаевны хәрби хезмәткә җибәреп, барлык проблема хәл ителәме?!»

Татарстанның атказанган артисты Илсур Мортаза социаль челтәрләрдә кызыклы пост урнаштырган. Ул татар кешесе башка кешеләрнең уңышларына соклана белми, көнләшә дип саный һәм бу хакта болай дип яза:

«Барлык булган кешелеклелек хисемне җыеп әйтсәм, безнең милләтнең бик зур бер кимчелеге бар. Һәрбер диярлек татар кешесе башка кешеләрнең уңышларына соклана белми. Димәк, безнең эчләрдә зур көнчелек хисе яши. Без үзебезнең мөмкинчелекләргә күз салмый гына, булдырган кешедән, ни өчен икәнен уйлап та карамыйча, көнләшә башлыйбыз! Кемдер талантлы икән, шуның өчен гарьлек тою – гадәти хәл. Ни өчен син аны яратмыйсың, нигә аннан көнләшәсең, дип сорасаң, тәгаен генә җавап бирүче булмаячак...

21 сентябрьдә Путин указы чыккач, халык арасында җиңелчә паника башланды. Бөтенесе үзләре, балалары өчен борчыла башладылар. Әлеге хәрби операциядә теләсә кем катнашсын – мин генә түгел. Әлбәттә, һәрберебезнең үз «күлмәге тәнгә якынрак». Берәүнең дә үләсе килми, якыннарын югалтырга теләми. Өлешеңә туры килә икән, кая барасың?

Интернетта теләсә нәрсә яза башладылар, янәсе: «Әнә, Тямаев барсын». Тямаев минем дә кумирым түгел. Ләкин нинди начарлык эшләде соң сезгә Фирдүс?! Мин беләм – чөнки ул популяр, ул, үзенә генә хас булган энергетика белән, меңләгән кешене үзенә гашыйк итә алды. Шулкадәр кеше, өерелеп, аның концертларына йөри икән, димәк, анда ниндидер башкаларда булмаган нәрсә бар! Аның күп акча эшләгәненнән көнләшәләр инде... Сиңа соң кем комачаулый?!

Тямаевны хәрби хезмәткә җибәреп, барлык проблема хәл ителәме?! Ул бит барыгызның да уллары, ирләре өчен сугыша алмый! Яратмыйсың икән, аның сәхнәдә үзен тотышы ошамый икән – тыңлама, карама!

Берүк дөрес аңлагыз, мин Фирдүсне яклап, аннан әүлия ясарга җыенмыйм. Хикмәт Тямаевта түгел, безнең көнчелектә! Башка кешенең уңышын күралмау – безнең канда, бөтен дөньяны да үзең белән чагыштыру – дөрес түгел! Үзеңне дөнья белән чагыштырып фикер йөртергә кирәк. Без үзебез әүлияләрме соң?! Кешедән гаеп эзләүчене «казып» карасаң, чынбарлыкта аның җитешмәгән яклары башкаларга караганда да күбрәк булып чыга!

Һәрберегез үзегездән сорагыз әле – мин тормыш яхшырак булсын өчен нәрсә эшләдем? Кая җитте чүп ташлаучыны туктаттыңмы, какырып, төкереп, тәмәке төпчеген аяк астына ташлаучыга кисәтү ясадыңмы? Кемгә дә булса ихлас күңелдән яхшылык эшләдеңме? Юк шул! Без читтән генә күзәтергә өйрәнгәнбез. Янәсе, миннән башка хәл итәрләр, нигә мин – аның өчен акча алучылар бар! Беренче чиратта үзебезне тәртипкә салмасак, тормыш яхшыга таба бармаячак! Без үзебезнең йөкне кеше җилкәсенә салырга яратабыз, бөтен нәрсәне безнең өчен башкалар хәл итәргә тиеш.

Тямаевка әйләнеп кайтсак. Ул бит айдан төшмәгән, ул Нурлат районы Кече Норлат авылында туган һәм үскән. Ә артист буларак аны тудыручылар – без! Димәк, аңа ачулану – үзебезгә ачулануга тиң! Барлык сез яраткан, яратмаган артистлар – кемнеңдер баласы. Ә без үзебезне ачуланырга ай-һай яратмыйбыз. Бервакытта да: «Ялгыштым, үзем дөрес эшләмәдем инде», – димибез. Яза китсәң, сүз күп инде, үзегез уйланып карагыз әле», – дип язган Илсур Мортаза.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 26.09.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»