поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.09.2022 Шоу-бизнес

Зөфәр Билаловның улы АкБулат: “Әтием минем аркада карьерасын туктатырга булды”

АкБулат – татар эстрадасының яшь җырчысы, Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билаловның дәвамчысы. Бүгенге көндә үзенең күзаллавы, стиле, юнәлеше белән иҗат итә.

- Әңгәмәне исемеңнән башлыйк әле: АкБулатмы яисә Булатмы?
 
- Әти-әни кушкан чын исемем – Булат, ә сәхнә исемем – АкБулат. Бу исемне без Зөфәр абыең белән гастрольләрдә йөргән чакта уйлап чыгардык. Ул вакытта әле мин яшь идем, башымда чәч тә бар иде (көлә). Ак – ул чисталыкны, пөхтәлекне аңлата бит, шуңа күрә АкБулат күңелемә хуш килде. АкБулат буларак сәхнәгә беренче адымнарымны атлаганда, мин инде имиджымны тулысынча үзгәрткән идем. 
 
- АкБулатның иҗат юлы ничек башланып китте?

- Үзем өчен “тропикал хаус” дигән яңа музыка стилен табып, шул юнәлештә эшли башладым. Җырларым шушы стильдә язылды. Гомумән, бөтен кешегә дә бу стиль белән танышырга киңәш итәр идем. Кызганычка каршы, бездә татарларда музыка юнәлешләре белән кызыксынучылар бик аз, яңа Европа стильләрен тыңламыйлар. Халык бертөрле әйбергә генә өйрәнгән, артистлар да шундый. Ни өчен эстрадада җырлар бөтенесе дә бертөрле? Чөнки бездә абруйлы, тәҗрибәле, кызыксынучан аранжировщиклар булса да, артистлар үзләре яңа стильдә эшләргә курка, кемнәрнеңдер белемнәре җитми. Алар “3 ноталык” җыр яздыра да, шуның белән кәнәгать була. Барысы да түгел, әлбәттә. Яхшы, сыйфатлы, җиренә җиткереп эшләүче җырчылар да бар. Әле бит монда акча да зур мәсьәлә уйный – аранжировка гадирәк булса, җыр да арзанрак була. Минемчә, артист кеше музыканың барлык нечкәлекләренә дә төшенергә тиеш. Тавыш белән генә ерак китеп булмый, музыканың башка өлкәсен дә белергә кирәк: ул уен коралында уйнау яисә сольфеджионы яхшы белү булырга мөмкин. Иң мөһиме – чын артист үзенең нәрсә теләгәнен белеп, аңлап иҗат итәргә тиеш. 
 
-    АкБулат, синең музыкаль белемең бармы?
 
-    Юк, мин ике музыка мәктәбендә укып карадым, ләкин аларны тәмамламадым. Белемем буенча мин – татар теле һәм әдәбият укытучысы. Башта ике ел Мәскәүдә юриспруденция буенча укыдым, аннан соң өченче курска Казанга КФУга күчтем. 
 
-    Ә ни өчен башка юнәлешләрне сайладың?
 
-    Үзем өчен. Юриспруденция кызык иде, кануннарны беләсе килде. Ә филология факультетына, дөресен әйткәндә, телемне баетыр өчен кердем. Эчемдәге хис-кичерешләремне саф чиста татар телендә аңлатырга өйрәнәсем килде. 

-    Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билаловның уллары булуың белән берәр кайчан мактанып, масаеп йөргәнең булдымы? 
 
-    19-20 яшьләрдә, кызлар белән танышыр өчен дип, шулай әйткән чаклар булды (көлә). Ә дөресен әйткәндә, халык артистларының баласы булу – ул бик җиңел түгел, чөнки тирә-юньдәге кешеләр синнән югары үрләр көтә. Син үзеңнең әти-әниеңнән ким булырга тиеш түгел, аларның йөзенә кызыллык китерергә ярамый. Ләкин моның яхшы ягы да бар – бу бик зур мотивация. Мине “АкБулат – Зәйнәб-Зөфәр малае” дип белүләрен теләмим, киресенчә, башта мине артист буларак, аннан соң гына әти-әниемнең кем икәнен белсеннәр иде. 
 
-    Үз теләгең белән җырчы булдыңмы яисә монда әти-әни йогынтысы бармы?
 
-    Андый теләк юк иде, мин артист булып туганмындыр. Кечкенә чактан ук үземнең сәхнә кешесе икәнемне сизә идем. Сәхнә артында йөреп, аның тузанын иснәп үстем. Бәләкәй чактан ук бик күп артистлар белән таныш, күп кенә йолдызларның янып, популярлыкка ирешеп, сүнгән мизгелләрен күрдем. Һәм бу, беләсеңме, миңа бик зур дәрес булды. Аларга карап, “мин мондый иҗат юлын теләмәс идем” дип уйлап, йолдызлар кебек булырга тырышмадым. Минем беркайчан да сирәк кенә күтәреләсем, таныласым килмәде. Тиз янган әйбер – тиз сүнә ул, уңыш – ул стабиль үсеш, минемчә. Әти-әни йогынтысы дигәннән, миңа беркайчан да: “син болай эшләргә тиеш!” – дигән кеше булмады, әти белән әни миңа һәрвакыт үземә сайлау мөмкинлеге бирде.
 
-    Зәйнәб апа хәзер “яшьләрчә” җырлар чыгара башлады, аңа син ярдәм итәсеңме?
 
-    Әнинең үз аранжировщигы бар, мин аңа стилистика ягыннан яңа юнәлешләр табарга ярдәм итәм. Ул миңа килә дә: “Улым, менә мондый җыр бар, нинди стильдә яхшырак яңгырар икән?” – дип киңәш сорый. Без аның белән утырып, җырларны тыңлап, бергә уйлыйбыз. 
 
-    АкБулат, иҗатта кем кемне күбрәк тыңлый: син әти-әниеңнеме яисә алар синеме?
 
-    Мин аларны тыңламыйм, ә аларның сүзләренә колак салам. Әгәр дә һәрвакытта аларны тыңлап, алар кушканча гына эшләсәм, АкБулат барлыкка килмәгән дә булыр иде. Әтием миңа җыр техникасын биргән, ә әниемнән тембрның матурлыгын алганмын. Ә гомумән әйткәндә, без бер-беребезгә киңәшләр бирәбез. Мәсәлән, алар миңа сәхнәдә үзеңне ничек тотарга, халык белән ничек аралашырга кирәк икәнен өйрәтә, ә мин аларга техника, музыка, актуаль яңгыраш ягыннан ярдәм итәм. 
 
-    Зөфәр абый кая югалды, ул хәзер җырламый бугай?
 
-    Ниндидер чараларга, банкетларга чакырсалар, бара, җырлый, әмма яңа җырлар чыгармый. Минем иҗатны, җиңүләремне күргәч, карьерасын туктатырга булды. Бер мәлне чыгыш ясаганнан соң, минем яныма килде дә: “Булды, җитәр, мин китәмдер” – диде, мин аннан: “Ничек инде?” – дип сорадым, ә ул: “Кара, син нинди уңышлы чыгышлар ясыйсың, халык сине ярата, син булдырасың. Мин инде башка буын, башка проектларым белән шөгыльләнәчәкмен”, – диде дә миңа үзенең шәхси микрофонын тапшырды. Әле үзенең бөтен иҗатын, барлык җырларын да бүләк итте. 
 
-    Синең үз лейблың да бар, аның турында да сөйләп кит әле. Ничек барлыкка килде ул?
 
-    Күп вакытымны әти-әни студиясендә уздыра идем. Шунда әкренләп кенә кызыксына, өйрәнә башладым. Җырлар яздырдым, беренче клиентларым да шул студиядә булды. Аннан соң инде кешеләр күбәя башлагач, үземнең студиямне булдырасым килде. Официаль рәвештә “АкБулат продакшн” лейблын теркәдем, логотипларын уйлап таптым. Вакыт узгач, үземнең командамны җыеп, җырлар гына яздырасы түгел, ә клиплар да төшерәсе, реклама белән дә шөгыльләнәсе килә башлады. Бүгенге көндә үземнең командам бар, алар һәрберсе дә үз эше белән шөгыльләнә, минем репертуарымны өйрәнәләр, чөнки киләчәктә гастрольгә чыгарга дигән теләк бар. 
 
-    Димәк, тиздән АкБулатның гастрольләрен күреп булачак?
 
-    Әйе, тиздән булыр дип өметләнәм. Кечкенә чакта ук үз командамны җыеп, гастрольләргә чыгу хыялы бар иде. Гастрольләрне якын тирәдә урнашкан районнардан башлап җибәрергә исәп. 
 
-    АкБулат, төшеңдә язган җырың турында да сөйлә әле...
 
-    Студиядән төнге икедә өйгә кайттым да, йокларга яттым. Шунда бер сәер төш керә: имештер мин бик зур арбада рельслар буенча барам. Офыкта матур итеп таң ата, ә тирә-юньдә төрле төстәге пальмалар тезелеп киткән. Бер мәлне алга карасам, анда зур кара чокыр, ә минем арбам шул чокырга таба бара. Мин бу рельсларны кулларым белән өзеп атып, арбадан сикереп, пальмалар арасына килеп төштем. Шуннан уянып китеп, тагын йокыга киттем һәм башымда көй уйный башлады, үзеннән-үзе сүзләр языла башлады. Мин тиз генә уянып моны диктофонга яздырдым. Икенче көнгә студиягә килеп, шул җыр өстендә эшли башладым, тиздән чыгачак, тыңларсыз. 
 
-    Яшь, сәләтле җырчының йөрәге бушмы икән?
 
-    Йөрәгем иҗат белән тулган, ә иҗат белән тулган йөрәк ул һәрвакытта гашыйк була (көлә). Ошатып йөргән берничә кыз бар, алар минем алиһәләрем. Мин мәхәббәтне иҗат белән бәйлим, бик күп җырларымны гашыйк булган килеш яздым. Дөресен әйткәндә, йөрәгемне күп тапкыр яралаганнары булды, шуңа күрә дә, бәлки, әлегә яраткан кешем юктыр.
 
-    Ә сиңа нинди кызлар ошый?
 
-    Эчке дөньялары бай булган, акыл ягыннан аксамаган, уртак тел табып була торган заманча кызлар ошый. Бер әйберне төгәл әйтә алам: мин иҗат кешесенә өйләнмәячәкмен. Һәм гомумән, үземә хатын эзләргә җыенмыйм. Берәр көнне башыма “өйләнергә кирәк, вакыт җитте” дигән уй киләчәк тә, янымда нинди кыз була – шуңа өйләнәм дип уйлыйм. 
 
-    Ә кайчан булачак соң ул?
 
-    Белмим, 30 яшьтән узгачтыр...

-    Ни өчен кызлар да, егетләр дә гаилә корырга ашыкмый?
 
-    Көчле ир-атлар азайды, шуңа күрә хатын-кызлар үзләренә күбрәк ышанып, теләгәненә үз көчләре белән ирешә. Гомумән, заманасы шундый дияр идем, хатын-кызлар да, ир-атлар да хәзер бер дәрәҗәдә. “Зәңгәрләр” дә күбәеп китте бит, моның да йогынтысы бардыр, кешеләр акылдан яза, дөнья үзгәрә.
 
-    АкБулат, бүгенге эстрада турында фикерең нинди?
 
-    Бу “басуда” чүп күп, ләкин ул чүп арасында үзешчәннәр бар. Вакыт бөтен чүпне яндырып бетерәчәк, ә үзешчәннәр калачак. 
 
-    Нәрсә турында хыялланасың?
 
-    Үз иҗатым белән шөгыльләнеп, тыңлаучымны үстерергә, сөендерергә хыялланам. Тагын бер бик зур, кечкенәдән килгән хыялым бар, ләкин аны мин сиңа әйтмим. Әлегә сер булсын, тиздән сез аны барыгыз да беләчәксез. 
 
Индира
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 25.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»