поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.09.2022 Мәдәният

Лилия Мәхмүтова: «Тормышта – Хәлил, сәхнәдә Исламия кызы мин»

Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтованы Тинчурин театрында әнисе Исламия Мәхмүтованың дәвамчысы итеп кабул итәләр. Төс-кыяфәт белән дә, туры сүзе белән дә дәвамчы икән шул. Без театр проблемалары, төрле тәҗрибәләр, Мәхмүтовлар мирасы хакында сөйләштек.

– Яңа сезонны нинди хис-кичерешләр белән каршылыйсыз?
 
– Артист һаман өмет белән яши инде ул. Яңа постановкалар, рольләр көтә. Киләсе елга театрга 90 ел тула, әлеге күркәм юбилейны шәп әсәрләр, матур яңалыклар белән каршылыйсы килә.
 
– Элек сезне Хәлил абый кызы дип йөртәләр иде, хәзер Исламия Мәхмүтованың яшь чагы дип карыйлар. Холык белән сез кемгә охшаган? Әти-әни белән чагыштыру үпкәләтмиме?
 
– Тормышта Хәлил кызы дисәләр дә, сәхнәдә гел Исламия кызы дип йөрттеләр. Бу минем өчен зур җаваплылык иде. Әнине бөтен Татарстан гына түгел, Россиядә дә беләләр. Безне чагыштырулары да гаҗәп түгел инде. Төс-кыяфәттә охшашлыклар да бар бит, нишлисең. Әйтик, әнинең «Мәхәббәт чишмәсе» дигән спектакле бар. Соңрак ул анда үзе дә уйнады, мин дә. Шушы спектакльдән соң әнигә: «Исламия, кызың синнән дә уздыра», – дип әйткәннәре булды. Әни, шулаймы, дип сораган була, үзе сөенеченнән балкый иде. Аның горурлануы минем күңелгә дә сары май булып ята. Димәк, бу профессияне юкка гына сайламаганмын.
 
– Профессия дигәннән. Сез бит башта артист булмыйм дигәнсез.
 
– Әйе шул, мин радиофизик булырга тиеш идем. Шушы юнәлештә 4 ел укыдым да әле.  Дүртенче ел киткәч әти-әнигә, мин театр училищесына имтихан биреп карыйм әле, булдыра алмасам, университетта укуымны дәвам итәрмен, дидем. Әни, билгеле, артист һөнәренең бөтен авыр якларын санап китте. Ул чакта әле Тинчурин күчмә театр иде, әни гастрольләрнең 28–30 көн дәвам итүен, балаларга тәрбия һәм игътибар җитмәячәген искәртте. Ярый әле миңа әтиең туры килде, ә синең булачак ирең артист һөнәрен аңлый торган кеше булмаса, дип тә кисәтте. Шөкер, театр мине артист белән кавыштырды. Әти исә әнинең сүзләренә нокта куеп, барсаң бар, әмма бел: бездән бернинди ярдәм һәм синең өчен ялварып барулар булмаячак, диде. Шулай итеп, мәсәл, шигырь, проза әсәре әзерләп, имтихан бирергә киттем. Теләгемә ирештем, Илдар абый Хәйруллин курсына эләктем. Ул мине икенче курска кабул итте. Илдар абый, иртәгә документларыңны алып кил, дигәч, кулыма асыл кош эләккәндәй булды. Театр училищесына укырга керү теләге 17 яшемнән күңелемдә яшәде ләбаса!
 
– Теләк шундый зур булгач, нишләп 4 ел түздегез соң?
 
– Мөгаен, үземә башка өлкәдә дә югалып калмыйм дип расларга теләгәнмендер. Юкса бит, артист баласы артист һөнәрен сайлый инде ул, дияргә яраталар. Раславын расладым, әмма университетта укыганның тормышта кирәге чыкмады. Ник дигәндә, техникага өйдә Ренат (Ренат Шәмсетдинов, Татарстанның атказанган артисты. – Ред.) хуҗа безнең. Бигрәк дә электрикага бәйле эшләрне ул бик яратып башкара.
 
– Кош тоткандай зур хыяллар белән театр дөньясына аяк баскансыз. Акландымы ул хыяллар?
 
– Ел саен спектакль чыгармасам да, мин беркайчан да эшсез йөрмәдем. Баш режиссер Рәшит Заһидуллин алмаса, башка режиссерлар рольле итте, бер дә булмаса, әни үзе спектакль куя иде. Әмма уйналмаган рольләр бик күп калды. Мин актер буларак ачылып бетмәдем. Классик әсәрләрдә уйнарга кызыга идем. Хәер, Рәшит Заһидуллин Пьер Бомаршеның «Фигаро»сын куйгач, мине Разина роленә сайлады. Ул чакта театрда эшләгән Илдус Фәиз, сине Рәшит яңа спектакленә алган дигәч, башта ышанмадым. Нинди рольгә, дим. Разина, ди. Олы яшьтәге хатынны уйнарга кирәк була икән, дип уйлап куйдым. Рәшит алай куймады аны. Кызганыч, бу спектакльдә ике тапкыр гына уйнап калдым. Ник дигәндә, бәби көтә идем. И, кызгандым шушы спектакльне. Артист классик әсәрләрдә уйнаганда гына үсә, камилләшә ала.
 
– Актер – режиссерга бәйле һөнәр. Ә сез кайсы режиссерга «бәйле»? Сезне ачкан режиссер дип кемне атыйсыз?
 
– Конкрет бер генә кешене атап булмый. Хәтта әни дә мезансценалар куймады. Ул характерны ачып бирә, артист исә үзе «ит кундыра». Мин кемдә генә эшләсәм дә, образларыма үзем «ит кундырдым». Режиссер скелетын ясый, калганы чынлыкта актер эше инде аның. Гәрчә гәүдә борылышларына кадәр куеп биргән рольләр дә була. Миңа андый рольләрдә уйнарга туры килмәде.

– Соңгы берничә елда Тинчурин театры үзгәрә. Монда берничә режиссер эшләп карады, спектакль-тәҗрибәләр куелды. Бу Исламия Мәхмүтовалар чорына нокта куелды, яңа чор башланды дигән сүз дә. Сез элекке чорны нинди хисләр белән озатасыз, яңасын ничек каршы аласыз?
 
– Сагыш белән озаттык, сагынып искә алабыз. Миңа калса, ул чор Тинчуринның күтәрелеш чоры иде. «Итил суы ака торур» (Нурихан Фәттах), «Кураж ана һәм аның балалары» (Бертольд Брехт), «Сүнгән йолдызлар» (Кәрим Тинчурин) кебек тирән әсәрләр вакыты иде ул. Хәзер ул дәрәҗәдәге пьесалар да язылмый, куелыш та тирәнлектән шоу ягына авыша сыман.
 
– Театрның киләчәге өметлеме?
 
– Өметле дип ышанасы килә. Өметсез – шайтан, диләр бит.
 
– Театрга тәҗрибәләр кирәкме?
 
– Әгәр нигезле булса, әлбәттә, кирәк. Әйтик, менә бездә «Башмагым» спектакле классик стильдә дә, джаз стилендә дә куелды. Мин аның ике вариантын да кабул иттем. «Назлы кияү» дә төрлечә куелды. Икесен дә тамашачы яратты. Ә инде нигезе булмаган өтек-төтек тәҗрибә икән, анысы театрны алга җибәрә дип уйламыйм. Нинди генә тәҗрибә булса да, аның умырткасы булырга тиеш. Умырткасы булган тәҗрибә тора-бара тулы канлы спектакльгә әйләнә ала. Мәсәлән, лабораториядә «Кияү урлау» белән катнаштык, ахыр чиктә ул кызыклы спектакльгә әйләнде. Резедә Гарипованың «Карурман»ы ахыр чиктә спектакльгә әйләнде. Чөнки фикере бар, тамашачы аннан нәрсәдер алып китә.
 
Яшәү катлауланган саен тамашачы классик әсәрләргә күбрәк тартыла. Мөгаен, анда мәңгелек сорауларга җавап булгангадыр. Ә заманча спектакльләр күбрәк ярсытуга корылган. Нәрсә булды соң әле бу, башым авыртып чыкты, ди икән, ул андый нәрсәгә башка бармый инде. Кеше барыбер театрга энергия алырга килә.
 
Театрга тәҗрибәләр репертуарда тотып торырдай спектакльләр булганда килешә.  Ул чакта, мәсәлән, фестивальдә йөрерлек тәҗрибә-спектакль куярга мөмкин. Ә инде репертуарың элекке спектакльләрдән торса, аларны алмаштырырдай яңалары тумаса, тәҗрибәләргә иртәрәк әле. Аның өчен аякка ныклап басарга кирәк.
 
– Беренче ролегез «Резедәкәй» спектаклендә Резедәме әле?
 
– Юк шул, күпләр шулай ялгыша. Минем беренче ролем Илдар Юзеевның «Минем әти мировой» дигән спектакльдә иде. Аны укытучым Илдар Хәйруллин куйды. Без анда курсташым Илсөяр Сафиуллина белән апа-сеңелне уйнадык. Мин – Рево, ул Люция булды. Рево – шук, кызу канлы, кыскасы сеңлем Ләйсән характерындагы кыз. Тормышта өлгесе булгач, аны уйнау читен булмады. Гәрчә үземдә андый холык булмаса да.
 
– Сезгә бит лирик рольләр күбрәк килешә…
 
– Илдар Хәйруллин да шулай әйтә иде. Әмма тора-бара үзе дә шундыйрак рольләр биреп карады. Ул гына түгел, «Хуҗа Насретдин»да – Гөлбану, «Мәхәббәт чишмәсе»ндә Зәмзәмиям бер дә төшеп калган хатыннардан түгел, чаялар, шуклар. Артист һөнәре үзеңне төрле яктан сынап карау белән кызыклы бит инде ул.
 
– Ләйсән белән сез театрда – Мәхмүтовлар династиясен дәвам итүчеләр. Ә сезнең балаларыгыз нишләптер башка өлкәне сайлаган.
 
– Баламның артист булуын мин үзем теләмәдем. Гәрчә Ришатның теләге дә, таланты да булса да. Ул музыка мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлады, төрле конкурсларда җиңде. Алга таба театр училищесында укырга теләде. Шунда артистның нинди бәйле һөнәр булуын аңлатырга туры килде. Режиссер күзенә күркәм булып күренмәсәң, ролең булмаячак бит. Ир кешегә эшсезлек икеләтә авыр ул. Аңа андый язмыш теләмәдем. Ул төп эшеннән кала мультфильмнар тавышландыра. Күңел эше дип йөри анысын. Белгечлеге буенча программист.
 
– Театрда Мәхмүтовлар рухы яшиме әле?
 
– Белмим…

– Музейда әти-әниегез почмагы бар, мәсәлән. Исламия апаның грим бүлмәсе якты истәлекләрне саклыйдыр.
 
– Әни бүлмәсендә матур почмак булдырасы килгән иде. Анда Хәлил  Мәхмүтов, Наил Шәйхетдиновларның  һәм вакытсыз киткән башка актерларның ядкәрләрен дә урнаштырып булыр иде. Аларның һәрберсенең  шәхси әйберләре җитәрлек, бай булыр иде. Әмма барып чыкмады.
 
– Хәзер ул бүлмәдә кемнәр урнашкан?
 
– Режиссер ярдәмчеләре. Әни соңгы көннәрендә, Ләлә Миңнуллина белән Зөләйха Хәкимҗанова керсен минем бүлмәгә, дип әйтеп калдырган иде. Ләкин… Хәер, без булдыра алганча, әти белән әнинең мирасын саклап, аларның эшләрен булдыра алганча халыкка җиткерергә тырышып яшибез. Әти белән әнигә соңгы бүләгебез – икесенә бергә куелган кабер ташы булды. Аны сеңлем белән бергәләп үз акчабызга ясаттык. Аларның хезмәте онытылмасын иде инде. Исламия Мәхмүтова стационар театрда 30 елдан артык эшләде, режиссер буларак 10 спектакль чыгарды, күпме әсәрне тәрҗемә итте. Театрда нинди өлкәдә кытлык, шуңа җиң сызганып тотына иде ул. Ләкин дәүләт тарафыннан бу эшләре игътибарсыз калды… Гомуми эш стажы гына да –56 ел. Әти исә сәхнәдә 46 ел эшләде, театр дип янды дисәң дә була. Безнең нәсел-нәсәпнең театрда гомуми эш стажы 172 елны тәшкил итә.
 
– Гадәттә юбилейда үткәннәргә карап шөкер итәләр, алга план-максатлар билгелиләр? Сез нинди уй-ниятләр белән яшисез?
 
– Бу болгавыр вакытта планнар төзеп яшәп буламы икән? Элек мин дә ярты елга, бер елга план төзи идем. Әти спектакль вакытында инсульт алгач, тормышка карашым үзгәрде. Мин хәзер бүгенге көн белән яшим. Иртән исән-сау уянып, үз аякларымда эшкә чыгып китә алам икән, шуннан да зуррак нәрсә юк. Әти безгә әнә шундый сабак бирде. Әни, исән чакта, иртәгә нишлибез, дип сорарга ярата иде. Иртән торыйк әле, дип җавап бирә идем. Хәзер шул ук сорауны Ренат бирә, аңа да шул ук җавап. Ә иртән, исән-сау булсак, без икебез дә бик тиз җыенучан. Башыбызга берәр уй килсә, аны ялт итеп эшләп тә куябыз. Театрны, аның тамашачысын яратабыз. Еш кына, без бит сезнең спектакльләрне карап үстек, диләр, хәзер үзләренең балаларын алып киләләр. Димәк, киләчәккә өмет бар.
 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.09.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»