поиск новостей
  • 04.10 "Сөннәтче бабай", 12+, Г.Кариев театры, 18:00
  • 04.10 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе". Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Кичер мине,әнкәй", 12+, Г.Кариев театры, 18:30
  • 05.10 "Чулпан". Тинчурин театры. 18:30
  • 06.10 "Сәлам, Актәпи!", 6+, Г.Кариев театры, 13:00
  • 06.10 "Шәй-бу,Шай-бу!", 12+, Г.Кариев театры, 18:30
  • 06.10 "Мәхәббәт баскычы". Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 07.10 "Беренче театр". Тинчурин театры. 18:30
  • 08.10 "Бәхетле көнем", 3+, Г.Кариев театры, 13:00
  • 08.10 "Алтынч[ае]ч", 12+, Г.Кариев театры, 18:00
  • 08.10 "Мәдинә". Тинчурин театры. 17:00
  • 09.10 "Өч аршын җир". Тинчурин театры. 17:00
  • 19.10-20.09 Премьера "Ромео һәм Джульетта", 16+, Г.Кариев театры, 18:30
  • 21.10 "Микулай", 12+, Г.Кариев театры, 18:30
  • 22.10 "Мәхәбәт күгәрченнәре", 12+, Г.Кариев, 18:00
  • 23.10 Григорий Лепс. Татнефть Арена. 18:00
  • 23.10 "Тапшырыл...ган хатлар", 12+, Г.Кариев театры, 18:00
  • 30.10 "Кәҗүл читек", 6+, Г.Кариев театры, 13.00
  • 30.10 "Йосыф", 12+, Г.Кариев, 18:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Октябрь
  • Лия Сергеева - журналист
  • Саҗидә Сөләйманова (1926-1980) - язучы
  • Сдаю комнату 18 кв по адресу Амирхана Еники 3. 15000 Все включено. Собственник 89272444182
  • Казанда общагада булмә снимать итәм хозяиннан.89274823084
  • Сахарова урамында бер бүлмәле квартира сдавать итәбез.Барлык уңайлыклар бар,ремонт яңа.89372830069 номерына шалтыратыгыз.
  • Сатыла вибромассажор СЦЭК -Тяньши дан.Бэясе 15000 сум.Телефон -89061225615
  • Ор яна сепаратор .1 сэгатьтэ 100 л сот эшкэртэ,тел -89061225615
  • Сатыла,Казанда бер булмэле фатир ,Ново-Азинская 1 а йортында ,30 кв.м .Бэясе -3570 000 сум . Тел-89061225615
  • Казан шэhэре, Чистай урамында кулланылышта булган , якшы сакланган кухня гарнитуры сатыла. Озынлыгы 3,35м, оске ягы ачык соры , аскы ягы карангы соры( коричневый) тостэ. Вытяжка, варочная панель, эл.духовой шкаф кушып бирелэ. Бэясе 45000₽ Сатулашу урынлы. Тел: 89625536663
  • Сдаю однокомнатную квартиру,с мебелью на долгий срок, порядочной татарской семье без домашних животных.Приволжский район ул.Кул-Гали дом 26.20000+ку.тел:89272406092 Риэлторов прошу не беспокоить.
  • Идел буе районында ике бүлмәле фатир снимать итәм.9017273871
  • Интересует качественные новые конные дуги в количестве 10 штук по сходной цене. 89872079780
Архив
 
23.09.2022 Сәясәт

Татарстанда мобилизация игълан ителү турында хәрби комиссар приказы (ТУЛЫ ТЕКСТ)

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин республика территориясендә өлешчә мобилизация игълан ителү турында приказ чыгарды, дип яза Татар-информ. Әлеге документның тулы тексты түбәндәгедән гыйбарәт:

«Россия Федерациясе Президентының 21 сентябрь, 2022 ел, № 647 Указы нигезендә, 2022 елның 21 сентябре 09 сәгать 00 минуттан Татарстан Республикасы территориясендә өлешчә мобилизация игълан ителде.
 
Боерык бирәм:
 
Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, мобилизацион боерыкларга (мобилизационное предписание) ия булучы яки муниципаль берәмлекләрнең хәрби комиссариатларыннан шәхси повесткалар алучы запастагы барлык офицерларга, прапорщикларга, мичманнарга, сержантларга, старшиналарга, солдатларга һәм матросларга шәхси повесткаларда күрсәтелгән срокта һәм шунда күрсәтелгән пунктларга килергә, ә шәхси повесткалар алмаган очракта – мобилизацион боерыкларда күрсәтелгән срокта һәм шунда күрсәтелгән пунктларга килергә. Татарстан Республикасы территориясендә вакытлыча яшәүче запастагы гражданнарга хәрби учетка куелу урыны буенча хәрби комиссариатка үзләренең кайда булуларын күрсәтергә.
 
Мобилизацион боерыкка ия булмаган һәм муниципаль берәмлекләрнең хәрби комиссариатларыннан повесткалар алмаган запастагы офицерларга, прапорщикларга, мичманнарга, сержантларга, старшиналарга, солдатларга һәм матросларга чыгып китү-кайту тәртибен хәрби учетка куелу урыны буенча хәрби комиссариатларда килештерергә.
 
Бу боерыкның 1 параграфы нигезендә чакырылучы запастагы офицерларның, прапорщикларның, мичманнарның, сержантларның, старшиналарның, солдатларның һәм матросларның, мобилизация буенча килгәндә, мобилизацион боерыкларда һәм шәхси повесткаларда күрсәтелгән документлары һәм шәхси әйберләре булырга тиеш.
 
Оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә, оешмалар җитәкчеләренә, бу боерыкның 1 параграфы нигезендә чакырылучы гражданнарны эштән һәм хезмәттән азат итәргә, алар белән тулысынча исәп-хисап ясарга, аларга хезмәт хакын түләргә һәм, мобилизацион боерыкларда һәм шәхси повесткаларда күрсәтелгән срокта һәм шунда күрсәтелгән пунктларга килүләрен тәэмин итәргә.
 
Оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә, оешмалар җитәкчеләренә, транспорт чараларына ия булучы гражданнарга, аерым боерык нигезендә, төзек автомобильләрен, юл төзелеше транспортын, күтәргечле транспортны һәм башка машиналарны һәм механизмнарны муниципаль берәмлекләрнең хәрби комиссариатлары нарядларында күрсәтелгән срокта һәм шунда күрсәтелгән пунктларга китереп куярга.
 
Мобилизация буенча үзләренә күрсәтелгән срокта һәм күрсәтелгән пунктларга килмәгән Россия Федерациясе гражданнары һәм муниципаль берәмлекләрнең хәрби комиссариатлары нарядлары буенча транспорт чараларын билгеләнгән срокта китереп куймаган, оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә, оешмалар җитәкчеләре, шулай ук транспорт чаралары хуҗалары яки мобилизация буенча гражданнарның үз вакытында килүенә һәм транспорт чараларын китереп куюына комачаулаучылар Россия Федерациясе законы нигезендә җавап бирә.
 
Бу боерыкны, оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә, барлык оешмаларда игълан итәргә һәм аңлатырга», диелгән боерыкта. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.09.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar