поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.09.2022 Хәйрия

«Ул чакларны искә төшерсәм дә, йөрәк елый…»

Балтач районының Салавыч авылында гомер итүче 19 яшьлек Илназ Мәхмүтов турында «Ватаным Татарстан» газетасында берничә тапкыр язма чыккан иде инде. Гөлсинә Хәбибуллина аның язмышы, ничек яшәве, нинди сынаулар аша үтүе турында бәйнә-бәйнә хәбәр итеп торды. Инде менә «ВТ» редакциясе үзенең дуслары белән Илназга хәйрия концерты уздыра.

Исегезгә төшереп китик: Илназ 9 сыйныфны тәмамлап, Казанның энергетика техникумына документларын тапшырып кайтканда юл фаҗигасенә эләгә. Казанга алар әнисе Әлфира белән килә. Язмыштыр инде, Әлфира авылына көнендә кайтып китә, ә Илназ шәһәрдә апаларында кала.
 
– Икенче көнне көтү чираты, аннан соң каенатамның юбилее иде. Шуңа да иремнең сеңлесе, Илназ безнең белән генә кайтсын, диде. Ул чакта күңелгә начар уй киләме? Апасының юлда азапланып йөрмәсеннәр диюе бит инде, – дип искә ала Әлфира. – Мин ул көнне автобуста кайтып киттем. Икенче көнне өй телефоныбыз шалтырый. Авылдашбыз икән. «Төрнәле авылы янында юл һәлакәте булган. Мәхмүтов фамилияле кешеләр икән», – дип әйтеп куйды. Йөрәгем урыныннан кузгалды. Бәргәләндем инде. Күңелем нидер сизенә бит! Ә бераздан теге авылдашыбыз яңадан шалтыратып, сезнекеләр икән бит, диде. Ул чакларны искә төшерсәм дә, йөрәк елый. Әле менә быел гына бераз тынычланып, улымның язмышына риза булдым.
 
Фаҗигадән соң Илназга төне буе операция ясыйлар. Эчәкләре өзелгән була. Хәле катлаулангач, аны Казанга алып китәләр.
 
– Ул чакта ДРКБга эләктек. Арка миенә зыян килеп, анда шеш хасил булган иде. Хәтта арка миендә кечкенә тишек тә бар иде. Аңа да операция ясарга туры килде. Улымның ашаганы кире чыкты. Табиблар да сәбәбен таба алмады. Илназ, ашый алмагач, ябыкты. Ул вакытта елауларым! Балам өчен бик борчылдым. Көнем – көн, төнем төн булмады. Улым әкренләп уңайланганны күргәч кенә күңелгә җылы йөгерде. Баламның исән калуына сөенеп, шөкер иттем. Инде хәзер бу вакытлар артта калды, – дип сөйли Әлфира.
 
Бәла ялгыз гына йөрми. Авариядә җизнәләре һәлак була. Апаларына да бик озак дәваланырга туры килә.
 
– Юл фаҗигасендә каршыга чыккан йөртүче гаепле иде. Гаиләбезгә нинди зур хәсрәт китерде ул. Сеңлем балаларын ялгыз үстерә. Улым әле дә сәламәтләнә алмый. Ул йөртүченең йөзенә карарга йөрәгем җитмәде. Шуңа күрә судларга йөрмәдем дә. Аллаһы Тәгалә үзе белер әле, – ди Әлфира. – Улым әкренләп аягына басарга, тотынып йөрергә өйрәнде. Тезләре дә бөгелә. Аллага шөкер, улымның башы эшли, куллары йөри. Кырымга барып дәвалануның файдасын күрдек. Шуңа да дәвалануны туктатасы килми.
 
Илназ читтән торып икътисадчыга укыган. Киләчәккә матур хыяллары күп аның. Тормыш юлында ныклап атлап барасы, бәхетле гаилә корасы килә. Йөреп китәр өчен тернәкләнү кирәк. Тиздән алар яңадан Кырымга китәләр. Анда дәвалану өчен 500 мең сум акча сорыйлар.
 
Балтач районының Салавыч авылы клубында 2 октябрьдә узасы концертта популяр җырчылар Алсу һәм Азат Фазлыевлар чыгыш ясаячак. Гадәттәгечә алар быел да яңа сезонны изге эш белән башлый. Әлеге концертка килә алмаучылар да Илназга ярдәм кулы суза ала.
 
Әлфира Гомәр кызы Мәхмүтова исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276 6200 4022 4754
 
Ул 8 987-401-38-46 телефоны номерына беркетелгән
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.09.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»