поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.02.2011 Дин

Төньяк Кавказда ислам радикализмы ни өчен колач җәя?

XX гасырның 70 нче еллар ахыры – 80 нче еллар башында мөселман дөньясында ислам экстремизмы һәм фундаментализмының тоткан урынын көчәйтү өчен исламны тулысынча (сәясәтне исламлаштыруга тиң) сәясиләштерелгән караш күз алдында тотылды.

Заманча фәнни әдәбиятта бу проблеманы яктырткан феноменны төрле яклап тикшергән һәм “исламда бум”, “борынгылыкның шартлавы”, “исламның чәчәк атуы” дип бәяләгән бик күп хезмәтләр язылган. Ислам факторының көчәюен, иң беренче чиратта, Шәрык дөньясына үрелеп баруын объектив тискәре реакция дип санарга кирәктер мөгаен.

 

Мөселман көнчыгышында ислам торышының көчәюенә шулай ук берничә объектив факторның да тәэсире булган:

 

1) гомумсәяси характердагы сәбәпләр: гарәп илләренең 1967 елдагы Израил белән булган сугышындагы җиңелүләре; рәсми идеологияләр кризисы; 1979 елдагы Иран революциясе һәм Тәһран режимының ислам революциясе экспорты буенча эчке сәяси эшчәнлеге; Әфган кризисы; Гыйракның Кувейтка бәреп керүе һәм 1989 елдагы Фарсы култыгындагы сугыштан соң гарәп кризисы; Якын һәм Урта Көнчыгыш төбәкләрендәге халыкара мөнәсәбәтләрнең билгеләнгән күләмнән артуы; халыкара ислам институтларының эшчәнлеге; гарәп илләрендәге миграцияләрнең киңәюе. Моннан тыш, озак вакытлар буе Фәләстыйн (Палестина) проблемасы да тискәре тәэсир ясады. 1990 еллар башына кадәр төрле ислам экстремистик төркемнәре барлыкка килсен өчен яхшы шартлар тудырган Ливандагы сугыш ситуациягә аеруча тискәре тәэсир итте.

 

Аеруча мөһим рольне СССР һәм бөтендөнья социалистик системаның җимерелүеннән соң булган геосәяси ситуациядәге үзгәрешләр уйнаган дип санала. Бердәнбер дөньяви «гегемон» буларак АКШ позициясенең көчәюе шулай ук үзенә күрә Европа үрнәкләре калдыкларыннан арыну һәм мөстәкыйль үсеш юлын сайлау булып тора;

 

2) барлык мөселман җәмгыяте сферасында диярлек чагылган һәм көнбатыш җәмгыятен сукырларча ислам җирлегенә күчерү мөмкин түгеллеген күрсәткән мөселман һәм Европа кебек төрле типтагы цивилизация низаглары. Тарихи яктан Якын Көнчыгыш илләренең күпчелеге хәзерге вакытта авыр чор кичерә. Узган унъеллыкның тәҗрибәсе “капиталистик” һәм “социалистик” үсеш юлларының бергә үрелеп бара алмавын, аларның механик күчермәләренең мөмкин түгеллеген күрсәтте. Шушындый стратегик халәттән баш тарту, шулай ук үсеп килүче илләр өчен хас булган социаль-икътисади артта калуны, әйдәп баручы илләргә бәйлелекне җиңүгә омтылыш сәяси җитәкчелек дәрәҗәсендә традицион җәмгыятьнең әхлакый кыйммәтләргә игътибарның адекват булмаган юнәлүенә китерде (К.: Трофимов Д. Л. Исламский фундаментализм в политической жизни Египта / Д. Л. Трофимов. – М., 1991. – С. 3);

 

3) гарәп көнчыгышы илләрендәге заманча социаль-икътисади хәл гомуми үзенчәлекләр аша характерлана: авыл хуҗалыгының зур шәһәргә әйләнүе һәм авыл хуҗалыгындагы күп кенә эшче кулларның буш торуы; авыл халкы хисабына артык тиз зурайган шәһәрләр; шәһәр халкын эш белән тәэмин итеп бетерә алмау, эшсезлек арту; җәмгыятьнең катлауларга аерылуы. Мөселман илләрендәге урбанизациянең ике төрле үзенчәлеге бар. Беренчедән, зур шәһәрләрдә халык саны арту табигый үсеш (туучылар саны) хисабына түгел, ә авыл халкы миграциясе нәтиҗәсендә үсә.

 

Төбәкнең зур шәһәрләрендәге “иске өй рәтләре” дип аталучы өйләр – хәзер гадәти күренеш. Шул ук Каһирәдә 70 нче еллар уртасында 250 меңгә якын кеше “иске өй рәтендә” – зиратта яшәгән. Шәһәрдәге 60 % халыкны авылдан күчеп килүчеләр тәшкил итә, алар Мисыр башкаласының “ярлылар кварталы”н тулыландырып тора (См.: Жданов Н. В., Игнатенко А. А. Ислам на пороге 21-века / Н. В. Жданов, А. А. Игнатенко. – М., 1989. – С. 34);

 

4) гарәп халкының мөстәкыйльлек яулап алганнан соң тиз һәм нәтиҗәле икътисади үсешкә өметләре акланмаудан килеп чыккан гомуми социаль-икътисади гайрәт чигүе ислам факторының көчәюендә мөһим роль уйнады.

 

60 нчы елларда гарәп көнчыгышы лидерларының уңышлы һәм чәчәк атулары турындагы матур лозунглар уңышсыз булып чыкты. Аларны бу уңышсызлыкта гаепләүдән мәгънә юк.

 

Соңгы 30 елдагы төбәктәге гомуми хәл куелган максат һәм идеалларның тормышка ашуында ярдәм итте микән? Үз чиратында, үз “ислам” үсеш юлын, “ислам икътисады”н, ислам дәүләтен эзләүгә китергән бер “модель”дә үз ышанычын акламады;

 

5) дәүләтнең легитимлык (халыкның дәүләт белән килешеп эшләве) проблемасы. Гарәп илләрендәге лидерларга карата ышаныч югалу төбәкнең идарә итү даирәсендә легитимлык кризисы китереп чыгарды. Бу хәл беренче чиратта, гарәп көнчыгышының күп кенә режимнарының икътисади чәчәк ату һәм социаль гаделлек төзи алмавы белән бәйле.

 

Радикаль фундаментализмның, иң беренче чиратта, Чечня белән Дагстанда барлыкка килүен Россиядәге дини вәзгыять үсешенең характерлы үзенчәлеге дип санарга кирәк. Мондый күренеш Төньяк Кавказның башка республикаларында да сизелә. Төбәкнең үзәк һәм көнбатыш өлешләренә килгәндә, анда бары тик талгын исламчылык күзәтелә, бу тенденция дә карачай һәм балкар кебек тугандаш төрки халыкларга хас. Моңа мисал итеп Карачай-Черкасны китерергә мөмкин. Монда ваһһабчылык 1991 елда барлыкка килә. Бу вакытта Кече Карачай районында Ставрополь өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенә каршы килә торган ислам төзелеше барлыкка китерү омтылышлары булды. Учкенен авылындагы мәдрәсә төзелеше буенча мөселманнар җәмгыятенең оештыру комитеты “Ислам-Нюрю” исемле дини-җәмгыяви берләшмәгә алыштырыла.

 

Ислам экстремистларының колачлырак эшчәнлеге М. Биджиев (Биджи-оглы) җитәкләгән “Ислам үсеш партиясе” республика филиалы эшчәнлегенә бәйле рәвештә 1991 елның көзендә билгеләп үтелә. Аның Ставрополь крае мөселманнарының Диния нәзарәтенә бәйсез булган “Карачай Имаматы” дигән яңа Диния үзәге төзү омтылышын “Җәмәгать” ("Джамагъат") җәмгыятьчелегендәге радикал милләтчеләр яклап чыккан. Карачай-Черкас составыннан Карачай Республикасыннан аерып алу өчен көрәш барган вакытка туры килә. 1991 елның 30 ноябрендә Карачай шәһәрендәге Советлар Йортында җыелыш була һәм ул Карачай мөселманнарының I корылтае дип игълан ителә. Бу “съезд”да үзенә Имам дип исем алган М. Биджиев белән бергәлектә эшләячәк Карачай имаматы игълан ителә. Ләкин 1991 елның декабрендә Карачай-Черкас һәм Ставропольнең чираттан тыш мөселманнар съездында Биджиев оештырган чаралар законсыз дип табылганнан соң, ул иң башта Кече Карачай районына күченә, аннан соң 1993 елда Карачай-Черкас республикасын бөтенләй ташлап китә. Шулай ук Биджиев тарафдарлары параллель Диния үзәге төзү эшчәнлеген дәвам итәләр. Карачай-Черкас республикасының Министрлар Советына берничә тапкыр Учкенен авылы мөселманнары төркеме, ИВП әгъзалары төрле исем астындагы (“әл-Исламия”, “Вахит”) дини-яктыртучы җәмгыятьчелек уставын теркәүне сорап мөрәҗәгать иткән. Җәмгыятьне теркәүдән рәсми төстә баш тартулардан соң, алар тарафыннан, соңрак Карачай-Черкас республикасында ваһһабчылык үзәгенә әверелгән, Учкекендәге мәдрәсә бинасы законсыз рәвештә басып алына.

 

Аларның төп юнәлеш урыннары булып Кече Карачай районы, Карачай шәһәре, Карачай районы тора. Моннан тыш, алар эшчәнлеге Усть-Джегутинск, Хәбез һәм кайбер башка районнарда билгеләп үтелә. Ваһһабчылык җәмгыяте 500 ләп кешене берләштерә. Моннан тыш, прозелитизм кебек бүгенге көн ваһһабчылыгына хас характерлы сыйфатларны күрмәмешкә салышырга ярамый: прозелитантлар карашларын алга таба таратуда бер шик тә юк; алай гына да түгел, алар сафына баскан кеше юмарт акчалата пособие алганга күрә, “исламчылар” саны артачак (Ярлыкапов А. А. Этноконфессиональная ситуация в ногайской степи // Известия высших учебных заведений. Северо-Кавказский регион. Общественные науки. – 1998. – № 2. – С. 71).

 

Ваһһабчылык оешмалары Кабарда-Балкарда да бар һәм эшли. Бу хәрәкәтнең вәкилләре Нальчик шәһәрендә, Эльбрус һәм Чегем районнарындагы торак пунктларында теркәлгән. “Совет яшьләре” республика газетасы хәбәр итүенчә, ваһһабчылыкның аеруча якты чагылышы Эльбрус районында сизелә. Илледән артык кеше аның йогынтысында була, бу авыр социаль-икътисади вәзгыятькә, яшәешнең артка тәгәрәвенә, эшсезлеккә, җәмгыятьтәге җинаятьчелеккә, дәүләт җитәкчелегенең хәлсезләнүенә китерә. Газета ассызыклаганча, “ваһһабчылык тәэсиренә төрле проблемалары, закон белән кыенлыклары булган кешеләр бирелә”. Кабарда-Балкар республикасы Президенты В. Коковның “Чечня үрнәге һәм Дагстандагы вакыйгалар безне нәрсәгә дә булса өйрәтергә тиеш, һәм үз халкының кадерен белгән һәр кеше ваһһабчылыкның чынлыкта үлем явызлыгы икәнлеген аңларга тиеш”, – дигән сүзләре китерелә (К.: Советская молодежь. – 1999. – 16 нояб ).

 

Карачай-Черкас һәм Кабарда-Балкар республикалары үрнәгендә ваһһабчылык идеологиясенең тарафдарлары тугандаш төрки халыклар – карачай һәм балкарлар булуы күренә. Моны Сталин репрессияләре йогынтысында барлыкка килгән кимсенү һәм реабилитация нәтиҗәләре белән канәгать булмаудан чыгып аңлатырга мөмкин. Дагстан һәм Чечня белән чагыштырганда, биредәге ислам радикализмы идеологик пропаганда кысаларыннан чыкмаган, тулысынча диярлек “талгын” төргә керә, шулай да массакүләм мәгълүмат чараларында җирле “ваһһабчылар”ның берникадәр Чечня һәм Дагстан вакыйгаларында катнашулары турында аерым фактлар бар.

 

Шулай итеп, черкас халкы арасында ислам радикализмы аз үсеш алган дип фараз кылырга мөмкин. Күрәсең, монда, чагыштырмача соң булса да, ислам адыгейларның җәмгыяви һәм гаиләдәге тормышының күп өлешен үзгәртте, кырыс кагыйдәләрне йомшартты, нигездә мәҗүсилекне бетерде, ләкин адыгейлардан үтә ортодоксаль мөселман ясамавы мөһим роль уйнады. Милли үз-үзеңне тотыш кагыйдәләре (Адыгэ хабзэ) кысрыкланып чыгарылмады. Билгеле, моның сәбәбе – адыгейларның традицион кыйммәтләре мохите һәм аларның мөселман кыйммәтләре белән туры килүе. Традицион адыгей җәмәгатьчелеге тарафыннан эшләп чыгарылганнарның күбесе мәдәнияттә үз урынын алган, көндәлек тормышка кереп киткән, еш кына көндәлек тормышта ислам белән ассоцияцияләнә. Моннан тыш, адыгей мөселманнары сөнни исламдагы иң тыныч юлда – хәнәфилек ягында торалар. Ул баштагы исламга хас булган сабырлык, Коръән кагыйдәләрен иҗади шәрехләү һәм җирле йолаларны хөрмәт итү белән аерылып тора. “Исламчылар” Коръән сүрәләрен сүзгә-сүз кабул итәләр һәм башка диндәгеләргә генә түгел, ә үз тарафдарларына карата да чиктән тыш түземсезлек күрсәтәләр. Мондый концепцияләр адыгей халыкларында хупланмый.

 

Шулай итеп, өйрәнелгән материал Көньяк Кавказда исламның “чәчәк атуы”, аның барлыкка килүе һәм үсеше кебек үк, географик яктан тигез үсеш алмаганлыгын, һәм аның чагылышы мөселман территорияләренең конкрет үзенчәлекләренә бәйле булуын күрсәтә.

 

Барлык Төньяк Кавказ төбәкләреннән бары тик Дагстан һәм Чечнядагы экстремизм гына җәмәгатьчелектә мөһим урын тота. Монда мәдәни-тарихи, шулай ук социаль-сәяси факторлар роль уйнады. Тарихи яктан нәкъ менә Дагстан Төньяк Кавказда ислам дине традицияләрен таратучы учак һәм төп төбәк үзәге булып торды. Төбәкнең көнбатышына якыная барган саен, Төньяк Кавказдагы исламчылык дәрәҗәсе кими бара.

 

XIX гасырда имам Шамилнең дини-сәяси хәрәкәте Дагстан һәм Чечняда колач җәя һәм әлеге республика халыкларының милли үзаңы формалашу өчен куәтле фактор булып тора. Нәкъ менә Дагстан һәм Чечня тирәнрәк социаль-икътисади, сәяси һәм этникара кризис зонасы һәм шул ук вакытта 1994–1996 елда Чечняда булган вакыйгаларның куәтле катализаторы булып тора. Ниһаять, Төньяк Кавказда үзләренең геосәяси һәм геоэкономик мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен, Чечня һәм Дагстанда ислам факторын кулланып, эчке көчләрнең тәэсире барлыкка килә. Шулай да Чечняга чит ил тәэсиренең үтеп керүенә сугыш аркасында барлыкка килгән хәл тәэсир итсә, Дагстанга – җирле көчләре белән канәгатьләндереп булмый торган дини яктыртуга булган зур ихтыяҗ тәэсир иткән.

 

Соңгы елларда булган вакыйгалар Чечня һәм Дагстандагы заманча ислам радикализмы тәҗрибәсенең “ваһһабчылык” формасында чыгыш ясаучы ислам кысаларында үсүен күрсәтә. Ике республикада да идарә итүнең шәригать формасын кабул итү һәм “кеше иреге уйлап чыгарган” дөнья законнарын танымау өчен сугыш бара.

 

Төньяк Кавказдагы ислам оешмаларының формалары хакында сүз барганда, “чиста” ислам һәм, башта Дагстан, аннары Чечнядагы традицион тарикатизм тарафдарлары арасында исламара низаг булуына игътибар итми булмый.

 

Дагстан һәм Чечня боевикларын радикаль ваһһабчылар дип атау урынлы, аларны “маргиналь” һәм “экстремист” исламчылар рәтенә дә кертергә була. Күп кенә Кавказ аналитиклары: “Бу идеология гадәттән тыш полиэтник, ярлы һәм христиан дәүләте составында нык таушалган мөселман төбәге Төньяк Кавказда тарала алган”, – дип раслый(К..: Арухов З.С. Экстремизм в современном исламе / З. С. Арухов. – Махачкала, 1999).

 

Алда язылганнардан Төньяк Кавказдагы низагның дини характер гына йөртмәве, чын исламнан ерак булган, конкрет сәяси төркемнәрнең милли һәм сепаратик омтылышы икәнлеге аңлашыла. Моңа берникадәр дәрәҗәдә халыкның дини наданлыгы, ә кайвакытта ислам сүзе астында ачыктан-ачык экстремистик карашларны пропагандалаучы культка хезмәт итүчеләр сәбәпче.


Нияз САБИРҖАНОВ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»