|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2022 Хәвеф-хәтәр
Торбага төшкән сабыйны Уфага алып киткәннәрБашкортстанда Күгәрчен районының Беренче Төпчән авылында 19 сентябрь кичендә 1,6 яшьлек баланың бәхетсез очракка таруын язган идек. Ул куллары өскә карап торган килеш торбага төшеп киткән иде. Торба диаметры – 30 см, тирәнлеге – 6 метр. Сабыйны коткару өчен җитди коткару операциясе җәелдерделәр. Тәүдә кран ярдәмендә торбаны йорт түбәсе аша алып, соңыннан аны кискәннәр. Кискән вакытта тимер кызмасын өчен даими су сибеп торганнар. Нәтиҗәдә ике сәгать үткәч диярлек баланы чыгара алганнар. Баланы торбадан алу белән Морак район үзәк дәваханәсенең реанимация бүлегенә алып киткәннәр.
“Морак дәваханәсе белгечләренең тырышлыгы белән нәни пациентның хәлен тотрыкландырганнар. Кичә, 20 сентябрьдә, баланы санавиация реанимобиле белән арытаба дәвалау һәм тикшеренүләр үткәрер өчен Республика балалар клиник дәваханәсенә алып килгәннәр”, – диләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Фото:БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|