поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.09.2022 Киңәш-табыш

Студентлар нинди ташламаларга өмет итә ала?

Быел ил күләмендә югары уку йортларына беренче курска миллионнан артык кеше укырга керде. Көллиятләргә – 1,2 миллион чамасы. Студент исемен йөртүчеләр дәүләттән нинди ташламаларга өмет итә ала?

Кемнәргә кагыла? Урта һөнәри һәм югары уку йортларында белем алучыларга ташламалар каралган. Әмма монда да искәрмә бар. Ташламалардан файдалану өчен студент беренче тапкыр уку йортына керергә һәм бары тик дәүләт аккредитациясе узган уку йортында белем алырга тиеш. Ә моны Рособрнадзорның рәсми сайтында ачыкларга мөмкин.
 
Ташламаны ничек рәсмиләштерергә? Теләсә кайсы ташламаны алганда очрый торган төп баш бәласе – аларның барлыгын ачыклау. ЕГИССО (Единая государственная информационная система социального обеспечения) дигән система аша яшәгән җирлеккә караган ярдәм чаралары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкин.
 
Күпчелек ташламаларны студентка югары уку йортында ук рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәләр. Шунда ук кирәкле документлар турында да әйтәләр. Профсоюз, деканат, кафедра – уку йортларындагы әнә шушы бүлекләр эшләвен дә онытмаска кирәк студентка. Матди һәм матди булмаган ярдәм турында шуларда эшләгән кешеләрдән дә күбрәк белүче булмас.
 
Өстенлекле хокук. Россиядә көллият һәм институтларга кергәндә өстенлекле хокукка ия булучыларның 13 категориясе билгеләнгән. Бу, әйтик, ятимнәр, сәламәтлеге чикле балалар, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең балалары һәм башкалар. Өстенлекле хокуктан файдалану өчен, теге яки бу категория вәкиле булуны раслаучы документлар кирәк. Билгеле, укырга аның белән генә кереп булмый. Өстенлеккә ия булган абитуриент та имтихан тапшыра.
 
Укырга керешкәнче үк, студент түбән процент ставкасы белән белем алу өчен кредиттан файдаланырга хокуклы. Бу акчаны урта һәм югары белем алуга тотарга мөмкин. Кредит суммасы уку өчен түләү хакына бәйле. Ставка исә 3 процентны тәшкил итә. Укыганда студент процентларны гына түләргә, ә эшли башлагач, кредитның тулы суммасын ябарга хокуклы.
 
Төп ташламалар. Көндезге уку бүлегендә укучылар стипендия, армия хезмәтен кичектереп тору, юл хакына ташламага (анысын һәр төбәк үзе билгели) өмет итә ала. Моннан тыш тимер юл билетларын сатып алганда 50 процентлы ташлама, авиамаршрутлар өчен 23 яшькә кадәр гражданнарга субсидияләр барлыгы билгеле.
 
Читтән торып укучылар исә эш урыны буенча өстәмә түләүле ял алырга хокуклы, алар шулай ук кыска эш атнасына дәгъва итә ала.
 
Уку йортларында, гадәти стипендиядән тыш, социаль стипендия дә бар. Ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар, тулы гаиләдән булмаганнар, физик мөмкинлекләре чикле затлар, I һәм II төркем инвалидлар, радиация йогынтысына дучар булучылар һәм башкалар шушы стипендияне алып укырга хокуклы.
 
Көндезге уку бүлегендә укучы студентларга (әгәр алар теркәлү урыны буенча укымаса) тулай торакта яшәү өчен урын бирелә. Моңа өстәп социаль стипендия алучылар тулай торак өчен айлык түләүдән дә азат ителә. Читтән торып укучылар аттестация вакытында тулай торактагы буш урыннарны били ала.
 
19 яшьтән башлап студентларга бушлай медицина тикшерүе узу мөмкин. 21 яшьтән исә диспансеризациягә язылырга була. Профилактик чараны өч елга бер тапкыр узу мөһим. Күпчелек медицина хезмәтләре бушлай тәкъдим ителә.
 
Уку йортының медицина кабинетларында студентлар бушлай прививка ясатырга, психологик ярдәм алырга мөмкин. Профсоюз билетына ия студентларга исә санаторий, профилакторий һәм ял йортларына ташламалы юлламалар да бирәләр.
 
Укысыннар гына! Эшләүче студентларның шулай ук хокуклары җитәрлек. Алдарак язганча, алар өстәмә ял, кыска эш көне һәм уку урынына кадәр юл хакын компенсацияләүгә өмет итә ала. Өстенлекләр студентның уку төренә дә бәйле.
 
Әйтик, махсус урта белем бирү учреждениеләренең көндезге уку бүлегендәге студентларга аттестация узу өчен 10 көнлек ял бирелергә тиеш. Йомгаклау аттестациясе өчен исә – 2 ай. Бу очракта хезмәт хакы сакланмый.
 
Вуз студентлары 15 көн ял алырга хокуклы. Дәүләт имтиханнарын тапшырган чорда исә бер айлык ял алырга мөмкин. Бу очракларда да эштән акча түләнми.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.09.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»