|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2022 Сәясәт
![]() Владимир Путин: "Сүз кичектергесез адымнар турында барачак"Россия Президенты Владимир Путин Россиядә өлешчә мобилизация кертелү турында игълан итте. Бүген ил башлыгы россиялеләргә мөрәҗәгать итте. «Бүген сезгә – илебезнең барлык гражданнарына, төрле буын, яшь һәм милләт кешеләренә, Бөек Ватаныбыз халкына, барыгызга да – зур тарихи Россия берләштергән барлык кешеләргә, Донецк һәм Луганск халык Республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә яшәүчеләргә мөрәҗәгать итәм. Сүз суверинитетны саклау буенча кирәкле, кичектергесез адымнар турында барачак», – дип мөрәҗәгать итте Путин халыкка. Ул ассызыклаганча, Украинадагы вәзгыять – Көнбатыш эшчәнлеге нәтиҗәсе, аның максаты – илебезне көчсезләндерү, таркату һәм юкка чыгару. Владимир Путин әйтүенчә, Ватаныбызның территориаль бөтенлеге, бәйсезлеге һәм азатлыгы тәэмин ителәчәк һәм моның өчен барлык чаралар кулланылачак.
«Безнең тарихи традициябездә, халкыбыз язмышында – дөнья белән хакимлек итүгә омтылган, Ватаныбызга аны таркату һәм коллыкка төшерү белән янаганнарны туктату бар. Без хәзер дә шуны эшлибез, шулай булачак та. Сезнең ярдәмегезгә ышанам», – диде Россия Президенты.
Фото: РИА Новости/Алексей Дружинин
--- |
Иң күп укылган
|