|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2022 Җәмгыять
Югалган мәче кайткан һәм кыңгырауга басканАмериканың Мастик-Бич авылында гаиләдән качкан мәче бер атна үткәч кайткан һәм ишек кыңгыравына шалтыраткан. Лилли кушаматлы 8 яшьлек мәченең хуҗасы Стефани Уитли гаиләсенең күптән түгел авылга күченүен, шуңа мәченең яңа районны начар белүен сөйли. Шуңа хуҗабикә беренче вакытларда Лиллины өйдә тоткан, яңа яшәгән урынга өйрәнсен өчен тышка чыгармаган. Әмма ирек яраткан песи тышка чыгып качу әмәлен тапкан һәм югалган. “Лилли һәрчак өйгә кайта. Ул бик акыллы песи. Кушаматын ишетү белән йөгереп килә. Аның кайтуына шикләнмәгән идем. Әмма бу юлы бар да башкача булды шул”, – дип искә ала хуҗабикә.
Гаилә Лиллины бер атна эзли. Уитлиның балалары яраткан песиләрен кайчан да булса күрүгә өметләрен өзә башлаган, чөнки моңа кадәр алар инде ике йорт хайванын югалткан булганнар.
Әмма көннәрдән беркөнне кичен өйдә ишек кыңгыравы шалтырый һәм тышкы күзәтү камерасында Уитли Лиллины күрә. “Камера объективында мәчене күрербез дип күз алдына да китермәгән идек”, – ди Уитли.
Хатын Лилли кайтуына чиксез шат булуын сөйли. Уитли мәченең ишек кыңгыравы төймәсенә махсус басуына ышана, чөнки ул аның белән куллана белә.
Фото: Фрипик.ру
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|