поиск новостей
  • 28.09 "Назлы кияү" комедиясе. Тинчурин театры 18:30
  • 28.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 28.09 "Циолковский. Путь к звездам" Кариев театры. 18:30
  • 29.09 "Яратам! Бетте-китте!". Тинчурин театры 18:30
  • 29.09 "Беренче мәхәббәт" спектакле. "Мирный" мәдәният йорты 19:00
  • 29.09 "Город клоуна Пика" Кариев театры.11:00
  • 29.09 "Ася" Кариев театры. 18:30
  • 30.09 Ольга Бузова "Вот она я". Korston Club Hotel (Корстон). 19:00
  • 30.09 "Аферист" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 30.09 "Кошкин дом" Кариев театры.11:00
  • 30.09 "Сновидение принцессы" Кариев театры.18:00
  • 01.10 "Эх, алмагачлары" комедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 03.10 "Мәхәббәт баскычы" спектакле. Тинчурин театры 18:30
  • 04.10 "Мәдинә" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Гомер буе сине көтәм" мелодрамасы. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Балтач районы мәдәният йорты 19:00
  • 06.10 "Аферист" спектакле. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.10 "Яратам! Бетте-китте!" комедиясе. Тинчурин театры. 17:00
  • 08.10 "Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе" трагикомедиясе. Тинчурин театры 17:00
  • 10.10 "Утка очкан күбәләктәй…" романтик драмасы. Тинчурин театры 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Сентябрь
  • Габдулла Сәгыйтов (1909-1943) - актер
  • Әхмәтһади Максуди (1868-1941) - галим
  • Рәшит Зәкиев - журналист
  • Казанда фатир яки гостинка эзлим. До 20000 бар сумма кушылган. Хатын-кыз, 35 яшь, эшлим. 89656185452. Риелтор ярдәменә мохтаҗ түгел.
  • Узем белэн бер булмэле квартирада яшэргэ тэртипле татар кызы эзлим (22яшькэ хэтле) Квартира ТЦ Франт янында урнашкан(Фучика 86). Остановка якында гына. 18+ку 89083491021 только Ватсап!!!
  • Эшли торган "Akai"телевизорны сатыла. 2000 сум. Телефон 89178808466
  • Казанда жир сатып Алам 89274905164
  • Бертуган Касымовлар урамында урнашкан тулай торакта (дом 22/7) 18 кв.м.лы булмэ озак вакытка арендага бирелэ. Барлык унайлыклар да бар. Мэтро якында. Бэясе аена 10000 сум. Тел: 89274406960 Тулырак: https://matbugat.ru/ads/?page=3
  • Нарат куркэсе вареньесы, кара карлыган вареньесы.0,5л-300сум. Казан шэхэре, Азино. Тел:89655968637
  • Репититор по математике 89506676829
  • Информатика фәненнән мәсьәләләр чишәм, лаборатор практик эшләр эшлим. Берәм дәүләт имтиханнарына эзерләнергә булышам. Тел. 89534804492, Әлфия.
  • Яр Чаллы шәһәре Мир Проспекты 39нчы йорт (16 нчы комплекс) буенча урнашкан 3 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Фатирда барлык унайлыклар да бар. Бәясе аена 17 мең сум + коммуналь түләүләр. Риелторларның борчымауларын сорыйбыз. Тел: +7 987 2561909.
  • Казан шэхэре Идел буе РАЙОНЫНДА БР. КАМИМОВЫХ 8 АДРЕСЫ БУЕНЧА ИКЕ БУЛМЭЛЕ ФАТИР САТЫЛА БЭЯСЕ 5800. МЕБЕЛЬЛЭР КАЛА ЯХШЫ РЕМОНТ. МЭКТЭП БАЛАЛАР БАКЧАСЫ ЯНДА ГЫНА. 89276753413
Архив
 
20.09.2022 Ир белән хатын

"Өйләнеп карады инде шәһәр кызына. Алар белән каберләрең якын булмасын"

Август ае туйларга, никахларга иң бай айдыр ул. Бәхеттән балкыган яшь парларны күргәннән соң: «Кайда калды шундый чакларым?» - дип ямансулап та куясың хәтта. Гаиләдә була торган төрле эреле-ваклы мәшәкатьләр беркемгә кагылмавын теләсәң дә... булмый шул, алар бар һәм булачак. Гаеплене эзли башласаң да, очына чыгармын димә.

«Санлап яшәрдәй хатынлы итәсем килә...»
—  Байлыгы да, бернәрсәсе дә кирәкми, Аллага шөкер, үзебезнеке җитәрлек. Әти-әнисе төшеп калганнардан булмаган, уртача гына гаиләдән авыл кызы кирәк иде киленлеккә, берәр димләрдәй танышың юкмы? - дип өметле күзләрен миңа төбәгән Земфира ханымның соравына җавап та биреп өлгермәдем, ул үзенекен дәвам итте. - Өйләнеп карады инде улым бер бай шәһәр кызына. Алар белән каберләрең якын булмасын. Бер сүз әйтергә ярамый, серкәсе су күтәрми, йокы бүлмәсенә кереп бикләнә дә телефоннан әти-әнисенә зарлана. Ярты сәгать тә үтми, тегеләре разборкага килеп җитә. Без кысылсак, зурга китәр дип курка идем. Малай бераз җебегәнрәк, ир була белмәде анысы да, булмаган гаепләре өчен гафу үтенә-үтенә тәмам чүпрәккә әйләнеп бетте.
 
Көн дә «спектакль» куя башлагач, түзмәдем: «Тагын бер зарланып әти-әниеңә шалтыратасың икән, монда эзең дә булмасын», - дидем. Шул сүзләремне генә көткән диярсең, машинасына кием-салымнарын, бер шкаф туфлиларын төяде дә чыгып китте. Аллага шөкер, мин әйтәм, котылдык. Ярты ел эчендә күрсәтмәгән «спектакле» калмады, моңа тагын берәр ел түзсәм, валлаһи, баш өянәгеннән үлеп киткән булыр идем. Дөрес, улым гына ямансулап, миңа бераз үпкәләп йөрде, тик вакыт барысын да дәвалый, онытты бугай инде теге явызны.
— Нигә менә нәкъ авыл кызы кирәк соң? - дим.
— Сүзгә килгән саен чемоданын төяп чыгып китә торганнар кирәк түгел. Ә авыл кызлары аерылып кайтудан куркып, кеше алдында хурлыкка калмыйм дип яши. Дөрес, төрлесе бар хәзер авылда да, әмма юньлеләре бөтенләй үк бетмәгәндер әле. Әнә күршемнең малае авыл кызын алды, рәхәтләнеп яшәп яталар, тавыш-тыннары да чыкмый, тупылдап торган ике бала үстерәләр. Ә безнеке, бала турында сүз кузгатсаң, кара көя иде. Имеш, утызга кадәр баланы юләрләр генә таба. Хәзер яшьләрнең эш бик җайлы икән, аз гына сабыр итү турында уйларына да килми. Менә минем үземнең дә чыгып китәсем килгән чакларым күп булды, ләкин түздем бит, Аллага шөкер, гаиләмне саклап калдым. Улымны кеше танырга өйрәтә алмаганмындыр инде, шуңа күрә үзем исән-сау булганда, аны санлап яшәрдәй хатынлы итәсем, оныклар сөясем килә.
 
Тиешле кандидатура табып бирә алмагач, Земфира ханым: «Быел булмаса, бәлки, икенче елга берәр кыз таба алмассыңмы?» - дигән өметтә минем белән саубуллашты. Алла сакласын, авыртмаган башыма тимер тарак аламмы соң! Икенче килене дә ул дигәнчә булып чыкмаса, гаебеңне гомерең буена да «юып» бетерә алмассың...
 
«Хезмәтчелеккә һәм тәҗрибә туплар өчен генә кирәк идең...»
Татарстанның кечкенә генә бер шәһәрчегендә туып үскән Алсу, Казанда югары белем алганнан соң, туган шәһәренә ашыкты. Аның белгечлеге буенча эш табу Казанда җиңелрәк булса да, уеннан кире кайтмады. Сәбәбе дә юк түгел, чөнки биш ел очрашып йөргән мәхәббәте дә анда яши бит.
 
Шактый вакыт очрашып йөрсәләр дә, егетенең өйләнешү турында авыз да ачмавы, әлбәттә, сәер иде. Әле бер сөйләшкәндә: «Хәзер егетләр гаилә корырга ашыкмый, авырга узмыйча аларны өйләндереп тә булмый, ахры», - дип зарланган да иде. Шуннан бераз вакыт узганнан соң, Алсу шатлыгын уртаклашырга шалтыратты: Мараты, ниһаять, әнисе киңәше буенча, тәкъдим ясаган бит!
 
Шау-шусыз гына мәчеттә никах укытып, кодагыйлар туйны ярты елдан соң үткәрергә сүз куешты. Таманча гына яшәүче зыялылар гаиләсендә туып үскән Алсу шактый зур фирма иясе булган каенатасы кул астында Мараты белән эшли дә башлады. Фирая апа да кызының шундый гаиләгә эләгүенә куанды инде: үзләреннән булмады, хет баласы рәхәттә яшәр!
 
Карап торышка да бар да яхшы, тел тидерерлек нәрсә юк. Үзләренә аерым өч бүлмәле фатир. Дөрес, анда Маратның урын өстендә ятучы әбисе бар барын. Тик аны карауны Алсу бер дә авырыксынмый: ашата, көненә ике тапкыр уколын ясый, асларын җыя, юындыра. Фатирларына ремонт ясап, яңа җиһазлар алганнан соң, ярты ел дигәнең үтеп тә китте. Туй көнен билгеләргә дип Маратның әти-әнисе янына баргач, Алсуның аяк астыннан җир убылгандай булды: әле туйга акча җыярга кирәк икән! Чит илләрдә ял итеп туймаган, яңа гына ике миллионга машина алган каенана белән каенатаның туйга акчалары юк, имеш! Кайтып бер елаганнан соң тынычланып, Марат әйткәнчә, шикарный туй күлмәге, шикарный туй турында хыялланып яшәвен дәвам итә Алсу.
 
Тагын ярты ел була дигәндә Маратның әбисе үлеп китте... һәм әлеге гаилә тарихының азагы җитте. Көтмәгәндә килеп кергән каенанасы Алсуга әйберләрен җыеп, чыгып китәргә куша. Эшнең нидә икәнлеген аңламаган Алсуга: «Син әбине карарга хезмәтчелеккә һәм улыма тәҗрибә туплар өчен генә кирәк идең», - дип салкын гына җавап бирә каенана, Марат исә аңлашып торуны бөтенләй кирәк тапмый.
 
Кеше язмышы белән уйнарга, кемнеңдер йөрәк парәсен шулай мыскыл итәргә беркемнең дә хакы юк. Гомер кыска, тормыш сәхифәсенең битләре дә хаталарны төзәтеп бетерергә җитмәве бар. Шуңа күрә һәркемгә үз тиңен табып, бәхетле булырга язсын.
 
Фото: pxhere.com
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 20.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar
ПосейДОМ