|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2022 Шоу-бизнес
![]() Фирдүс Тямаев: “Чын шагыйрь арабыздан китеп барды...”Бүген популяр татар җырлары авторы Ринат Әсхәт улы Мөслимов вафат булган дип яздык. Бу хакта Айгөл Бариева хәбәр итте. Фирдүс Тямаев белдерүенчә, алар Ринат Мөслимов белән күршеләр булып яшәгән. “Эх, күрше... Бүген минем күршем, чын шагыйрь арабыздан китеп барды. Ринат абыйның дүрт шигыренә җыр яздым. Рәхмәт сиңа, Ринат абый! Миндә төзелеш барганда һәр көнне кереп хәлне белә идең. Һәр көнне үзеңә алып кереп, өстәл әзерләп кунак итә идең. Операция вакытында: “Энем, төзелешне туктатмыйсың”, диеп, акчалар биреп тордың, ярдәм иттең. Соңгы тапкыр Марат Мухинның концертына икәү барып, икәү кайттык. Кайткач, капка төбендә “Ялгыз торна”ны бер генә тапкыр тыңладың да, кереп киттең... Күршем Ринат абый! Рәхмәт сиңа миңа эшләгән яхшылыкларың өчен”, - дип яза Фирдүс Тямаев.
Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|