поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
20.09.2022 Шоу-бизнес

Гөлсирин Абдуллина Азат Абитовны Алия Карачуринага "тәкъдим иткән"

Татар эстрадасының популяр артисты Гөлсирин Абдуллина белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Тамашачыга ни кирәген аңлавы кыен. Халык җырын җырласаң да, заманча җырласаң да тәнкыйтьләргә генә торалар. Яңа программага да нинди җырлар кертергә дип баш ватабыз", - ди Гөлсирин.

-    Азат белән ничек танышып, ничек йөреп киттегез?
 
-    Мин килеп ике ел үткәч, фондка Азат килде. 20 май көнне Рифат Әхмәтович шалтыратты да, “синең белән эшләргә бер егет алдым, Азат Абитов исемле, ишеткәнең бармы?” - диде. “Юк”, - дидем. “Ишетерсең. Әзерлән, хәзер җыр сайларга барабыз, Азат сине кереп алыр”, - диде. Мин тукталышка чыгып бастым. Ак төстәге “ундүртле” машинасы килеп туктады да, ишекне ачып берәү: “Утыр!” – диде. Ул Азат иде. Иң беренче сүзе: “Мин Азат булам. Безнең туган көннәр бер тирәдә икән”, - диде. Чынлап та, без аның белән бер елгы. Минем туган көн – 13 гыйнварда, Азатныкы – 14 гыйнварда. Башта Азатка егеткә караган кебек карамадым. Киресенчә, аны дус кызларга “төрттем”. Ул чакта Алия Карачурина белән бергә яши идек, аңа да “Азатка игътибар ит әле” дип әйтеп карадым. 
 
-    Икәү башкара торган “Әллә нинди язмыш” җырыннан соң да хисләр кабынмадымы?
 
-    Ююк! Без аны Азат белән “Гөлсирингә – өч кияү” концертында башкардык. Анда мин Рәнис Габбазов, Артур Шөгаепов һәм Азат белән дуэт җырладым. Берзаман Азат миңа кич җитүгә смслар яза башлады. Ярты төнгә кадәр языша идек. Менә шулай аралар әкренләп якынайды. 2019 елда өйләнештек. 
 
-    Ваһапов фондыннан киткәннән соң, Азат белән тәүге тапкыр мөстәкыйль рәвештә уртак концерт программасын тәкъдим итәргә җыенасыз.
 
-    Әйе, Аллаһы боерса. Концертларны Башкортстан якларыннан башларга исәп. Әлбәттә, бала белән өйдә дә утырасы килә, әмма сәхнә дә үзенә тарта. Оештыру эшләре белән тулысынча Азат шөгыльләнә. Хәзер инде Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов исеме халыкка азмы-күпме таныш, концертлар оештыруда моның да уңай ягын күрәбез. Гомумән әйткәндә, бүгенге көндә тамашачыга ни кирәген аңлавы кыен. Халык җырын җырласаң да, заманча җырласаң да тәнкыйтьләргә генә торалар. Яңа программага да нинди җырлар кертергә дип баш ватабыз.
 
-    Азат белән Гөлсирин нинди ир белән хатын?
 
-    Без икебез дә кызу, икебез дә әтәч елында туган. Шулай да Азатның холкы авыррак. Артык тиз кыза да, озак суына алмыйча йөри. Ә мин тиз сүреләм, шундук гафу итәм.
 
-    Ләкин ни өчендер сине усал, диләр...
 
-    Туры сүзле булганга. Нәрсәдер ошамый икән, мин дәшми тормыйм, ничек бар, шулай әйтәм. Яхшылык эшләгән саен моны аңламаучылар бар. 
 
-    Икегез дә артист булу гаилә тормышына комачау итмиме?
 
-    Әйе дә, юк та. Бер яктан, тәүлек әйләнәсе гел бергә булу бераз ардырса, икенче яктан, яраткан кешең - гел янәшәңдә. Азат – ныклы терәгем. Мин һәрнәрсәне Азат белән киңәшләшеп эшлим. 
 
-    Гел бергә булгач, арагызда көнләшү юктыр?
 
-    Элегрәк бар иде, чөнки Азатка да гел кызлар яза, миңа да гел егетләр яза иде. Дөрес, хәзер дә язалар. Әмма без бер-беребезгә ышанабыз. Мин өйләнешкәнче үк Азатка әйтеп куйдым: “Кызлар белән шаярып сөйләшеп, “симпатия” күрсәтсәң, ул - минем өчен хыянәт”, - дидем. Хәтта башка кешене ошату да минем өчен хыянәткә тиң.
 
-    Азат белән сезнең турында төрле гайбәтләр булды. Кайсысы аеруча күңелеңә тиде?
 
-    Азат белән Гөлсирин аерылышалар, Гөлсирин баласын төшергән икән дип сөйләделәр. Янәсе продюсер бала табарга рөхсәт итмәгән. Әмма безнең килешүдә бала тапмаска дигән шарт булмады.
 
-    Кызыгызга Сылу исемен кем тәкъдим итте?
 
-    Мин. Бервакыт бер журналист шалтыратып, әби-бабайлар турында сорашкан иде. Бабайның әнисе, ягъни карт әбием Сылубикә булган дидем дә, “карале, нинди матур исем!” диде ул. Шуннан үзем дә уйга калдым, Сылу исеме, чынлап та, аһәңле бит. Азатка әйтеп караган идем, ул да ошатты. Әле ул чакта кыз булачагын да белми идек. Ә менә малайга исем уйламадык, кыз була дип көттек.

-    Әни булгач, Гөлсирин үзгәрдеме?
 
-    Йомшак күңелле мин хәзер. Юктан да күңел тула. Сылу – бөтен тормышымның мәгънәсе, кызым - бәхетем. Азат та балабыз өчен үлеп тора. Ул Сылу өчен дөньяны әйләндерергә әзер.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»