|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2022 Җәмгыять
Бүген «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезонда йомгаклау чарасы узачакБүген 17.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасы янындагы скверда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының быелгы сезонда йомгаклау чарасы узачак. Быелга соңгы мастер-классны «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең балет артистлары Руслан Насыйров, Алсу Гәрәева, Алмаз Тукманов һәм Юлия Габдрахманова алып барачак. Чарага килүчеләр керәшен биюенең төп хәрәкәтләрен өйрәнә алачак. Җәмәгать урыннарында татар телендә уза торган «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты 2021 елда башланып китте. Быелгы җәй дәвамында Казан халкын һәм кунакларын «Чабата», «Ярмәк вагы», «Зәлидә», чечетка, аэробика кебек биюләрнең төп хәрәкәтләре белән таныштырдылар. Быел барлыгы ун мастер-класс үткәрелгән, дип хәбәр итә оештыручылар. |
Иң күп укылган
|