|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2022 Җәмгыять
"Мин бу фатирда ничек яшим?!"Уфада 14 сентябрьдә узган “Управдом” шәһәр форумында башкалада яшәүче Фәридә Гайсина мэр урынбасары өстәленә түшәменнән коелган штукатурка ватыкларын китереп салган. Бу адымга аны Вологодская урамы, 38 адресы буенча капиталь ремонт белән бәйле күпьеллык проблемалар этәргән. “Менә бу ватыклар көнен һәм төнен минем башыма коела. Хәзер сез фатирда ничек яшәвемне күз алдыгызга китерәсезме?” – дип сораган ханым. Апаның бу сүзләреннән соң залда утыручылар аңа кул чапканнар.
Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, бина аяныч хәлдә: стеналарда чатнаган урыннар барлыкка килгән, штукатурка турыдан-туры башка коела. Җитмәсә, түбәдән су ага. “Безнең йортта капремонтны 30 елдан соң гына үткәрергә ниятлиләр, миңа ул вакытта 100 яшь була”, - дигән апа.
Чыганак: prufy.ru
Автор:Таҗиева Руфина
--- |
Иң күп укылган
|