|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2022 Шоу-бизнес
Гүзәл белән Илдар 20 еллык юбилей концертларында тамашачыны шаккатырырга җыена27 ноябрь көнне Мәскәүнең Кремль концертлар залында Гүзәл Уразова һәм Илдар хәкимов “20 ел сәхнәдә" дигән яңа концертлары узачак. Җырчылар моңа кадәр татар эстрадасында күрелмәгән тамаша тәкъдим итәчәк. “Безнең өчен бу сезон зур бәйрәм. Яңа форматка бераз оркестр, бераз Шоу-балет, искиткеч визуализация, ут, яңгыр, 3 этажлы сәхнә, яңа талантлар, көтелмәгән кунаклар булачак. «Без 20 ел эчендә булган иң яхшы әйберләрне әзерләдек”, дип уртаклашкан Гүзәл Уразова үзенең социаль челтәрләрдәге битендә. Мәскәүнең Кремль концертлар залында узачак тамашага әле бер айдан артык вакыт булса да, билетлар санаулы гына калган дияргә була. Билетларны өстәмә комиссиясез түбәндәге сылтама аша алырга мөмкин. Шулай ук билетларны +7(985)200-30-20, +7(915)387-82-45 телефон номерларына шалтыратып та сатып алырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|