|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2022 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда балалар бакчасында янгын чыккан (ФОТО)Бүген Бөгелмә шәһәрендәге бер балалар бакчасында көндезге берләр тирәсендә янгын чыккан. Яшьлек тыкрыгында урнашкан бинада икенче катта тәрәзә рамы яна башлаган. Янгын сүндерүчеләр килгәнче балалар бакчасы хезмәткәрләре утны сүндерә алган, дип яза «Челнинские известия». Балалар бакчасыннан 71 бала эвакуацияләнгән. Зыян күрүчеләр юк.
Янгынның сәбәбен янгын күзәтчелеге тикшерүчеләре ачыклый. Татарстан прокуратурасы мәгълүматлары буенча, янгын вакытында бинада эретеп ябыштыру эшләре башкарылган.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|