поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
19.09.2022 Җәмгыять

“Әниемне шул хәлгә төшермәсәм иде...”

Язучы Марат Кәбиров үзенең сәхифәсендә “Бердәнбер һәм кабатланмас” романы һәм Илсөя Бәдретдинова башкаруындагы “Ана бәете” дигән җырның тарихы турында язган. Бактың исә аларны икесен дә бер герой берләштергән икән.

“Уфада яшәгән чакта “Оскар” студиясенә баргач, шунда эшләгән Илфак Шиһапов миңа хәер сорашып йөрүче бер карчык турында сөйләде. Аның бер улы чит илдә, икенчесе Мәскәүдә, өченчесе Себердә, иң кечесе Казанда икән. Өлкәннәренең бер хәбәре дә юк, ә кечесе алкоголик, хәтта өйдәге нәрсәләрне сатып эчү дәрәҗәсенә җиткән. 
 
Бу мине бик дулкынландырды, шул әбине күреп сөйләшәсем килде һәм без Илфак белән Казанның Восстание урамына киттек. Илфак үз эше белән кайдандыр урап килгәнче мин әбине күзәтеп йөрдем. Ягымлы, нурлы карчык инде ул, сабый бала кебек яклаучысыз үзе… Илфак килгәч, янына барып бераз сөйләшеп тордык… 
 
Күңелдә ниндидер тертрәнү, әйтеп бетергесез әрнү калды. “Үз әниемне шул хәлгә төшермәсәм иде, картайган көнендә кадер-хөрмәттә яшәтә алсам иде,” – дип тә уйладым. Тагын әллә ниләр уйлап бетердем. Бу карчык татарның үзе булып та тоелды. Татарның да бит инде бер өлеше Себердә, бер өлеше чит илләрдә… 
 
Беркадәр вакыттан соң “Бердәнбер һәм кабатланмас” романы барлыкка килде. Ә Илфак Шиһапов “Ана бәете” дигән җыр язды. Аны Илсөя Бәдретдинова башкара. Сез дә тыңлап карагыз әле, – дип, ул җырның үзен дә куйган.
 
Ана бәете 

Зур шәһәрнең ачы җиле, 
Әйләнә дә, тулгана. 
Ике таш йорт почмагында- 
Басып тора бер ана. 

Башын игән, сузган кулын, 
Өстә иске киемнәр. 
Авыр эштән тупасланган 
Учта ята тиеннәр. 
 
Дүрт сабыйга ана да син, 
Ата да булдың узең. 
Алар диеп, гомерең буе, 
Җил-яңгырларга түздең. 
 
Иң олысы себерләрдә, 
Акча эшлим дип киткән, 
Кайта алмый, күптер эше, 
Хат та язмый бик күптән. 
 
Икенчесе Мәскәүләрдә, 
Марҗа килен янында. 
Хәбәр дә юк туйдан бирле, 
Ул бит белми барын да. 
 
Өченчесе чит илләргә, 
Китте заман үзгәргәч. 
Биш ел элек хәбәр салды, 
Син хат язып җибәргәч. 
 
Ялгыз ана бу дөньяда 
Кемнәр белер хәлеңне. 
Иң кечесе илтеп сатты 
Соңгы мамык шәлеңне. 
 
Балаларга мал булсын дип, 
Саттын йортың, нигезең. 
Әй, Ходаем, ник бирмәдең- 
Гомерләрнең тигезен. 
 
Зур шәһәрнең ачы җиле, 
Әйләнә дә, тулгана. 
Бу галәмдә япа-ялгыз... 
Басып тора бер ана...
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 19.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»