|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2022 Криминал
Татарстанда пенсионерларны алдаган аферистларны хөкем итәчәкләрКазанда 27 яшьтән 34 яшькә кадәрге өч чит ил кешесенә суд булачак. Алар мошенниклыкта гаепләнә. Тикшерү фаразлаганча, 2021 елның августында караклар пенсионерларга шалтыратып, туганнарының юл-транспорт һәлакәтендә гаепле булуларын белдергән. Ләкин алар җаваплылыктан котылырга булышырга вәгъдә биргән һәм моның өчен түләргә кирәклеген әйткән. Куркып калган әби-бабайлар акчаны таксиның курьер хезмәте аша биргән. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.
77 яшьтән 97 яшькә кадәрге алты казанлы җинаять корбаны булган. Зыянның гомуми суммасы 2,5 млн сумнан артык. Ир-атлар үз гаебен танымаган. Тикшерү вакытында алар сак астында булачак. Җинаять эше Казанның Идел буе район судына җибәрелгән.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|