|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2022 Мәдәният
Ринат Акберов: "Тракторны куйдым да театрга киттем"Буа театры артисты Ринат Акберов кечкенәдән шук, шаян бала булып үсә. Бу холкы кайчак бераз комачау итеп тә куйгалаган икән. Мәктәпне тәмамлагач, театр юлыннан китә ул. Әмма эшләр планлаштырганча килеп чыкмый. — Балачактан кирәкмәгән җиргә кысылып, ярамаган урыннардан сикереп, кул-аякны сындырып үскән бала мин. Шушы шуклыгым егет булгач та кимемәде, Казанда укудан кудылар хәтта, — дип көлеп искә ала Ринат. — Кайттым да киттем. Буада 83 нче һөнәри училищеда укып, колхоз тракторына утырдым. Соңрак теләгемне барыбер чынга ашырдым: театрга урнаштым, шул юнәлештә укыдым. 2007 елдан алып яраткан эшемдә кайныйм. — Ринат, сине Буа егете дип белә идек. Бик ераклардан икәнсең?
— Үземне һәрвакыт Буа районы Әхмәт авылы егете дип йөртәм. Әни — Күл Черкене, әти Әхмәт авылыннан. Шундый гыйбрәтле, хәзер инде кызыклы хәл: яшь чакларында, бер-берсен яратуларына карамастан, никтер әтинең әнисе аларның өйләнешүенә каршы килә. Әти-әни дә югалып калмый. Әстерханда дуслары була, шунда качып китеп өйләнешәләр. Без шунда туганбыз.
— Әстерханда озак яшәргә туры килдеме?
— Миңа 5 яшь вакытта күченеп кайттык. Күкерт заводы шартлап, апам каты агуланган булган. “Экология бик әйбәт түгел”, — дип, әти-әни кире Әхмәткә кайтырга карар кылган. Алар бүген дә авылда яши, лаеклы ялда. Аллага шөкер, үз көннәрен үзләре күреп, тигез гомер итәләр. Әни элек Казанда ансамбльдә җырлаган. Кияүгә чыккач кына, бу шөгылен туктаткан. Сәхнәгә тартылуым аннан киләдер. Гаиләдә без өч туган: апам күрше авылда гомер итә, абыем бар. Мин төпчек, шуңа бераз иркәрәк тә булганмын.
— Театрга килгәнче, кайларда эшләдең?
— Үсмер вакытта колхозда чөгендер үстердек, XI сыйныфтан комбайнга утырдым. Колхозның өчәр-дүртәр ай акча түләмәгән чагы иде. Аннары абый белән, көтүчеләрне ял иттереп, көтү көтә башладык. Ул чакта сыерлар да күп иде. Менә шунда вакытында бирелгән хезмәт хакының тәмен аңладык. Әнидән эләкте дә әле, акча урлаганнар дип уйлады, көтү көткәнгә ышанмады. 2005 елда Казан театр училищесына укырга кердем. Ул чакта Раил абый Садриев Буа театры бинасын төзетә башлаган иде. Төркем җыеп, безне укырга җибәрүче дә ул булды. Тик мине училищедан кудылар. Авылга кайтып, башта шәхси эшмәкәрдә, аннары колхоз тракторында эшләдем. Театрга дәүләт статусы бирелгәч, ничектер Раил абый белән очрашырга туры килде. “Безгә эшкә килмисеңме?” — диде ул. Тракторны куйдым да театрга киттем.
— Балачак хыялымы бу?
— Сәхнәгә чыгарга ашкынып торган егет түгел идем. Чыгарылыш сыйныфлар чорында, кичәләрдә катнашмас өчен, качып йөрдек. Ул чакта, укытучы кушуы буенча, чиреккә билге куелсын дип кенә сәхнәгә чыга идем (көлә). Шуннан әкренләп ошап китте. Районда уздырылган конкурсларда спектакльләр дә куеп йөрдек. Раил абый безне шуннан күреп җыйды.
— Театрга ияләшүе авыр булмадымы?
— Иң беренче спектакльләрдән “Бәхеткә биш минут кала”ны безгә килеп Тинчурин театры артисты Исламия апа Мәхмүтова үзе куйды. Бергә уйнап та йөрдек әле. Алар безне өйрәтте, этәргеч, ышаныч бирде.
— “ТНВ” каналында куелган “Елмай” юмор проекты, “Тамак” сериалында да сине еш күрә идек. Шуннан соң күбрәк таный башлаганнардыр?
— Халык театрга бик еш йөрми, ә телевизорны гел карыйлар. Раил абый уйлап тапкан проект бу. Чынлап та, “Елмай” безне күбрәк танытты. “Тамак”та ролем дә кызык иде. Гел “ни, ни, ни” дип сөйләшә идем. Урамда күргәндә, шуны искә төшерүчеләр шактый булды. “Теге ни бит әле син”, — дип елмаеп әйткәлиләр иде.
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|