|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2022 Криминал
Казанда яшәүче бер ир элекке хатынын урлаган - халыктан ярдәм сорыйлар
2022 елның 12 апрелендә Казанда яшәүче бер хатын-кызны элекке ире урлап китә. Аны тимер юл янына алып чыккан, көчләргә һәм аннан соң үтерергә тырышкан, дип хәбәр итә Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте. Тикшерү версиясе буенча, шикләнелүче ир элеккеге хатынын Ботаническая һәм Һади Такташ урамнары арасындагы тимер юл янына алып килгән. Билгеле булганча, машинасының номеры Киров өлкәсендә теркәлгән. Шикләнелүче элеккеге хатынын урлаган һәм көч белән автомобиленә утырткан. Кеше-кара күренмәгән урында ул элекке тормыш иптәшен көчләргә тырыша, аннан соң аны үтерергә ниятли.
Шул вакытта тимер юл аша берничә ир-ат үтеп бара, алар һөҗүм итүчегә кычкыра. Шаһитлардан куркып, һөҗүм итүче уяулыгын югалта һәм аның корбаны качып котыла.
Әлеге җинаятьне кылганнан соң, шикләнелүче ир качарга тырыша. Тикшерүчеләр тиз арада һөҗүмченең эзенә төшә. Ир хәзер кулга алынган һәм тикшерү изоляторында утыра. Әмма тикшерүчеләр эшендә кыенлыклар килеп туган. Жинаять эшен судка тапшыру һәм шикләнелүчене колониягә җибәрү өчен әлеге хәлне күргән кешеләрнең 8 (843)229-22-51 телефоны буенча шалтыратуларын сорыйлар.
--- |
Иң күп укылган
|