|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2022 Спорт
![]() "Мин инде берничә көн ниндидер шок хәлендә йөрим, ышанырлык түгел"Биатлончы Эдуард Латыйповның беренче тренеры Марат Шәвәлиев күптән түгел генә яңа Renault Logan Stepway автомобиль хуҗасы булды. Көмеш төсендәге машинаны аңа биатлончы Эдуард Латыйпов бүләк иткән. Олимпия уеннары призеры Эдуард Латыйповның балачагы һәм мәктәп еллары Камышлы авылында уза, әти-әнисе әйтүенчә, ул чаңгы белән кечкенә чагыннан ук кызыксына башлый. Спортчының беренче тренеры Марат Шәвәлиев хатирәләреннән, Эдик бала чагыннан ук хезмәт сөйгән, теләсә нинди һава торышы булуына карамастан, иң гади чаңгысын кыстырып, тренировкага килә торган булган. Олимпия призеры, остазына бик рәхмәтле булып, тренерына машина бүләк итәргә ният иткән. Ә модель һәм марка сайлау хокукын тренер ихтыярына калдырган. Нәтиҗәдә, Марат Шәвәлиев салоннан Renault Logan Stepway машинасына утырып кайткан. Марат әфәнде машина турындагы хәбәрне болай ишеткән:
- Өй эшләре белән шөгыльләнгән чагым иде. Көтмәгәндә-уйламаганда Эдик шалтырата: «Сезнең телефоныгызга хәбәр килергә тиеш иде», - ди. Вакытым тыгыз иде, тиз генә карап алыйм инде, дип телефонга күз салган идем, аптырап калдым. Башта ялгышкан яки буталгандыр, дип уйладым. Соңыннан, ул миңа машина алу өчен акча күчерүе турында әйтте.
Эдуард:
- Беренче тренерым мине чын спортчы итеп тәрбияләү өчен бик күп көч куйды. Мин өч тапкыр Олимпия призеры булдым. Моның өчен тренерларга да бүләкләр каралган. Мин аның хезмәте лаеклы бәяләнгән өчен бик шатмын.
Марат Шәвәлиев сүзләренчә, Эдик дәрәҗәсенә җиткән башка укучылары юк:
- Мондый гамәл бөтенләй дә көтмәгән идем, ул бит миллионлаган акча эшләүче футболчы да, Майк Тайсон кебек акча таратучы да түгел. Әлбәттә, мин күчтәнәчкә бик шатландым. Укучым шундый матур сүзләр әйтте: “Әгәр сез булмасагыз, мин дә булмас идем!” - диде. Мин инде берничә көн ниндидер шок хәлендә йөрим, ышанырлык түгел. Бу машина күптәнге хыялым иде. Мондый хәл бары тик әкияттә генә була.
Эдуард Латыйповның тренерына бүләге бик урынлы булды, чөнки күптән түгел Марат Гали улының машинасы ватылган һәм ул яңа машинага мохтаҗ калган.
Анастасия КОЖИНА.
Айгөл САФИНА тәрҗемәсе.
(“Соваинфо.ру”)
--- |
Иң күп укылган
|