|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2022 Дин
"Ярдәм” мәчете мөгаллиме Фәнис хәзрәт Мингәрәевнең улы туганКүңелле хәбәр. «Ярдәм» мәчете мөгаллиме, күрмәүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев әти булган. Бу хакта "Матбугат.ру"га үз чыганакларыннан билгеле булды. Фәнис хәзрәт һәм аның тормыш иптәшенең уллары туган. Исегезгә төшерәбез, 1988 елда Казанда яшәүче Рәис һәм Гүзәл ханымның олы баласы дөньяга килә. Аңа Фәнис дип исем кушалар. Бик тырыш бала булып чыга ул, тик 6 яшендә күзләре сукырая. Фәнис Казан Ислам көллиятен тәмамлый, аннары “Мөхәммәдия” югары мөселман мәдрәсәсендә белем ала, соңрак читтән торып РИУга укырга керә.
Шул ук вакытта күрмәүче мөселманнарны тернәкләндерү үзәгендә сукырларга компьютер гыйлеме бирергә керешә. Хәзерге вакытта инде ул бу өлкәдә шактый зур тәҗрибә туплаган. Фәнис хәзрәт башта “Сөләйман” мәчетендә эшләде, ә 2013 елдан бирле “Ярдәм” гыйбадәтханәсендә күрмәүчеләргә компьютер гыйлемен өйрәтә.
Фәнис хәзрәт Мингәрәев гаиләсен чын күңелдән котлыйбыз, сабыйга, әти-әнисенә саулык-сәлмәтлектә, бәхет-шатлыкта яшәүләр насыйп булсын, дип телибез.
--- |
Иң күп укылган
|