|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.09.2022 Мәдәният
Кариев театры чираттагы иҗади сәфәрдән кайтты (ВИДЕО)Шушы көннәрдә Кариев театры артистлары Тверь шәһәреннән кайтты. Мондагы тамашачысы «ЭХО БДФ» Халыкара балалар фестивале программасы кысаларында күрсәтелгән «Мио, минем Мио!» спектаклен бик җылы кабул иткән. Спектакльне Тверь татарлары да караган. "Дөнья классикасын үз милли телебездә карый алуга сөенәбез, шундый талантлы яшьләр театрыбыз булуына горурланабыз,"- диде алар. Иҗади сәфәр вакытында театр коллективы бай тарихлы Тверь шәһәренең кызыклы урыннары, танылган шәхесләргә куелган һәйкәлләре, урамнары, яр буе белән хозурланды. Фестиваль программасында тәкъдим ителгән спектакльләр белән дә танышты.
Тверь яшь тамашачы театры сәхнәсеннән фотомизгелләрне әлеге сылтама аша карап була.
--- |
Иң күп укылган
|