поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Күз алдыңа китер. Суда ике ир-ат бата. Берсен син яратасаң, икенчесе – сине ярата. Кайсын коткарачаксың?
    – Туктале, ә нигә ике ир-ат бергә чупылдаша соң әле анда?
Бүген кемнәр туган
  • 15 Июль
  • Надир Дәүләт (1944-2021) - галим
  • Гәрәй Рәхим (1941-2021) - язучы
  • Римма Ибраһимова - җырчы
  • Әгъзам Гобәйдуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Зиннур Мансуров - шагыйрь
  • Әхтәм Зарипов (1935-2024) - актер, режиссер
  • Ринат Рәхмәтуллин - җырчы
  • Мөхәммәт Әблиев (1900-1941) - язучы
  • Раил Сәлахиев - актер
  • Мәгубә Сыртланова (1912-1971) - очучы
  • Сөббух Рәфыйков (1913-1971) - язучы
  • Константин Куранов (1935-2022) - журналист
  • Фәрит Гобәев - фоторәссам
  • Минтимер Минһаҗев - эшмәкәр
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
21.07.2008 Җәмгыять

ФИНАНСЛАР ҖИЛЕ ИСӘ

«Оныгым авылга автобус белән кайткан, хөкүмәт машинасында йөрү күпкә уңайлырак икән ул, ди.» «И-и, шулай булмый, ягулык бәясе көннән-көн арта бит».

Әбиләр кыек атып туры тидергән. АКШның Гарвард һәм Алабама университеты галимнәре фикеренчә, бензин бәясенең чүпрә төсле "кабаруы" аена 1 меңгә якын америкалының гомерен саклап кала икән. Кесәгә ару гына бәрүче кыйммәтле тормыш машина йөртүчеләрне "тәпи­ләргә" мәҗбүр итә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ягулык бәяләренең 10 процентка артуы юл һәлакәтендә бакый дөньяга күчүчеләр санын 2,3 процентка киметкән. Бу исә, ел ахырына "Аи"ларның бәһасе 4 долларга җиткән очракта, 12 мең америкалы исән кала, дигән сүз.

 

Россиядә дә хәлләр хөрти. 7 ай эчендә ягулык бәясе 17,9 процентка артып өлгергән. Superjob.ru тикшеренү үзәге китергән мәгъ­лүматларга караганда, йөр­түчеләрнең 6 проценты инде бүген үк "тимер ат"ларын гараждан чыгармый башлаган. Халыкның дүрт­тән бере: "Бәяләр 30 сумлык чикне узган очракта, үрмәләп тә китәрсең", – дип белдергән. Иң түземле йөртүчеләрне исә (14 процент) җәяү йөри башларга 40 сум торучы ягулык кына мәҗбүр итәчәк икән. Тормышның шул кадәр кыйммәтләнүеннән Алла сакласын...

 

Белгечләр дә хәлләрнең якын арада уңай якка үзгәрәчәгенә ышандырмый. "Ягулыкның киләчәктә күп­ме торасын беркем дә фаразлый алмый, – ди Россия ягулык союзы башкарма директоры Григорий Сергиенко. – Барысы да нефтьнең дөнья базарындагы бәясенә барып тоташа. Алай да "тимер ат"лар "азыгы" кыйммәтләнеп кенә йөртүчеләр алардан баш тартыр дип уйламыйм". Кесә калынлыгы ничә литр ягулыкка җитә бит әле...

---
Ватаным Татарстан
№ 146 | 19.07.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы