поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
16.09.2022 Җәмгыять

11 яшендә әни булып та бәхет тапмады балакай...

2005 елда бөтен илгә гастарбайтер Хәбиб Патахоновтан йөкле булган Мәскәү укучысы Валя Исаева турындагы хәбәр яңгырады. Ул вакытта Таҗикстаннан килгән "Ромео"га - 19, ә аның "Джульетта"сына 10 яшь иде.

Егет башкалага эшләргә килгән, Антонина Зенкина исемле хатынга яшәргә кергән һәм аның кечкенә оныгын "бозган". Валя беренче баласын — кызы Әминәне 11 яшендә тудырды, Русиянең иң яшь анасы булды. Аның "Ромео"сына карата педофилия буенча эш ачканнар иде, әмма җәмәгатьчелек, яшь гашыйкларның гаилә тормышына хокукын яклап, Патахоновны коткарды. Нәтиҗәдә, Хәбибкә шартлы җәза бирелде. Аларның туйлары хәтта телевизордан күрсәтелде.

Ун елдан соң, инде Әмирне дә тудырырга өлгергән Валя өйдән кача: ире даими рәвештә аны кыйнаган. Тик соңыннан Хәбибкә кире кайта һәм Дамир белән Йосыфны тудыра. Хәзер Исаевага - 28 яшь, аның гаиләсендәге дәрт әлегәчә тынмаган: кыз исемен алыштырган һәм ире белән аерылышырга җыена. Июнь аенда Патахонов, хатынын, кызын һәм улларын калдырып, Донбасска китә.
 
Хәзер Мөслимә исеме алган Валя акчасыз калган. Берничә ай элек эштән киткән ул. "Ирем мине тәэмин итәргә вәгъдә бирде, балалар, хуҗалык белән шөгыльләнергә тәкъдим итте", - ди ул.
 
Махсус операциягә киткәндә, Хәбиб аңа карточкасын калдырган. Әмма, хатын әйтүенчә, ул картадан акча салдыра алмый. "Моның турында иремә әйткәч, ул махсус шулай эшләвен әйтте. Миңа эш табарга кушты", - ди Мөслимә.
 
Гаиләнең өлкән кызлары Әминәгә мәктәпне ташларга туры килгән: кыз 11нче сыйныфка барырга тиеш була, ләкин әнисенә энеләрен карашырга туры килә, дип яза kp.ru. Валя үзе хәзер актив рәвештә эш эзли, әңгәмәләргә йөри. Ә мәктәп кирәк-яраклары һәм балалар өчен кием-салымга акча бөтенләй юк. Хатын ирен кичерергә җыенмый: "Без моны уздык", - ди ул.
 
Ни өчен исемеңне үзгәртең, дигән сорауга Мөслимә "җанны тынычландыру өчен" дип җавап бирә. 28 ел йөрткән "Валя " исеме арыткан аны. Исаева исемен алыштыру тормышта да уңай үзгәрешләргә китерер, дип уйлый.
 
Фото: www.freepik.com
Автор: Гөлия Мөгаллимова
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 16.09.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»