поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.02.2011 Мәгариф

Ике башлы таяк

Редакциягә, республикабызның Нурлат районында 2011 елда 170кә якын укытучыны эшеннән кыскартачаклар икән, дигән сүзләр язылган аноним хат килеп төшкәч, аптырап калдым. Инде хәзер кыскартуларны план буенча башкаралармы икәнни? ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән элемтәгә кереп, кадрлар бүлегендә үземне кызыксындырган сорауларга җавап табарга булдым.

Мәктәп ишекләренә йозак эленә

 

Нурлат районы турында шундый сүз йөри икән, димәк, республикабызның башка районнары да бу проблемадан читтә калмас. «Кыскартулар кайчанга, кайда һәм нинди таләпләрдән чыгып планлаштырылган?» дигән соравыма миңа: «Менә шундый-шундый мәктәпләрне кыскартырга кирәк дигән сүз юк, аның өчен махсус планнар да төзелми. Бу эш алай эшләнсә, Россия Федерациясендә кабул ителгән махсус нормативларга буйсынмау булыр иде», – дип җавап кайтардылар.

 

Ә менә әгәр мәктәп махсус кабул ителгән нормативларга туры килми икән, бу очракта аны тоту таләпләргә каршы килү була. Өч укучыны бер укытучы укыту акчаны юкка әрәм итү кебек килеп чыга, имеш. Монда үзеннән-үзе мәктәпнең язмышы кыл өстендә кала дигән сүз. Кабул ителгән нормативлар буенча, бер укытучыга авыл җирендә барлыгы унбер, ә шәһәрдә унҗиде укучы туры килергә тиеш. Шул очракта гына мәктәпнең яшәргә тулы хокукы бар. Ни кызганыч, республикабызның күп кенә авыл мәктәпләрендә хәл аеруча катлаулы. Авыл мәктәпләрендә укучылар саны җитми. Эш булмагач, яшьләрнең күбесе шәһәргә китеп төпләнә, яңа гаиләләр төзелми. Мәктәп бусагасын атлап керүчеләр дә елдан-ел кими. Әле бүген төптән үк аңлашылмаса да, хәлләр, чыннан да, шәптән түгел, авылларыбыздагы мәктәпләр юкка чыга бит, җәмәгать. Димәк, татар мәктәпләре бетеп бара дигән сүз. Шәһәрдәге мәктәпләребез, нигездә, русча сөйли-көйли дигәндәй. Чын-чынлап татар гимназиясе дип атарлык белем йортлары миллионер шәһәр Казанда бармак белән генә санарлык. Ә менә авылларыбызда милли рухыбыз саклана иде әле. Әмма, ни кызганыч, бүген аларның да күбесенең ишегенә йозак салына.

 

Укытучы шәхси эшмәкәргә әйләнә?..

 

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында миңа районнарда укытучыларны кыскарту мәсьәләсендә төгәл генә җавап бирмәделәр. Күпме мәктәп ябыла, ничәсе кыскара икәнлеген һәр район үзе хәл итә икәнлеген белгәч, мин Нурлат районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Габделгазиз Миңнеәхмәт улы Юнысовка мөрәҗәгать иттем. Җитәкче, районнан килгән хат хакында ишеткәч, аптырап калмады.

 

– Кыскартулар, чыннан да, көтелә. Кыскартылачак укытучыларыбызның 81е пенсия яшендәгеләр. Бу шактый зур сан. Кыскартулар юктан гына барлыкка килми. Бюджет акчаларын нәтиҗәлерәк куллану өчен Россия күләмендә шундый программа кабул ителде. Ягъни бик аз бала укыган мәктәпләрне тоту бюджет акчаларын әрәм итү генә булып чыга. Аннары балаларның да бит өч-дүрт укучысы булган мәктәптә укыйсы килми. Бала ул коллективта тәрбияләнеп үсәргә тиеш. Укучыларны бер яктан укытучылар тәрбияләсә, икенче яктан аларның бер-берсен тәрбияләүләрен дә онытмаска кирәк.

 

– Укытучылар кыскара дигән сүз ул бит инде мәктәпләр ябылуын аңлата?

 

– Әйе, менә безгә Нурлатның 5 нче урта мәктәбен ябарга туры килде. Анда барлыгы 51 бала укый иде. Ике балалы сыйныфлары күп булган мәктәпләрне ябабыз инде, нишлисең. Әле күптән түгел икенче мәктәпкә йөреп укый башлаган укучылар белән очрашып кайттым. Алар яңа мәктәптә бик теләп укыйлар, монда күңелле, диләр.

 

– Кыскартулар, ябылулар башланганчы, ничә мәктәбегез бар иде?

 

– Нурлат районында барлыгы 58 мәктәп бар иде, бүгенге көнгә 48 мәктәп. Нигездә, 1-2 балалы башлангыч мәктәпләр ябылды. Менә Биккол авылында урта мәктәп сигезьеллыкка әйләнде. Башта авыл халкы бу хәлгә бик каршы булды. Әмма бу авылдан Фома авылына йөреп укый торган укучылар бик канәгать. Фома мәктәбендә өч укучыга бер компьютер туры килә, өч интерактив такта бар. Анда балалар, заманадан артта калмыйча, тиешле белем алалар.

 

– Димәк, безгә килеп ирешкән хәбәрләр, чыннан да, дөрес булып чыга. Кызганыч, бу хәбәрләргә ышанасы килмәгән иде. Ә менә ябылган мәктәпләрдәге укытучылар кая китә инде. Алар бит гомер буе мәктәптә эшләгән?

 

– Кыскартуга эләккән укытучыларның киләчәк язмышын кайгыртабыз. Алар берсе дә эшсез калырга тиеш түгел. Бүгенге көндә Мәгариф һәм фән министрлыгы эшсез калган укытучыларга һөнәрләрен үзгәртү өчен бушка махсус курслар оештыра. Бүгенге көндә авылларда авыл Советларында, почталарда, мәдәният йортларында югары белеме булмаган кадрлар эшли. Менә шулар урынына югары белемле укытучыларны куярга кирәк дип саныйбыз. Күп укытучыларыбызга, үзләренең бизнес-планнарын төзеп, шәхси эшмәкәрлек юлына кереп китәргә ярдәм итәчәкбез.

 

Бу сөйләшүдән соң уйга калдым. Эш чыннан да бик зурга киткән икән бит. Әнә Лениногорск районында барлыгы 13 кенә урта мәктәп калачак, Актанышта да укытучыларны күпләп кыскартачаклар икән. Әле андый көннәргә бик ерак дия-дия, бу проблеманың безгә бик якын килүен сизми дә калганбыз.

 

Әйе, бер яктан караганда, бу – заман таләбе. Өч-дүрт бала өчен генә мәктәп тоту, чыннан да, акчаларны җилгә очыру кебегрәк күренергә мөмкин. Әмма шул өч бала үз авылында укып үссә, бәлки шул авылда калыр, авылның киләчәге булыр иде. Ә болай аларны бала вакытларыннан ук туган җирдән читләштерәбез дигән сүз. Көн саен зур автобуска төялеп, күрше авылга йөреп уку баланың укуына да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Аннан соң берничә дистә елдан авылларыбыз яңа сулыш алыр да укучылар саны бик күпкә артып, мәктәпләрнең җитми башлавы ихтимал бит әле! Әнә балалар бакчалары белән нинди хәл килеп чыкты. Заманында ишекләренә йозак эленгән йә булмаса байларга сатып җибәрелгән балалар бакчалары биналарын кайтару өчен хәзер күпме көч түгәргә кирәк. Безнең халыкта, таяк – ике башлы, диләр. Хәзер кирәксез бит болар дип, мәктәпләребезне ябарга ашыкмаска иде. Юкса татар авылларын саклап килгән, зур тарихы булган мәктәпләребезне соңыннан кире кайтару, ай-һай, авыр булыр.


Айсылу ИМАМИЕВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»