|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2022 Мәдәният
Асия Юнысовага 75 яшь тулдыБүген танылган язучы һәм журналист Асия Юнысовага 75 яшь тулды. Асия апаны чын күңелдән юбилее белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, бәхет, күңел тынычлыгы һәм иҗат дәрте телибез. Юнысова Асия Шәйхеразый кызы Татарстанның Ютазы районы Бәйрәкә Тамак авылында укытучылар гаиләсендә туган.
1948 елда аларның гаиләсе Баулы районының Кызыл Яр авылына күченә. Асиянең балачак һәм үсмерчак еллары Кызыл Ярда уза. Биредә сигезьеллык мәктәпне тәмамлый. Урта белемне Баулы район үзәгендәге татар мәктәбендә ала.
1965–1970 елларда Асия Юнысова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлый.
Асия Шәйхеразый кызы хезмәт юлы журналист булып башлый. ХХ гасырның җитмешенче еллары башында берникадәр вакыт Татарстан китап нәшриятының сәяси әдәбият редакциясендә кече редактор булып эшләп ала. Аннары 1974–1989 елларда «Татарстан коммунисты» журналында башта – корректор, аннары тәрҗемәче булып хезмәт итә. Бу елларда аның көндәлек матбугатта журналистик язмалары, очерклары, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы битләрендә балаларга атап язган шигырьләре, кыска хикәяләре дөнья күрә. 1989 елда журналист «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясенә тәрҗемә бүлеге мөдире итеп эшкә чакырыла.
1992 елдан ул бу газетаның әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли.
2007 елдан «Татарстан» журналында эшли.
А.Юнысова – берничә китап авторы. Аларның «Үскән кыз», «Кышны яратам», «Җәйне сагынам», «Алмагач песие» китаплары нәни укучыларга багышланган, 2002 елда «Рухият» нәшриятында дөнья күргән «Айлы юл» һәм Татарстан китап нәшриятында басылган «Сагынырсың әле» дигән тупланмасы (2007) шагыйрәнең лирик шигырьләрен эченә ала, дип яза татар Википедиясе.
--- |
Иң күп укылган
|