|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2022 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясе тамашачыларын 85нче концерт сезонына чакыра22 сентябрь көнне Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе «Парад солистов и ансамблей оркестра» программасы белән яңа 85 нче юбилей концерт сезонын ача. Сезон Россиянең халык артисты, сәнгать җитәкчесе, профессор Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт халык уен кораллары оркестры концерты белән башланып китәчәк. Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестры зур югары осталыкка, көчкә ия, хәтта аларның концертларын Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә йөзләгән музыка сөючеләр карарга килә. Югары башкару культурасы, башкарыла торган әсәрнең формасын һәм стилен яхшы тоеп эш итү коллективның иҗади йөзен билгели ✨ Программага классик көйләр, оригиналь әсәрләр, халык көйләренең үзгәртелгән вариантлары, шулай ук эстрада көйләре дә кергән.
--- |
Иң күп укылган
|