поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.09.2022 Язмыш

“Кара киемле кеше күрсәм, йөрәгем кысылып, кулларым дерелди башлый...”

Үзем язам, үзем күз яшьләрем аша елмаям. Теге бер “сакаллы“ мәзәктәге әби шикелле килеп чыга түгелме соң?! Бер карчык көтү кайтканын күреп: ”Элек сарыклар урам тутырып, кычкырып кайта иде, хәзер алар да авызларын гына ачалар” , – дигән ди бит. Ишетми икән, бахыр. Әйе, замананы сүгү – ул картлык галәмәте. Картаясым килмәсә дә, һич кенә дә әйтмичә дә кала алмыйм бу хакта.

Соңгы араларда бер нәрсәгә игътибар итә башладым: дөньябыз көннән-көн күбрәк карала бара. Юк, вакытның көзгә авышып, кояшның сирәк елмаюы, көннәрнең болытлы торуын әйтмим. Тормышыбызда кара төснең торган саен өстенлек алуы турында хәбәр итәсем, моның сәбәпләрен беләсем килә. 
 
Башта мода дигән булып, елан төсле шома гына шуышып, киемнәребезгә керде ул кара төс. Юасы юк, юмагач, үтүклисе дә юк. Аласың да киясең, чыгасың да йөгерәсең. Вакытның бәрәкәте беткән безнең заман өчен менә дигән инде. Фигуралары бозылып, җәелеп киткәннәрне дә ыспай, сылу күрсәтә торган үзлеге дә бар бу төснең. Көн саен кара свитердан йөргән җитәкчеләрне күреп аз гаҗәпләнмәдек. Чөнки андый киемдәге кешене күргәч, нишләптер, гомернең күңелсез, кояшсыз, болытлы көннәре искә төшә. Бер апаның: “Кара киемле кеше күрсәм, йөрәгем кысылып, кулларым дерелди башлый”, – дигәнен үз колакларым белән ишеткән идем. Гел карадан көенеп, шуңа сөенеп йөрүчеләр яшьләр арасында аеруча күп. 
 
Ярар, кием-салым гына булса, күзне йомып та түзәр дә идең әле. Беркөнне танышларыма кунакка барган идем, өйләренең бөтен бүлмәләрендә дә – аклы-каралы җиһаз. Әле аның да, җитмәсә, агы түгел, карасы өстенлек итә. Кабергә кергәндәй хис иттем үземне. Мин модадан артта калганмын – бик затлы һәм кыйммәтле икән бу җиһаз. Ә икенче бер танышларым барысын да уздырып җибәргән – идәннәре шахмат тактасы шикелле аклы каралы, ванна бүлмәләренә кара кафель ябыштырганнар. Агач идәнле йортта үскән иде, югыйсә. 
 
Боларына күз ияләшә дә башлады бугай инде. Күпләребезнең исе дә китми. Ләкин беркөнне матурлык салонына баргач, тагын гаҗәпкә калдым. Чәй, кофе эчә торган чынаякларына кара квадратлар төшерелгән. Матурлык салонында бит әле бу! Ул матурлык дигәннәрен кара квадраттан эзләргәме инде бүгенге заман кешесенә?!. 
 
Ә бит элек без әбиләребез белән чәйне болын чәчәкләре, кызарып пешкән җиләкләр төшерелгән чынаяклардан эчә идек. Әй, тәмле дә була иде ул әбиле чәйләр. Ә хәзерге замана әбиләре оныклары белән шул кара “Малевич квадратлы” чынаяклардан эчәргә тиеш буламы инде ул чәйне? Аннары балалар рәсемнәрендә нигә кара төс өстенлек итә дип аптыраган булалар. Нәрсә күрә, шуны сурәтли инде ул сабый. 
 
Малевичның кара квадратын белмәгәннәр сирәктер. Бүген Мәскәүдә Третьяков исемендәге Дәүләт галереясында сакланган бу рәсемне Казимер Малевич 1915 елны иҗат иткән. Гражданнар сугышы барган, ил үлем-кан белән тулган елларда ясалган әлеге рәсем рассамның рухи халәтенә туры килгәндер, бәлки.
 
Кайберүәләр бу кара төс астында авторның бүтән рәсеме булган, ул аны яшереп буяган дип тә сөйли. Гомумән, галимнәрнең башын бүген дә катыра бу рәсем. 
Психологлар, кара төснең кешеләрдә эч пошу, стресс, үз-үзеңә ышанмау тудыруын әйтә. Хәер, алар әйтмичә дә, моның шулай икәнен барыбыз да белә. Ни генә дисәң дә, кара төс кайгы, үлем, кабер туфрагы белән тәңгәлләшә безнең халыкта. Күңелгә бөек шагыйрь Хәсән Туфан сүзләре килә: “Аклысын кия ярың, карасын кими әле. Белми ул белми әле, сугышта ниләр барын... Аклысын кия ярың.” Әнә шагыйрь дә бит ак кәгазь битенә яшел карасы белән (ул кара төс белән язмаган!) аклыкны мактап язган. 
 
Аклык шатлык, сөенеч, өмет, яшәү билгесе. Кемнәрдер миңа кайбер халыкларда, әйтик, Һиндстанда ак төс кайгы төсе дияр. Аларның – индусларның үз традицияләре. Ләкин безнең халык элек-электән ак күлмәктән, ак яулыктан йөргән. Юарга сабыны булмаганда, көлдән ясалган селте белән агартса да, актан баш тартмаган. Чөнки ул аклы киеме аның күңел аклыгына, сафлыгына да ишарә булган. 
 
Сүземнең дәвамы көрән төс турында. Дөресен әйтик, көрән дә тормышыбызны бизи торган төс түгел. Дөрес, аны ак яка, ак алъяпкыч белән кисәң, матур гына мәктәп формасы килеп чыга, барыбыз да шуны киеп үстек. Хәзер дә мәктәп еллары фотоларын сагынып карыйбыз. Юк, көрән кием турында түгел сүзем. Ә көрән агач-куаклар турында. Әйе, әйе, хәзер андыйлар шактый үсә шәһәрребез урамында. Биология фәне агач-куакларга яшел төсне хлорофилл бөртекләре бирә дип аңлатып үстерде безгә. Ә хәзер ул көрән калайга охшаган агач-куакларда ул хлорофилл дигәннәре көрән төстә микәнни? Яшел төснең күзне иркәләве хак. Көрән хакында менә алай дип әйтеп булмастыр төсле.
 
Менә шулай җыеп яза торгач, башыма бер фикер килде. Кайбер безне сөймәүче дошманнар, мода дигән булып, тормышыбызны юри шулай каралтырга, өметебезне сүндереп, кара күмергә калдырырга җыенмыймы икән?! Алай булса, без “ә” дигәнгә “җә” диеп, бер яңагыбызга суксалар, икенчесен куеп, шуңа риза булып торабыз түгелме соң?! Кара төстәге генә кием кияргә, кара җиһаз гына куярга, кара чынаяктан гына эчәргә дигән канун чыккалаганчы уйланыйкмы әллә, җәмәгать.
 

Йолдыз ШӘРАПОВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»