поиск новостей
  • 17.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 12.00, 18.30, 12+
  • 18.03 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 19.03 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 20.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 21.03 "Акча бездә бер букча" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 21.03 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 22.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 24.03 "Хыялга бер адым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.03 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.03 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.03 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.03 "Кечкенә Мирза" Тинчурин театры, 13.00, 0+
  • 28.03 "Казан егетләре" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 29.03 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 30.03 "Халык җәүһәрләре" Гала-концерт. Тинчурин театры бинасы, 19.00, 6+
  • 31.03 "Кияу урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 17 Март
  • Фәния Әхмәтҗанова - журналист
  • Рудольф Нуриев (1938-1993) - балет биючесе
  • Рөстәм Тарико - эшмәкәр
  • Ринат Рәхимов (1939-1984) - шагыйрь
  • Илфар хәзрәт Хәсәнов - дин әһеле
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
Архив
 
04.02.2011 Шоу-бизнес

Эстраданың кызыктыргыч кәләшләре

Хәтерләсәгез, «Шәһри Казан»ның алдагы бер саннарында без татар эстрадасының өйләнмәгән егетләре, ягъни кызыктыргыч кияүләре турында язып чыккан идек. Инде чират туташларга җитте. Аңлагансыздыр, бүгенге сүзебез кәләшләр турында.

«Кызыктыргыч кәләшләр» рейтингын Нурзадә ачып җибәрде. Җырчының үзенә әлеге хакта хәбәр иткәч, ул бик нык аптырашта калса да, мондый рейтингка керүемә яхшы карыйм, диде. «Мин бер кеше белән никах укыткан идем бит, әмма туйга кадәр барып җитмәде. Аерылыштык. Сүз дә юк, төрле вакытлар була. Ялгызыңа гына авыр булган чаклар да юк түгел. Сөйләшердәй, серләшердәй, киңәшләшердәй якын кешең булса, яхшы инде», – диде. Шулай да якын киләчәктә гаилә кору турында сорау биргәч, белмим инде, дип серле генә елмаеп җавап бирде. Димәк, Нурзадә өчен барысы да алда әле.

 

32 яшен тутырса да, Алинә Шәрибҗанованың да атсыз бармагында балдак ялтырамый. Әлегә. Кем белә, ә бәлки, үзенчәлекле тавышка ия җырчыбыз якын киләчәктә кияүгә дә чыгып куяр. «Кияүгә чыгу, бала тәрбияләү турында уйламаган хатын-кыз юктыр инде ул. Минем дә планда юк түгел. Хәтта яраткан кешем дә бар. Без аның белән өч ел җитди очрашабыз. Аның үз эше бар. Әмма фикер каршылыгы булу сәбәпле, мөнәсәбәтләребезне генә рәсмиләштермәдек. Ул, әлбәттә, минем җырчы булуым белән горурлана, әмма ерак сәфәрләргә, гастрольләргә баруымны, ял көннәрен бергә үткәрә алмавыбызны аңлап бетерә алмый», – ди Алинә. Җырчы фикеренчә, артист булу авыр. Шуңа күрә аның янәшәсендә беренче чиратта матди яктан тәэмин ителгән акыллы кеше булырга тиеш. Кирәк вакытта акчалата ярдәм дә итәрдәй булсын. Шул ук вакытта сайланган ярның сәхнә тормышын аңлавы да мөһим. Һәр кеше күңелендә озак саклана торган матур туй үткәрү, акчаң җиткән генә түгел, ә күңелең теләгән, хыялыңда йөрткән күлмәк сатып алу да мөһим Алинә өчен.

 

Өченче урында – «Зө-ләй-лә» төркеме солисты Ләйсән Закирова. Аның өчен иң мөһиме – булачак тормыш иптәшенең гадел, юмарт, юмор сөючән, эшлекле һәм чибәр булуы. Шулай ук өлкәннәрне хөрмәт итүе һәм хайваннар яратуы да соңгы урында булырга тиеш түгел. «Кияүгә чыгарга бик телим, әлбәттә. Әмма шулай язгандыр, әлегә кадәр насыйп ярымны очратмадым. Очрашып йөргән егетләрем булды, әмма гаилә коруга кадәр барып җитә алмадык», – диде безгә мөлаем туташ.

 

25 яшьлек Алинә Сафиуллина да гаилә кирәк дип саный, әмма ул аңа бик җитди карый, егетләргә дә таләпчән икән. «Хәзер яшьләр өйләнешәләр дә озак та узмый аерылышалар. Ә мин 100 тапкыр уйлый торган кеше, әле алай да фикеремнән кире кайтырга мөмкинмен. Мин хисчән кеше, вак-төяктән дә күңелем кайтырга мөмкин. Кыскасы, егетләргә минем белән җиңел түгел. Әлеге вакытта сөйләшеп йөргән дус егетем бар. Ә булачак тормыш иптәшем хатын-кызны ихтирам итәргә, үз-үзе турында гына уйламаска тиеш», – диде Алинә безгә.      

 

Берничә ел җитди очрашып йөргән егете булса да, 22 яшьлек җырчы Диләрә Илалетдинова кияүгә чыгарга ашыкмый әле. Укуны тәмамлыйсым бар, ди ул. Ә булачак тормыш иптәше иң беренче чиратта тәртипле, тырыш, гаиләне алып бара ала торган кеше булырга тиеш дигән таләпләр куя. Туташ фикеренчә, ярату белән генә гаилә корып булмый, бер-береңне аңларга һәм хөрмәт итәргә кирәк.

 

Моннан тыш, әлеге рейтингка Иркә, Альбина Апанаева һәм Асылъяр да керде.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы