|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2022 Шоу-бизнес
«Иң авыр эш - кеше көтү»: Зиннуровлар кемне көтә? (МАЛАЙМЫ-КЫЗМЫ)Алып баручы Зөлфәт Зиннуров гаиләсендә сөенче: тормыш иптәше Гөлназ өченчегә бәби көтә, дип язган идек. "Матбугат.ру" билгеләп үткәнчә, Зиннуровларның олы кызлары Зәлиягә 10, ә Зифага 6 яшь. Җырчы, социаль челтәрдәге сәхифәсенә гаиләсе белән төшкән яңа фотосын урнаштырган. Әлеге посты астында Зөлфәт болай дип яза: «Мин бәләкәй вакытта бабай сорау биргән иде:
Улым, ә беләсеңме, дөньядагы иң авыр эш – ул нинди эш?
Таш ташу? Тимер күтәрү?
Юк, улым, көтү.
Сыер көтүеме, бабай?
Юк, кеше көтү.
Әле аннан да авыррагы бар икән – хатын-кызны көтү. Көтәбез», – дип яза Зөлфәт.
--- |
Иң күп укылган
|