поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.09.2022 Шоу-бизнес

ИлГәрәй: "Күптән үлгән булыр идем"

Татар эстрадасы артисты ИлГәрәй белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез. "Бүгенге көндә гаделсезлек бик күп. Әмма хәзер бер колактан кертеп, икенчесеннән чыгарырга өйрәндем. Бөтен чир нервадан. Әгәр барысын да эчкә җыеп барсам, күптән үлгән булыр идем", - ди җырчы.

-    Әтиеңнең китүе - тормышыңдагы иң зур югалту булдымы?
 
-    Әйедер, ә аңа кадәр 2000 елда әтинең әнисе Сабира әбине югалттым. Бала гына булгач, үлемнең нәрсә икәнен аңламый идем әле. Әбине бүтән гомеремдә дә күрмәячәгемә ышанмадым. Аның вафаты миңа бик нык тәэсир иткән иде. Төшләрдә күрә торгач кына әкренләп "җибәрдем" аны.
 
-    Ә әтиең төшеңә керәме?
 
-    Керә. Ләкин әти төшкә кермәсен иде, чөнки ул төшкә керсә, бер-бер хәл килеп чыга. Бер тапкыр керде, кызым Адилә аягын авырттырды, аягын тектеләр. Кабат төшкә кергәч, тагын шул ук аягын имгәтте. Кулым сынганчы да төшкә әти керде. Яңа җырга клип төшергәндә, кулны сындырдым. Сюжет буенча гитараны ватарга тиеш идем, артыграк тырышканмын – кулны сындырдым. Сынганын башта белмәдем, иртә белән хастаханәгә барып рентген төшергәч кенә әйттеләр. Әйтерсең лә, төшкә кереп әти кисәтү ясый. Шушы көннәрдә тагын төшемә керде. Инде хәерне дә бирәм, хәерлегә булсын дип телим.
 
-    Карап торышка, сез идеаль гаилә кебек. Хатының Айгөл белән сүзгә килгән чаклар буламы?
 
-    Без 12 ел бергә яшибез. Ә аңа кадәр 2 ел очрашып йөрдек. Ике кыз үстерәбез: Адиләгә - 11, Камиләгә 7 яшь. Аллаһы Тәгалә бирсә, малай алып кайту теләге юк түгел. Талашмыйча яшәгән ир белән хатын юктыр инде ул. Әмма үз гомеремдә бер тапкыр да хатынга кул күтәргәнем булмады. Соңгы дүрт елда бер-беребезне ишетергә, бер-беребезгә ышанырга өйрәндек. Бу һәр гаиләдә дә шулай булырга тиеш. Әгәр гаиләдә ир юл куя икән, бу ир-ат чүпрәк дигән сүз түгел. Төрле очрак булырга мөмкин, шуңа күрә мин дә, ул да юл куярга мөмкин. Шулай да күп очракта Айгөл юл куя.
 
-    Чит-ятлар турында күп җырлыйсың. Бу җырлар үз тормышыңнан алынмагандыр бит?
 
-    Арага чит-ятлар керткәнем булмады. Өйләнер алдыннан әти: "Чынлап та, өйләнергә телисеңме?" - дип сорады. "Әти, мин аннан башка яши алмыйм", - дидем. "Кеше бакчасы матур дип, үз бакчаңа таш атма, якыннарың арасында ышанычны югалтма", - диде әти. Бу сүзләрне гел башымда әйләндереп йөри идем, берничә елдан соң шушы темага җыр яздырдым. Кызыгып карау, күз салу һәр ирдә дә буладыр инде ул. Ләкин күз алдыма кызларымның йөзләре килеп баса да, юк-бар уйлар шундук тарала. Шулай да халык арасында “артистлар сулга йөри” дигән ырым яши. Шуңа күрә гайбәт сөйлиләр икән, аптырамыйм, исем китми.
 
-    Бар нәрсәне дә күңелгә якын алуыңны социаль челтәрдә күрдем. Теге яки бу хәлдән соң үпкәле яки ачулы язмалар чыгарасың...
 
-    Үз эчемдә калмасын дип язам. Шул рәвешле бушанам, тынычланам. Бүгенге көндә гаделсезлек бик күп. Әмма хәзер бер колактан кертеп, икенчесеннән чыгарырга өйрәндем. Бөтен чир нервадан. Әгәр барысын да эчкә җыеп барсам, күптән үлгән булыр идем. Тик моның икенче ягы да бар: әгәр сине чәйниләр икән, димәк, син дөрес юнәлештә барасың, димәк, сине беләләр. Иң мөһиме - гаиләмә тимәсеннәр.
 
-    Быел концертың зур аншлаг белән узган. Зал тулы тамашачы җыя алуыңның сере нәрсәдә?
 
-    Бу серне әлегә ачмый торам. 18 ел сәхнәдә эшләгәннән соң гына халыкка нәрсә кирәген аңладым. Хәзер шушы юнәлештә эшлим. Башта мин дискотека форматындагы җырчы идем. Ул елларда күтәрелеп киттем дә, 2010 еллардан соң сүрелдем. Репертуарымны алыштырдым. Үземне таба алмыйча югалып алдым. Хәзер үземне таптым дип уйлыйм.

-    Димәк, син 18 ел ИлГәрәй исемен йөртәсең?
 
-    Чын исемем – Илназ Гәрәев. Радиодан "Илназ Гәрәевның җырын куегыз әле" дип сорагач, йә Илнар Гәрәев, йә Илназ Минвәлиев, йә икенче бер Илназ Гәрәевның җырларын куя торган булганнар. Буталчык килеп чыкмасын өчен сәхнәгә ИлГәр дип чыгарга уйлаган идем, ләкин мәрхүм журналист Габдерәхим "төгәлләнеп бетмәгән исем" дип ИлГәрәй исемен тәкъдим итте. Арча районындагы бер авылның клуб мөдире минем хөрмәткә улына ИлГәрәй дигән исем кушкан. "Үз исемем Илназ бит минем" дигәч, шаккаткан иде. Хәзер менә бу исемне паспортка яздырасым килә.
 
-    Сине бәхетле итү өчен нәрсә кирәк?
 
-    Мине хөрмәт итү кирәк. Һәм, әлбәттә, якыннарымның сау-сәламәт булуы – минем өчен зур бәхет!
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 13.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»