|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.09.2022 Авыл
"Җаныбызны суырып алдылар": Турай балалары — мәктәпсез, укытучылар эшсез калдыБыелгы 1 сентябрь Менделеевск районы Турай авылы халкы күңелендә озак сакланыр, мөгаен. — Безнең өчен бәйрәм әйрәнгә әйләнде. Мәктәбебезне яптылар. Бу хакта 31 августта гына уведомление тапшырдылар. Яңа эш урыны эзләргә дә өлгермәдек, — ди укытучылар. Әти-әниләр, мәктәп коллективы район мәгариф идарәсеннән Белем көнен булса да үз мәктәп ишегалдында үткәрүне үтенгән, тик рөхсәт бирмәгәннәр. Хәтта бу көнне авылга полиция килгән. Укучыларны автобус белән күрше мәктәпләргә таратканнар. “Балалар Белем көненә өйрәнгән шигырьләрен дә сөйләмәде. Укытучылар ул көнне елап уздырды”, — дип искә ала әти-әниләр.
Турай авылы урта мәктәбе 11 еллык. Укучыларның Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре дә яхшы. Төрле бәйгеләрдә алдынгы урыннарны алганнар. 37 балага көчле, тәҗрибәле, күбесе югары категорияле укытучылар белем биргән. Мөгаллимнәр федераль инновацион мәйданчыкта эшләгән, илкүләм конференцияләрдә тәҗрибә уртаклашканнар. Чаллыдагы педагогика университеты белән элемтәдә торалар. 1996 елда төзелгән әлеге ике катлы мәктәп бинасында балалар бакчасы, китапханә дә урнашкан.
— Безнең спорт залы начаррак хәлдә, чөнки 9 ел түбәдән су акты. Ул чакта ук экспертиза ясап, мәктәп авария хәлендә дип табылган, диделәр. Әмма экспертиза нәтиҗәләрен берәүгә дә күрсәтмәделәр. Ни хикмәт, шуннан соң мәктәпкә ремонт ясалды. Түбәсен, идәнен ныгыттылар. Хәзер тамчы да таммый. Тик уку елы якынлашканда гына, тагын авария хәлендә дип, барыбызны да куып тараттылар, — дип сөйли укытучылар.
Бердәм коллективтагы 14 укытучының яртысыннан артыгы эшсез калган. Арада укытучы гаиләләре, яшь белгечләр, декрет ялында булган мөгаллимнәр дә бар. Рус теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Венера Нургалиева 35 ел гомерен мәктәпкә багышлаган.
— Уведомлениедә миңа күршедәге Ижевка авылындагы рус мәктәбеннән 18 сәгать дәрес тәкъдим ителгән иде. Бардым. Башта аптырадылар, аннары ул сәгатьләрне ничек кирәк, шулай җыйдылар. Өйдә белем ала торган балаларны укытырга тиеш булып чыктым. Сыйныф та сорап карадым, бирмәделәр. Кыскасы, андагы шартлар мине канәгатьләндермәде. Үземне кимсетелгән сыман хис иттем. Акча өчен генә эшләмим ләбаса, укучыларга файда китерәсем килә, — дип сөйли Венера ханым.
Директор урынбасары Раилә Моратова, бу хакта сөйләргә дә авыр, ди.
— Кич саен укытучылар белән шалтыратышып, елыйбыз. Мәктәп төзелгәннән бирле барыбыз да бер йодрык, бер гаилә булып шунда эшләдек. Бу хәбәр аяз көнне яшен суккандай тәэсир итте. Рухсыз, өметсез калдык. Кайберебезгә эш тәкъдим иттеләр. Кем ризалашты, кем юк. Йөреп эшләве җиңел түгел бит. Аннан гел бергә эшләгән коллективны таркату бик авыр, — ди Раилә ханым.
Әти-әниләр укытучылар белән берлектә кулларыннан килгәнчә мәктәпне саклап калырга тырыша. Мәктәп ябылса, авыл бетә, дип борчыла алар. Хәлне аңлатып, ярдәм сорап, төрле җитәкчеләргә, хәтта Россия Президентына хат юллаганнар. Былтыр мәктәп ябыла дигән хәбәр таралгач, бәйсез экспертиза да үткәрткәннәр. Ни хикмәт, Чаллыдан бәйсез эксперт Раил Мифтахов мәктәпкә 113 700 сумлык косметик ремонт таләп ителә, гомумән алганда, бинада кимчелекләр булса да, ул канәгатьләнерлек хәлдә, анда дәресләр үткәрергә мөмкин, дип тапкан. Тик җитәкчелек моның белән килешми, аларның үз экспертиза нәтиҗәләре — мәктәп авария хәлендә.
Менделеевск районы башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева:
— Экспертиза күрсәткәнчә, мәктәпнең фундаменты китә башлаган, стенада ярыклар да бар. Мондый мәктәптә балаларның сәламәтлегенә, гомеренә куркыныч яный, район җитәкчелеге андый җаваплылыкны үз өстенә ала алмый. Мәктәптә укырга ярамый, — дип аңлата. Менделеевск мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Луиза Гайфуллина да:
— Мәктәп авария хәлендә дип табылды, анда укулар туктатылды. Балалар, әти-әниләре гаризасы нигезендә, якын-тирәдәге мәктәпләргә юлланды. Әлегә Турай авылы мәктәбе юридик яктан ябык дип игълан ителмәде. Аны экспертлар тикшерә, — диде.
Ике экспертизаның нәтиҗәсе капма-каршы булганга, прокуратура мәктәптә үз тикшерүен уздыра башлаган. Әгәр бина кулланырга яраклы дип табылса, мәктәптә уку дәвам итәр дигән өмет бар. Тик укытучылар, әти-әниләр генә хәзер бернигә дә, беркемгә дә ышанмый. Милли мәгарифкә, авыл мәктәпләренә битараф булмаган җитәкчеләр табылып, берәр чарасын күрерләр һәм Турай авылы мәктәбе ишекләрен кабат ачар дип өметләник.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|